Чын табибка эләгү – бәхет!

«Безнең гәҗит» аша Казан шәһәре 7нче хастаханәнең кан тамырлары хирургиясе бүлегендә эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерәсем килә.

Минем улым, Хафизов Раил, бу хастаханәнең алтын куллы табиблары кулына килеп эләккәнче, күпме операцияләр, әрнү-сызланулар, йокысыз төннәр, күз яшьләре кичерде, савыгам дип барып, күпме сәламәтлеген югалтты. Аңа бер-бер артлы алты операция булды! Шуның кадәр операция ясалып та, улымның хәле бер дә яхшырмады. Алда безне тагын да аянычлырак хәл көткән икән. Бу юлы (10.09.2019 ел) улымны Казан шәһәренең 5нче хастаханәсенә салдылар. Монда аякка тамырлардан кан бармый дип, улымның уң аягын – тездән, ә сул аягын үкчә ягыннан аз гына калдырып кистеләр. Ә баламның сәламәтлегендә уңай якка бер үзгәреш тә күренмәгәч, табиблар 2 аягын да бот төбеннән кисәргә дигән карар чыгардылар. Без, бу карар белән килешмичә, ачык җәрәхәтләр белән, Раилне өйгә алып кайттык. Бу вакыт эчендә минем күпме күз яшьләре түгүемне, улымның сызлануларын бер Ходай гына белә.

Менә шундый авыр хәлдә, 2020нче елның февраль аенда, 7нче хастаханәнең кан тамырлары бүлегенә килеп эләктек тә инде. Монда улыма бүлекнең баш табибы Хәлилов Илдар Гали улы һәм табиб Закирҗанов Наил Ринат улы операция ясадылар. Операция уңышлы булды: аякка тамырлар буенча кан китте һәм шуның нәтиҗәсендә, аякның калган өлеше саклап калынды. Раилнең хәле көннән-көн яхшырды. Бүгенге көндә инде улым өйдә, әкренләп алга бара, уң аягына протез киеп, аякка басты. Бездә тагын күз яшьләре… Ләкин бу юлы инде, улымның аякка басуын күреп, мин шатлыктан елыйм.

Илдар Галиевич һәм Наил Ринатович белән бергә, бу бүлектә эшләүче барлык шәфкать туташларына, аеруча, бәйләвечләрне алыштырып торучы шәфкать туташы Ингага, медбратлар Димага, Искәндәргә рәхмәтебезне белдерәбез.

Алтын куллы, белемле, тәҗрибәле, кешелекле табиблар һәм шәфкать туташлары эшли 7нче хастаханәнең кан тамырлары хирургиясе бүлегендә!

Инде яшәүгә көче, сәламәтләнүгә өмете сүрелеп барган баламның күңелендә ышаныч уятып, өмет чаткылары кабызып, тәмле телегез, алтын кулыгыз белән улымның аягы белән бергә гомерен дә саклап калдыгыз, без шушы шатлыклы мизгелләрне күрсен өчен күпме көч куйдыгыз! Сезнең алда баш иям, гаиләм, улым исеменнән бик зур рәхмәт Сезгә!

Рузалия ХАФИЗОВА,

Биектау районы, Коркачык станциясе

Комментарии