Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка мөрәҗәгать

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка мөрәҗәгать

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты премьер-министры Абдулла Нигъмәт улы Ариповның 2021нче елның 17нче ноябрендә имзаланган «Тарихи-хәрби тикшеренүләрнең тәэсирен тагын да көчәйтү чаралары» дип аталучы №692нче Карары массакүләм мәгълүмат чараларында таратылды. Карар нигезендә «Борынгы бабаларыбыз эзеннән» дип аталучы оешмага Самара өлкәсе Кондырча елгасы янында Алтын Урда җирендә Туктамыш ханга һөҗүм итеп җиңгән Аксак Тимергә Һәйкәл кую йөкләнгән.

Мәгълүм ки, урта гасырларда төрки халыклар арасында да бәрелешләр, җиңүләр һәм җиңелүләр булган. Аерма шунда ки: Аксак Тимер җиңелгән халыкларны суеп, баш сөякләреннән пирамида өйдерүче залим. Төрки халыклар тарихында андый залим башкача булмаган. Шулай ук тамырларыбыз бер – төрки, диннәребез бер – ислам, яшәү рәвешебез бер – иксез-чиксез киңлек булуына карамастан, Төрки дөньяга иң фаҗигале золым кылучы ул Аксак Тимер.

Сәмәркандтан килеп, борынгы илебездә кан койган залим Аксак Тимергә Үзбәкстаннан килеп һәйкәл кую әдәпсезлек, инде төзәлгән ярага тоз салу, мыскыллау, кураж рәвешендә кабул ителә һәм ике төрки халык арасында дошманлыкка китерү сәбәпле, бу гамәлләрен кире кагарга кирәк, дигән фикердәбез.

Олуг хөрмәт һәм ихтирам белән,

 Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар шурасы рәисе

Комментарии