Хәрби комиссар Алмаз Борһанов эшендә ялган шаһитлык итүчеләргә ачык хат

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов эшендә ялган шаһитлык итүчеләргә ачык хат

Мин ике дистә ел мулла булып эшләгән, хәзерге вакытта Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүче кеше. 89 яшемне тутырам. Шуны әйтәсем килә: ялган сөйләү мөселман кешесе өчен хәрам. Хәтта ялган сөйләүдән үзең тыелу гына да җитми, ялган сөйләүчеләргә каршы көрәш алып барырга кирәк. 
Сез гаепсез мөселманны каралтып, җәза бирдермәкче буласыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Берәү гаепсез мөселманны хөкемгә тарттырып, җәза бирдерсә, аңа мәңгелек җәһәннәм булачак». «Ялганчыларга әче каһәр төшсен», – диелә Коръәннең 51нче сүрәсендәге 10нчы аятендә. «Йөрегез җир өстендә һәм яхшылап карагыз ялганчыларның ахыр хәлләре ничек булганын, ягъни Аллаһы Тәгалә аларны дөньяда ук һәлак иткәнен», – диелә икенче бер аятьтә. 
Сез, ялганчы шаһитлар, берәүнең биргән акчасына кызыгып, намуслы кешене, аның әнисен, гаиләсен кара кайгыга батырдыгыз, рәнҗеттегез. «Яманлык кылганнарга һәм җир йөзенә хаксызга кеше рәнҗеткәннәргә каты җәза бар. Аларга әче газап», – диелә 42нче сүрәнең 42нче аятендә. Шуны белеп торыгыз: бу хәл үзегезгә кире кайтачак. Хәзергә соң булмаса, биргән күрсәтмәләрегездән баш тартыгыз. Дөреслек барыбер өстен чыгачак. Берәүгә казыган чокырга үзегезнең үк төшүегез бар. 
Аз гына намусыгыз булса, ул сезне борчып, бер-ике елдан гүргә кертәчәк. Хәзерге вакытта сезне Арча халкы да, Әтнә халкы да хурлыклы сатлыкҗаннар дип белә. Мондый хурлыкны күтәреп яшәгәнче, тиешле органнарга барып, дөреслекне сөйләп бирегез, Алмаз әфәндедән кичерү сорагыз. Без, кешеләр, ялгышлыклар җибәрәбез. Аны төзәтү – безнең бурычыбыз. Моны никадәр тизрәк башкарсагыз, үзегезгә дә шуның кадәр җиңеллек киләчәк. 
Мондый катлаулы эшнең ахыры яхшылык белән тәмамлануын Раббыбыздан сорап:
ӘҺЕЛУЛЛА бабагыз,
Әтнә районы

Комментарии