- 10.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Быел никтер көзләр моңсу килде… Һәрбер көзнең үз яме, үз матурлыгы дисәләр дә, әллә яшьлек гомере бик тиз үткәнгә, әллә башка сәбәп – күңел кыллары елдан-ел нечкәрә башлады әле минем. Көннәр болытлап, көзге пыскак яңгырлар да сибәли башлагач, бу халәт тагын да көчәйде. Әйтерсең шушы мизгелне генә көткәндәй, җанга бик тә якын булган таныш кешеләрнең дә якты дөньядан китү хәбәрләре бер-бер артлы килеп иреште. Милләтебез өлгесе булган, татар теле өчен җаны-тәне белән янып-көеп йөргән олпат шагыйрь Разил абый Вәлиевнең вафат булуы турында ишетеп тетрәнергә өлгермәдек, районыбыз каләм ияләре арасында иң абруйлы танылган шагыйрь, журналист Нәфис абый Гәрәйшинның да китү хәбәре килеп ирешеп, йөрәкләрне кабат телгәләде.
Нәфис Миңнегәрәй улы Гәрәйшин Азнакай районында оешып эшләп килгән, барлык каләм ияләрен берләштергән, күпьеллык тарихы булган «Гөлстан» әдәби иҗат берләшмәсенең элекке еллардагы җитәкчесе дә иде әле. «Гөлстан»ны нәкъ ул җитәкләгән елларны мин тормышка чыктым һәм Азнакайда яши башладым. Нәфис абый минем иҗат белән шөгыльләнүемне ишетеп алып, әдәби берләшмәгә чакырды һәм районның «Маяк» гәҗитенә дә басылырга лаеклы дип табып, ул минем шигырьләремне гәҗит укучыларга тәкъдим итте. Иҗатыма юл күрсәткән, өмет өргән остазларымның берсе булган Нәфис аганы, ни кызганыч, авырып китүем сәбәпле, соңгы юлга озатырга гына бара алмадым. Шулай да хәләле Мөслимә ханымга кичтән шалтыратып, авыр югалту кайгысын уртаклаштым һәм авыруым турында искәртеп куйдым. Озату мәрәсименә, көннең үзәк өзгеч салкын булуына карамастан, шактый кеше җыелган иде, диделәр. Башкача була да алмый. Безнең Нәфис абыебыз бит ул, бер генә, берәү генә иде... Ни кызганыч, хәзер инде «иде» дип, үткән заманда гына язарга калды.
Нәфис абый нәкъ исеме җисеменә туры килә торган нәфис зат иде. Беркайчан беркемгә авыр сүз әйтмәс, күтәрелеп бәрелмәс, төпле киңәшләрен бирер. Шуның өстенә искиткеч тыйнак һәм мин-минлексез, һавасыз иде ул. Андыйлар, мөгаен, бу җиргә бик сирәк туадыр. Аның үзенә генә хас хисле мәхәббәт шигырьләрен бүген дә каләмдәшләр сагынып искә ала.
Әле ул оста каләмле, кыю, туры сүзле шагыйрь һәм журналист кына түгел, озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында да җитәкче урыннарда тырыш хезмәт куйган ихтирамга лаеклы шәхес. Агроном, баш агроном, инженер булып эшләү дәверендә дә ул үзен бары тик яхшы яктан гына таныта.
Кызганыч, үлем берәүне дә аямый шул. Җир йөзендә яшәештә акылга сыйдыра алмаслык шундый бер гамәл бар: адәм баласы җиргә матур итеп, матур кеше булып туа да, бар яктан канәгать булып, үзенең матур халәтләрен тирә-юньгә, халкына өләшеп, тормышка, яшәешкә сөенеп яшәп килгән җиреннән шушы үлем дигән нәрсә каршында кинәт кенә көчсезләнеп кала. Кемдер иртәрәк, кемдер бераз гына соңрак... Монысы инде һәркемнең туганда ук маңгаена языла диләр. «Исәннәрнең кадерен бел, киткәннәрнең каберен бел», диләр безнең халыкта. Бик тә мәгънәле сүзләр. «Әй-й-й-й!» дип куясылар килә шулчак. Беләсе иде лә ул кайчан, кайда, кемнең язмышы ничек языласын... Алай итеп көйләнмәгән шул бу дөньякай... Шуңа күрә дә исән чакта бер-беребезнең кадерен белү, күңелен күрү бик мәслихәт, бер-беребезгә мөнәсәбәтләр яхшырып, игътибар да арта төшсен иде, диеп әйтәсе килә, җәмәгать. Әнә шундый кешелекле, нурлы кешеләрдән үрнәк алып яшәсәк иде, үзебез дә бездән соңгы буыннарга күркәм эшләребез белән лаеклы була алсак иде. Ә киткәннәргә инде бездән бары дога гына кирәк хәзер. Урыннары оҗмахның түрендә, рухлары шат булсын берүк, амин!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии