«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БАШЛЫК САЙЛЫЙБЫЗ

Быел 13нче сентябрьдә Татарстан республикасына президент сайлаулары булачак. Кандидатлар арасында хәзерге президент Рөстәм Миңнехановка чын көндәш булырдай шәхесләр күренми. Русия Федерациясендә һәм чит илләрдә дә аның абруе зур. Узган сайлауда Рөстәм Нургали улы 90 проценттан артык тавыш җыйды. Быелгы сайлауларда да аңа биреләчәк тавыш шуннан да ким булмас. Президент сайлаганда халык тирәнтен уйлап тавыш бирсен иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«УЕН ТӘМАМ – СУГЫШЫРГА ВАКЫТ»

Безнең әткәйнең сүзе бу. Бите шадра, бер күзе йомык, колагы ишетмәгән әткәебез нык бәдәнле, олы йөрәкле кеше иде. Алдашканны белсә, «уен бетте – сугышырга вакыт» дип йодрыгы белән бер-икене кундырып алырга мөмкин иде ул. Әткәй фермада атлар янында эшләде. Бервакыт фермадан бозауларны урлыйлар. Әткәемне караклыкта гаепләп, участковый Фәйзуллинга (фамилиясе үзгәртелде) хәбәр итәләр. Ат караучының кызлары гел матурдан киенеп йөри, алтын тешләр куйдырттылар, машина да алдылар янәсе. Фәйзуллин безгә берничә тапкыр килеп тентү үткәрде: сандык, карават асларын тикшерде. Шулай бервакыт Минзәлә районы газетасына «Сандыктан бозау эзләү» дигән мәкалә язган идем. Анда бозауларның кем кулында булуын да яздым. Моны укып, әти шул гаеплегә йодрыгы белән берне биргәләп алган. Әйтәсе килгәнем шул: нинди генә заман килсә дә, ялагай, ялганчы кешеләргә юл ачык, ә көчле, мәрхәмәтле кешеләрне сындырырга тырышалар. Ләкин килер бер көн һәм нәкъ әти әйткәнчә, уен бетәр – сугышыр вакыт җитәр.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

КЕМНӘР СОҢ СЕЗ, КЕРӘШЕННӘР?

70 яшемә җитеп килгәндә гомердә ишетмәгән бер яңалык ишеттем. Дөресрәге, күрдем бит әле, җәмәгать. Журналист Тамара Зотчева керәшен татары генерал Дмитрий Карбышев турында «Ул керәшен, француз, немец телләрендә иркен сөйләшә торган була» дип яза. Менә сиңа мә! Әле бу дөньяда керәшен теле дә бар икән, ләбаса. Бу ханым бик «акыллы» инде һәм бу махсус рәвештә язылган мәкалә. Ничек куркалар бит татардан. Карбышев татарча яхшы сөйләшкән дип язарга шовинистик хисләр комачаулыйдыр мөгаен. Кайда безнең тарихчылар, язучыларыбыз? Таныгыз инде көчсезлегегез. Үз күләгәгездән куркып ятмагыз!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

ИҢ ҖАЙЛЫ ЫСУЛ

Хәзер күпләр алма һәм сливаларын кая куярга белмичә азаплана. Шуңа бер бик җайлы рецепт белән уртаклашыйм әле. 1 килограмм алманы юып, чистартабыз. Кабыгын әрчибез, ваклап турыйбыз һәм бераз пешекләп алабыз. 1 килограмм сливаның төшен алабыз һәм шулай ук пешеклибез. Иләк аша үткәрәбез дә, алма белән сливаны бутыйбыз һәм 1,5 килограмм шикәр комы салып, кайнатып чыгарабыз да банкаларга тутырып куябыз. Бик тәмле желе килеп чыга.

Фәрдия әбиегез,

Чаллы шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии