Сагынабыз сине, Сәрия!

Шәһәребезнең үзәгендә Фатих Кәрим урамында яшәгәндә таныштык без аның белән. Без үз йортыбыз белән яши идек, күршедәге йортка бер яшь пар – Сәрия белән Фәрдүс күченеп килде. Сәрия – сату эшендә, Фәрдүс милициядә эшләде. Шушы йортта аларның уллары Алмаз туды. Кызыбыз Резидә Алмаз янына уйнарга керә иде. Улыбыз Марат тугач, Сәрия көн саен аны коендырырга кереп йөрде. Озакламый безгә Чуйков урамындагы йорттан фатир бирделәр. Монда да без алар белән күршеләр булып яшәдек. Җиде ел элек Сәрия авырый башлады, операция кичерде. Табибларның күрсәтмәләрен үтәп, озак дәваланды ул. Һәм шуны да әйтергә кирәк, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, савыгуына ышанды. Мәчеткә укырга йөреп, догалар өйрәнде, намазга басты. Авыру көчлерәк булып чыкты – шушы елның 1нче августында Сәриянең күзләре мәңгегә йомылды. Мәкерле авыру аны безнең арабыздан алып китте. Туган авылы Өшкәтәгә (Әтнә районы) алып кайтып җирләделәр Сәрияне. Аңа әле 53 яшь тә тулмаган иде. Кечкенә оныгы Камиләнең үскәненә шатланып яшәргә дә яшәргә иде әле югыйсә. Әнисе Мөнәвәрә апаның, якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Ходай аларга сабырлык бирсен! Миңа да ул туганым кебек якын иде. Бик юксынам сине, Сәрия! Урының җәннәтнең түрендә булсын. Бу язмам синең якты истәлегеңә багышлана.

Парлап очкан кошлар бәхетледер,

Зәңгәр күктә канат кагына.

Нигә шулай иртә киттең әле,

Якыннарың сине сагына.

Язмышлардан узмыш юктыр инде,

Калганнарга сабыр итәргә.

Өмет белән киләчәккә карап,

Синсез генә гомер көтәргә.

Фирдәвес САЛЬМУШЕВА.

Казан шәһәре. 

Комментарии