Туган якка җитми ул

Туган якка җитми ул

Һәрбер адәм баласына үзенең туган ягы, туган оясы якын, кадерле, газиз! Чөнки шушы җирдә син якты дөньяларга аваз саласың, күзләрең ачыла, тәүге кат тәпи атлап китәсең. Шушы җиргә синең балачак мизгелләреңнең, яшьлек елларыңның иң самими хатирәләре сеңеп калган. Бер-бер артлы агымсудай еллар үтсә дә, томаннарга уралган әкият кебек, алар сине һәрдаим үзенә тартып, чакырып, ымсындырып тора.

Туган авылым – Бүләгемә кайткан чакта мин шул хакта ешрак уйланам. Ни генә дисәләр дә, безнең яклар үзгә бер матур, үзгә бер гүзәл шул ул! Безнең Бүләк (элеккеге Сасы Күл) авылы зәңгәр толымлы Ык елгасы итәгендә урнашкан. Аның табигатенең матурлыгы турында сөйләргә хәтта сүзләр дә җитмәс иде. Ык буенда үскән таллары да әкрен генә тәсбих әйтеп утыра төсле. Ә Ыкның аръягындагы болыннарында – карлыган, гөлҗимеш, шомырт, балан куаклары.

Сасы Күл атамасының килеп чыгуы турында ике фараз яши. Беренчесе: авыл уртасында саф чиста сулы, төбе күренеп тора торган күл булган. Аны «Татлы күл» дип атаганнар. Вакытлар узгач, ул күл корыган. Шуннан аны «Сасы күл» дип йөртә башлаганнар имеш. Икенче фараз: авыл ярлары сазлы күл булган. Шуңа аны «Саз күл» дип атаганнар. Тора-бара, ул «Сасы күл» дип, шуннан да үзгәргән булырга мөмкин икән. Ничек кенә булмасын, хикмәт исемдә түгел, җисемдә, дигән борынгылар, шулай булгач, авылымның үткәне бай тарихлы, бүгенгесе дә якты, матур! Бүгенге көндә ул үзенең тырыш, уңган, талантлы халкы белән, Бүләк буларак, күпләргә таныш.

Авылыбыздан бик күп танылган шәхесләр чыккан. Шулардан Советлар Союзы герое Фәйзулла Әһлетдиновны, фән өлкәсендә күренекле булган медицина фәннәре кандидаты, РКБның фониатрия үзәге җитәкчесе Миннеәнфәс Рәүповны, бүгенге көндә Башкортстанда данлыклы академик, Уфа нефть университеты ректоры, фән докторы Айрат Шаммазовны, авылыбызны Нигъмәтулла мәчете белән иман нурына баетучы, таш юллар салдыручы игелек ияләре Шакирә Әшрәфуллина һәм аның ире, академик, СССР дәүләт бүләге лауреаты Ренат Мөслимовларны атап үтми мөмкин түгел. Шулай ук танылган язучыларыбыз Фәез һәм Ләис Зөлкәрнәйләрнең дә тамырлары бирегә тоташкан. Бөек Ватан сугышы вакытында зур батырлыклар күрсәткән, инде бакыйлыкка күчкән ветераннарыбызның да исемлеге шактый җыела. Якты, тыныч көннәр, авылыбызның күркәмлеге, матурлыгы өчен аларның да өлеше бик күп кергән. Шуңа күрә без әлеге каһарманнарыбыз алдында баш иябез, рәхмәт әйтәбез!

Әйтеп үткәнемчә, авылымда тырыш, талантлы, уңган кешеләр яши. Алар терлекчелек, төзүчелек, бакчачылык, балыкчылык, умартачылык, игенчелек һәм башка тагын бик күп өлкәләрдә фидакарь хезмәт куя. Авылыбызда мәдәният йорты, балалар бакчасы гөрләп тора. Кырларда күкрәп игеннәр үсә. Һәр тарафта тормыш кайный. Урамнар чиста, өйләр төзек, күңелләр көр. Бәхет өчен тагын ни кирәк? Әлбәттә сәламәтлек! Сәламәтлек булса, җанда тынычлык, гаиләләрдә хөрлек була!

Киләчәктә дә авылымның йөзе нурлы, киләчәге якты булыр, иншаллаһ! Мин моңа чын күңелемнән ышанам!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии