Юлбашчыны данлаган

ФЗӨдә укыган авылдашыбыз (җәмәгатемнең бик якын туганы) Фәрзи абый Хисамиев И.В. Сталинга багышланган җыр текстын ятлый һәм җырлый алмыйча интегеп бетә. Чын татар авылыннан килгән, белеме дә тулы булмаган мөселман баласына сәясәткә бәйле сүзләрне күңеленә, башына сеңдерү кыенрак булгандыр шул инде. Шулай бервакыт, ягъни чираттагы җыр дәресендә, тагын койрыклы «икеле» алганнан соң, бер дә көтмәгәндә барысын да шаккаттырып, Фәрзи абый саф татар телендә «Алмагачлары» көенә яраклаштырып, менә болай дип җырлап җибәрә:

Ашханә ишекләре,

Пыяла тоткалары.

Ике кашык шулпалары,

Бер кашык боткалары!

Яшәсен Сталин! Ура! Ур-ра!

Аның әлеге шаян җырын группадашлары кул чабып алкышлый. Ә менә укытучысы, телсез калып, Фәрзи абыйның үзен генә чакыртып ала да: «Хисамиев, мондый әшәке җыр башкарып, син бит бөек юлбашчыбызны, халыклар атасын хурладың, мыскыл иттең. Әгәр дә бу тамашаң хакында белә калсалар, синең дә, минем дә башлар Себер китәчәк, төрмәдә черетәчәкләр. Мондый «гастрольләрең» беренчесе һәм соңгысы булсын!» – ди. Сталин турында кечкенә генә «кыек-мыек» сүзләр дә сөйләргә ярамаган заманның кырыс җилләре, бәхетенә күрә, Фәрзи абыйны читләтеп уза. «Шагыйрь-җырчы» ФЗӨне уңышлы тәмамлап, берничә һөнәр үзләштереп, туган авылы Шәлегә кайта.

Озак еллар шофер һәм комбайнчы булып эшләде ул. Йортлар төзүдә башлап йөрде. Тагын шунысын да языйм: Фәрзи абый ФЗӨдән буш кул белән генә кайтмады. Укуын тәмамлап, заводта токарь булып эшләгән чорда ул Маруся исемле марҗа кызына мәхәббәтен белдергән булган. Йөреп киткәннәр. Аннары кулын сораган. Кыз ризалашкан. Шәле авылында иң беренчеләрдән булып чит милләт кешесе белән гаилә корган шәхес ул Фәрзи абый. Авылдашлар, туганнары аның бу гамәлен хупламаганнар, киленгә ачык йөз күрсәтмәгәннәр. Шулай да ике яшь йөрәкнең кайнар мәхәббәтенә хәерхаклы берәү табылган. Хәләл җефетемнең әнисе Газизә әби, ихтирам итеп, аларны берничә тапкыр кунакка чакырган. Фәрзи абый тагын бер кыю, тәвәккәл адым ясады – төп-төгәл 10 ел Оренбург якларында яшәп, чирәм җирләрне күтәрүдә катнашты. Аннары кире Шәлегә әйләнеп кайтты, күрәсең, туган җир, туган туфрак үзенә тарткан.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии