Олылар сүзе начарлыкка илтми

«Безнең гәҗит» 1нче август санында (№31, 2018 ел) Тәтештән Илгизәр Галиевның «Шәрә йөрү – кешене мыскыл итү» дигән басмасында «гаиләдә тәрбия булмаса, син аны хет теләсә нишләт, булмаган тәрбияне кертә алмыйсың. Башта аның әти-әнисен тәрбияләргә кирәк әле», – дип язганын укыгач, безнең буынга әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез биргән тәрбия искә төште, үземнең бала вакытта кыек юлга кереп китүдән туктатып калган бер вакыйганы язып китәм.

Еллар үткән саен, олыгайгач, бала вакытта булып үткән гыйбрәтле хәлләр, төрле маҗаралар, кызыклы хәлләр искә төшә. Искә төшәләр дә, йә көлеп куясың, йә, әле ярый вакытында тукталып калганмын, дип уйлыйсың. Кыз бала кулына уенчык тотып уйнарлык булгач, аның кулында курчак, уенчык савыт-саба булыр. Ә малай-шалай кулында – әтисе яки абыйсы ясап биргән агач мылтык, кылыч. Без инде авыл малайлары үзебезне әкияттәге геройлар итеп, агач мылтык, кылыч асып, юкә агачыннан эшләнгән «ат»ка (саллы гына таякка) атланып, «яу кыры»на чаба идек. Шунда инде бәрелеш тә була, кай чакта борыннарыбызны канатып, аяк-куллар сыдырылып өйгә кайтабыз. Билгеле инде, өйгә кайткач, тагын әнидән, ул эштә булса, әбидән эләгә. «Яу»да җиңеп кайткач, андый гына хәлләргә түзәсең инде. Минем үземдә дә кылычы да, агач мылтыгы да булды, бигрәктә истә калганы әти чүпрәкчедән алып биргән тимер пистолет иде. Бу инде малайлар өчен чын бүләк. Пистолетны кулыңа алып, тагын шул ук чүпрәкчедән алган пистонны куеп шартлатып йөрү башка малайлар алдында синең дәрәҗәңне күтәрә. Андый бәхет һәркемгә дә тәтеми, чөнки күп гаиләләрдә 6-7шәр бала. Пистолетны, пистоннарны чүпрәкчедән тавык йомыркасына алыштырып аласың. Ә ул йомыркаларны күп балалы гаиләләрдә чүпрәкчегә түгел, ашауга да җиткереп булмый.

Менә тагын авылга чүпрәкче килгән, тиздән безнең урамга да килеп җитәчәк. Минем пистолет бар, пистоннары юк. Кайсыбер малайлар инде алып та өлгергәннәр, шартлатып йөриләр. Мин инде беләм: пистон алырга әнием йомырка бирмәячәк. Ә малайлар мактаналар, шарт-шорт аталар, синең пистолетың бар, пистоның юк, дип үртиләр. Шунда миңа бер уй төште: ат фермасы янында тавык фермасы бар. Әтием белән атлар фермасына төшкәндә, әниемнең сеңлесе Разыя апа (тәти апа дип йөртә идек) мине үзе эшләгән шул фермага чакырып, ак оннан пешергән тәмле тәбикмәк белән сыйлаган иде. Анда ояларда бик күп йомыркалар барын күргән идем. Инде чүпрәкче дә тыкрыктан безнең урамга борылды. Аны күргәч, аякларым үзләреннән-үзләре тавык фермасына йөгертеп алып киттеләр. Ул ферма колхозчылар үзләре сугып ясалган саман кирпечтән төзелгән иде. Нигезенең берничә җирендә шул саман кирпеч зурлыгында ачык урын калдырганнар, һава йөрсен өчендер инде.

Фермада тавык караучылар төшке ашка кайтып киткәннәр. Тәвәккәлләп, теге урыннан кердем, әле минем гәүдәм андый гына урыннардан кереп йөрерлек иде. Менә алар йомыркалар, ояларда ап-ак булып яталар, йөрәк дөп-дөп булып тибә. Ике кулыма икене тоттым да, кинәт тукталып калдым, бу бит ярамаган эш – урлау була. Әбиемнең, әниемнең, кеше әйберенә тию, урлау – бик зур гөнаһ, беркайчан да сорамыйча кеше әйберенә кагылырга ярамый, дигән сүзләре колак төбендә чыңлый башлады. Ә күз алдына чүпрәкче, пистон шартлатучы малайлар килә. Кулда ике тавык йомыркасы, кергән юлдан чыгып кына китәргә кирәк. Юк, әбием белән, әниемнең сүзләре тагын искә төште дә, кулымдагы тавык йомыркаларын урыннарына куеп, кергән юлымнан чыгып киттем. Кем белә, шул вакытта ике йомырканы урлап чыгып, чүпрәкчедән пистонга алыштырган булсам, язучыбыз Һади Такташның «Мокамай» шигырендәге малай юлына басуым да ихтимал иде.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии