Тарихта эзебез калырмы?

Тарихта эзебез калырмы?

«Без тарихта эзлебез… » (Г. Тукай)

Марсель Галиевнең «Рух. Поэзия духа» китабы кулыма кергәч, әдипнең телебез дәрьясын никадәр киң колачлавына тагын бер кат сокланган идем. Биредә галиҗәнап Сүзгә, ана телебезнең зурлыгы-олпатлыгына мәдхия дә җырлана, шул ук вакытта милли җанлы күпләребезнең күңелен тырнап торган мәсьәләләр дә күтәрелә. «Туган тел сихәте» әсәрендә әдип болай ди: «Хәзерге заманда империя үз канаты астындагы халыкларның телен бетерү алымын асу-кисү, кан-яшь түктерүгә бармыйча гына, тыныч-мәкерле юл белән дә хәл итә ала! Әйе, телне сугарып торучы саф чишмә – балаларда. Өлкән буынга табигый ялганырга тиешле шушы тере бәйләнешне өзәсең дә… Мәктәпләр капкасына «Татар теле кертелми!» дигән югарыдан төшкән указлы бүкине» бастырып куясың да… Катнаш никахлы гаиләләре отыры күбәя барып, милли рухы хәлсезләнә барган халык аңга килгәнче… Берничә елдан яшь буын, үзе дә сизмичә, Ана теленең кабер казучысына әверелеп, чардуган куячак».

Телебезнең никадәр бай, матур булуын барлык йөрәгең белән тойганнан соң, Аллаһы Тәгалә бүләк иткән әлеге бәһасез бүләкнең инде кадерсезләнә, кирәксезгә әйләнә башлавын күрү бик аяныч. Ярый әле татар авыллары бар әлегә. Гәрчә елдан-ел татар мәктәпләренең саны азайганнан-азая барса да. Монда хәтта хөкүмәтне сүгеп тә булмый (без гаепне кемнәндер эзләргә оста бит инде), табигый рәвештә юкка чыккан, балалары булмагач ябыла башлаган мәктәпләр дә соңгы елларда дистәләрчә. Ә шәһәр һәм район үзәге мәктәпләре, М.Галиев әйткәнчә, «телне сугарып торучы саф чишмә» булырлык милли җанлы, камил телле балалар чыгармый шул. Монда инде андыйлар кагыйдәдән искәрмә, чыгарылма буларак кына күзгә чалына. Хәтта татар сыйныфында укып чыгучы балаларның да табигый бәйләнеш булырлык балалар үстермәве кызганыч. Мисалга ерак китәсе түгел, татар сыйныфын тәмамлаган бер укучымның малае «исәнмесез»дән соң шунда ук русчага күчә дә «я вас не понимаю» белән дәвам итә.

Күңелемнән генә үзем эшләгән мәктәпнең татар балаларын барлыйм. Рус мәктәбе булгач, биредә алар бармак белән санарлык. Алтынчылар: ике малай, татарлыклары фамилиядә генә, «он суы да юк, тоз суы да юк» ди бер танышым андыйларның булмышлары турында. Җиденчеләр. Менә монда өмет бар. Биш баланың бишесе дә өйдә татарча сөйләшә, әни-әтинең дә, әби-бабайларның да йогынтысы сизелгәли биредә. Хәтта кайвакыт артыгы белән дә. Аларда мин җәмгыять белеме белән тарих укытам. Татар булгач, «үз кеше» бит инде, кайвакыт дин, тел, әхлак белән бәйле темаларда русча сүзләр бетеп киткәч, татарчага да күчеп киткәлиләр. «Безнең дин – чиста дин, алар шикелле дуңгыз ашамыйбыз» кебегрәк җөмләләр дә ычкынгалый. Дустанә мөнәсәбәт, «толерантлык хисләре тәрбияләү» өчен шактый тырышырга да туры килә кайчак. Болар – үзебезнекеләр. Вакыт-вакыт гаиләдә ишетелгәләгән «тегеләр… марҗалар… исерек урыслар… » кебегрәк кыеш-мыешлар булса да телләрендә, болар телен-динен, гореф-гадәтләрен сакларга тиешле татарлар. Сигезенчеләр. Өчәү биредә. Татарлык чамалы, берсе бөтенләй исәнме-саумылык кына. Алга таба башка сыйныфларда да хәлләр шул тирәдә. Синең белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә алучылары юк диярлек: инде уйлау, фикер сөрешләре русчага авышкан. Алай да чиле-пешле татар эстрада җырларын тыңлыйлар әле күбесе.

«Телне сугарып торучы саф чишмә» көннән-көн саега бит, сизелерлек саега. Сәбәпләре дә берәү генә түгел, бихисап шул. Дәүләт дәрәҗәсендәге милли сәясәт тә, фани дөнья мәшәкатьләре белән күбрәк мавыгып китеп, «татар теле нигә кирәк ул тормышта?» дигән карашта торучы ата-аналар да, балаларны тормышка әзерләүче төп социаль институтлар булган мәктәп белән балалар бакчаларының тиешле дәрәҗәдә үз вазыйфаларын үтәмәүләре дә әлеге табигый бәйләнешнең йомшаруына сәбәп булып тора.

Илдус Хуҗин «Татарның чын тарихы» язмасына кереш сүзендә 6нчы сыйныфта укучы татар балаларына «Сез татарлар турында ниләр беләсез?» дигән сорауны бирүе турында яза. «Шушы ук мәктәп укытучысының ана телен ярыйсы гына белгән улы кулын күтәрде дә җавап бирде: «Татары наши враги». Бу фаҗига түгелмени? Бу баланы бит урыс укытучылары укытмаган. Менә шулай итеп без үзебез балаларыбызны урыска әйләндерәбез. Ә яшь буынны ана теленнән яздыру балалар бакчасыннан башлана, чөнки анда ук инде балалар белән урыс телендә генә сөйләшү гамәлгә кертелгән. Чөнки, беренчедән, тәрбия-укыту программалары шулай төзелгән. Икенчедән, тәрбиячеләр, бәлки, кайсыбер эшләрен татар телендә алып та барырлар иде, ләкин ана телен белүләре чамалы, ә балалар өчен татарча җыр-биюләрне, уеннарны бөтенләй дә белмиләр», – дип, ачынып яза галим.

Безнең телсезләнүебез үткәнебезне оныту белән бергә бара. Казанда үткән Хәтер көне турындагы язманы күргәч, моңа тагын бер кат инанасың. 200-300 кеше Камал театры янына Казанны саклаучыларны искә алу өчен җыелган. Күпчелеге – олылар, зыялыларыбызның олы буын вәкилләре. Кайда соң яшьләр? Кайда безнең бердәмлегебезне, көчлелегебезне күрсәтүче, меңәрләгән кешене туплаган җыен?! Кайда безне менә шундый тарихи әһәмияткә ия булган көннәрдә туплаучы көч? Иҗтимагый үзәк?! Кайда телевидениедән бик матурлап күрсәтә торган Бөтендөнья татар конгрессының һәр район саен булган җирле бүлекчәләре?! Инде милли төсмерен күптән югалткан Сабантуйларга әзерлекне берничә ай элек башлыйлар бит. Хәтта Мәскәү Сабантуйларына озатырлык мөмкинлекләр дә табыла. Ә Хәтер көненә Татарстанның төрле җирендә яшәүче милли җанлы кешеләрен оештырып алып килү авыр эшмени? Хакимияттәгеләргә кирәкмәсә, безнең бит ихтирамга лаеклы җәмәгать эшлеклеләребез бар. Безнең милли радио-газетларыбыз бар. Биредә эшләүчеләр барысы да йоклаганмыни? Бер-ике атна (ай димим инде!) буе халыкка тарихыбызның бу аянычлы, караңгы сәхифәсе турында сөйләп, милли үзаңны «уятып» җибәрү көченә ия түгелмени алар?! «Дүртенче хакимият» дип юкка гына аталмый бит матбугат. Ә без һаман үз-үзебездән көлдерәбез. Узган ел Бауман урамындагы татарлар җыенына тап булган идем. «Опять эти старики и старушки что-то баламутят» дип мыгырданып узып китүче берәүне ишетү бер дә күңелгә ятмады. Анда, чынлап та, яшь буын вәкилләре бик аз күзгә ташланды шул.

Аллаһы Тәгалә төрле милләтләрне яралткан һәм аларны саклау фарыз дигән. Безнең ата-бабаларыбыз телебез, гореф-гадәтләребез, динебез саклансын өчен зур сугышларга чыкканнар, гомерләрен биргәннәр. Ә хәзер без, аларның ваемсыз дәвамчылары, җиңел генә башка милләт эчендә йотылабыз, югала барабыз. Татар баласына үзенең шанлы һәм аянычлы үткәне турында мәктәпләрдә сөйләрләр, аны чын татар итеп мәктәп әзерләп чыгарыр дип уйлау – сукырлык ул. Һәр сыйныфта мәктәп программасында бирелгән 10 сәгать Татарстан тарихын бары тик өстән-өстән генә өйрәнүгә кайтып кала. Ә Русия тарихында Казанны алу дәүләткүләм уңышлы максатны тормышка ашыру күзлегеннән генә бирелә; җитмәсә, ул Мәскәү дәүләте өчен тынгысыз күрше дә булган әле…

Тамырларын тойган, гореф-гадәтләрне саклап килгән татар авылларында мәктәпләр елдан-ел күбрәк ябыла тора, шәһәр һәм район үзәге мәктәпләре «милләтне сугарырлык чишмә» вазыйфасын үтәми диярлек… Алга таба Хәтер көненә җыелучылар булырмы икән?!

P.S. Мәкаләгә соңгы ноктаны куйгач кына, Җәүдәт абый Сөләйман кебек, татар балаларын «Сәләт»ле иткән фидакарь затлар булуы искә төште. Рәхмәт аларга. Ярый әле, алдагы көнгә өмет уятырлык хәлләр дә бар тормышыбызда.

ЛилияФӘТТАХОВА

Комментарии