Бакалы катык

Сугыштан соңгы ач-ялангач еллар. Һәр атнаның якшәмбесендә Сарманда зур базар була иде. Аның больницага таба өлешендә сыер-үгез, кәҗә-сарык сатыла торган җире дә бар. Авыллардан җигүле атлар белән дә, 2-3 авылның селпо кибетләрен бер машинага төяп алып килеп тә сәүдә итәләр. Сатуы никадәр булгандыр, иртәнге дүрттә-биштә торып, авыл кибетләрендә булган продукцияләрен төяп алып килеп, кич алып кайтып бушатып, кабат киштәләргә урнаштырып җәфа чигә иде авыл сатучылары. Тактадан корыштырган лареклар һәр авылның үзенеке булгандыр. Күп сатучыларны шул сату урыннарыннан танып беләбез. Ленин урамының түбән очында (үзем дә шунда яшим) яшәүче тәртипсезрәк малайлар базар капкасы янына барырга иренеп, койма өстеннән, йә булмаса, такта койманы кубарып базар эченә керәләр. Базарның бер почмагында бик бәләкәй генә өйдә базарга күз-колак булып Кашап абый гаиләсе яшәде. Һәр базардан соң кулына чүкеч-кадак тотып, купкан коймаларны кадаклап йөри иде. Безнең бәрәңге бакчабыз базар коймаларына барып терәлә диярлек. Ат-җәяүле юлы гына аерып тора.

Базар көн халык өчен сату-алу урыны гына түгел, хәл-әхвәл алышу, киңәшләшү урыны да. Бездән бер йорт аша гына район китапханәсендә эшләүче Әсма апалар яшәде. Ире дә районның бер оешмасында җитәкче урында эшли. Ике кызлары бар. Мин алар белән дус. Берсе миннән чак кына зуррак, берсе кечерәк. Базар көнне болар ирле-хатынлы әйбәткә генә кия торган киемнәрен киеп, халык арасына чыгалар. Ә менә бу базарга иренең эше булып, Әсма апа олы кызы Розита белән генә чыккан. Әниле-кызлы кайтып кергәндә, мин дә аларда идем. Әсма апа самавыр куеп җибәрде. Мин инде чыгарга җыенган идем, киң күңеллелек күрсәтеп: «Утыр әйдә, хәзер яңа алган май белән чәй эчәрбез», – дип, мине чыгармады. Майны ул елларны кадаклап саталар иде. Бер йомарламы – 400 грамм. Май алганда сатучының өс-башына, кул тырнакларына игътибар итә халык. Чисталыгы ни чама, янәсе. Салкын вакыт. Майның бер кадагын алып кереп, бер савытка салып, пычак белән кискәләмәкче иде, май йомарламы эченнән ниндидер бер әйбер килеп чыкты. Бәрәңге! Сары эчле зур гына бәрәңгенең тышына юка итеп май ягып сатканнар икән. Икенче йомарламны алып кереп кисеп караган иде, анысы да бәрәңге булып чыкты. «Әйтәм аны яулыгын маңгаена ук төшереп бәйләгән, теше сызлаган кеше кебек, яңакларын да каплаган иде», – дип сыкранды Әсма апа.

Базарга бәйле тагын бер хәлне искә алыйм әле. Моны миңа бер хатын сөйләгән иде.

Районнан 12 чакрым тирәсе ераклыкта Петровка 12 дигән авыл бар. Монда күбесенчә урыслар яши. Аракы ясый торган спирт заводлары эшләп тора. Ике марҗа көянтә-чиләк белән асып килеп, базарда катык-сөт сатарга ияләшә. Аертылган сөттән булса да, катыклары кызарып тора, сөтен озак кайнатып ясалган. Урыс халкы сөт-катыкка әчемәсен өчен бака сала икән. Суыткычлар юк, җәйге челләдә базарда да салкын җир каян табасың? Базарга барырга җыенгач, марҗаларның берсе катыкка салган бакасын тапмаган. Үзе үрмәләп чыгып качкандыр, дип уйлап, чиләген асып базарга килгән. Сарман халкы базардан катык алырга дип кем бидон белән, кем банка белән йөри. Катыкның бер чиләген сатып бетергәч, икенче чиләгенең өстен ачып җибәрсә, күзләрен шакмакландырып, катыктан бака карап тора. Сатып алырга дип чират торучы 2-3 хатын чырыйлап кычкырып торып йөгерә. Марҗа катыгын чирәмгә түгә дә, тиз генә базардан чыгып тая. Кабат базарда бөтенләй күренми.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии