Кунак кызы

1966нчы елның җәй уртасы. Иртән иртүк иптәш кызым Флүсә белән күрше авылга әбисенең хәлен белеп кайтырга дип киттек. Җырлый-җырлый, басу, болын юллары белән җәяү генә 11 чакрымлап араны үтеп, кояш кызулыгына кадәр барып җиттек. Мөзәккирә әби безне бик шатланып каршы алды. Без инде бераз чәйләп алгач, җиң сызганып эшкә керештек: идән-сайгакларын, бераз керен уып куйдык. Көянтә-чиләкләр асып, бөгелә-сыгыла чишмәдән су кайтардык. Әбекәй мунча ягабыз дигәч, инештән мунчага су ташыдык. Бакчасына сулар сибеп, янәдән бакча мичкәләренә су тутырып куйдык. Ишегалдында таралып яткан утыннарны мунча тирәсенә өйдек. Ишегалларын, абзарны җыештырдык. Мәш киләбез инде. Кичке аш-су арасында әбекәй безне шелтәләгән кебек: «Бөтен эшне бер көндә эшлиләрмени? Бер атнага килгәнсез бит, мунча узгач, юынып-парланып алырсыз да, күрше кызы белән клубка төшәрсез, кереп алырмын, диде», – дип, безне дәртләндерә башлады. «Любит-не любит» дигән үзбәк фильмы да буласы икән.

Безгә 13 яшь кенә булса да, клубка матур булып барасы килә: толымнарым калынрак, озынрак күренсен өчен мин бераз кара сарык йонын кушып үрдем дә, очына зур ак бантик бәйләп куйдым. Матур инде! Киттек клубка. Күрше кызы Зәлифә бездән олырак икән.

Кино башланганчы клубта уеннар бара бит инде. Без Флүсә белән биюдә дә, җырда да сыната торганнардан түгел үзе. Монда да шулай – рәхәтләнәбез тыпырдап, такмаклар сиптереп, сер бирәсе килми бит. Ике малай да сизелерлек итеп безнең тирәдә бөтерелә. Флүсә берара миңа: «Егетләрнең берсе Фәзит, анысы – мине, Рәфис дигәне сине озата», – ди. Минем йөрәк табан астына төшеп китте. Мине бит әле егет озатканы юк. Флүсә ул миннән калкурак та, дәртлерәк тә, аның күңеле уйнаклый башлаган иде инде, мин әле чи надан.

Кинога кереп утырдык. Аллага шөкер, мин Зәлифә белән Флүсә уртасында утырам. Арттан берәү чәчем белән булыша. Толымнарымны алга алып салдым. Фильм шундый күңелле инде, музыкаль комедия. Төп геройлар Таһир-Зөһрә белән Зумрат-Гульнара. Ә аларның араларын Зөһрәнең бик шаян бабасы бутап йөри. Андагы җырларның матурлыгы! Шундук күңелгә сеңә бара. Тик минем күңелне сәер курку биләп алды. Рәфистән ничек тә качарга!

Кино бетте. Клубтан чыктык. Зәлифә белән Флүсә ашыкмыйлар. Мин боларны калдырып, кызу гына китеп бардым. Артымнан Флүсә дә куып җитте. «Алар арттан килә», – ди. «Әйдә, йөгерик!» – дидем дә, чабып киттек. «Кызлар, туктагыз инде», – дип, арттан куа киләләр. Капка төбендә куып җиттеләр дә, мин капкадан кереп барганда, берсе чәчемнән эләктереп тә алды, ярты толымымны тартып та өзде. Аның «аһ» дигән тавышын гына ишеттем дә, өйгә кереп качтым. Флүсә дә капканы бикләп, арттан кереп җитте. Мин шул чәчем аркасында оятымнан җир тишегенә кереп китәргә әзер идем: егет кулында сарык йонына бәйләнгән бантигың калсын әле!!!

Без Мөзәккирә апаны аптырашта калдырып, таң әтәчләре уяна башлаганчы ук ындыр аша гына чыгып, үз ягыбызга элдертә идек инде… Вәйт сиңа кунак кызы!

Диләрә ИЛЬЯСОВА-СӘРВӘРЕТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии