«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТӘ?

Июль аенда Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү оештырылачак. Анда нинди үзгәрешләр булуы турында тавыш бирү кәгазендә – бюллетеньдә язылмаячак. Нинди үзгәрешләр булганын сайлаучылар белергә тиеш бит. Каян белә алабыз икән аны?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

Бик урынлы сорау бирдегез, Сәгъдулла абый. Әлеге мәсьәләдә ачыклама кертүләрен сорап, без Татарстан Республикасының Үзәк Сайлау Комиссиясенә шалтыраттык. Матбугат сәркатибе Лилия Хөснетдинова түбәндәге аңлатманы бирде:

– Русия Федерациясе Үзәк Сайлау Комиссиясе бу хакта тулы мәгълүмат булган махсус брошюралар ясап, сайлауга кадәр кешеләрнең почта тартмаларына салуны оештырырга уйлый. Яки икенче вариант та карала – сайлау участокларына килгәч, кешеләр әлеге үзгәрешләр язылган зур плакатларны күрә, аннан танышып белә алачак. Шулай ук волонтерлар белән махсус чатырлар куелачак, дигән мәгълүмат та бар. Волонтерлар кешеләргә буклетлар таратып, сораулары булганнарга һәр үзгәрешне аңлатачак. Ләкин моның белән без шөгыльләнмәгәч, чатырларның кайда корылачагын төгәл белмим, бу хакта аерым мәгълүмат биреләчәк, – диде ул.

БЕЗДӘ ЧИСТА СУ КАЙЧАН БУЛАЧАК?

Безнең авыл зур. Бөтен әйбер дә бар: больница да, авыл советы да, тик менә чиста су гына юк. Мәсәлән без – Совет урамында яшәүчеләр күптән суга интегәбез, пычрак су эчеп ятабыз. Чишмә суы да сыйфатсыз. Өч көнгә бер чәйне юшкыннан чистартып торам, чәйнек төбенә ике миллиметр юшкын утыра шул арада. Бездә кайчан чиста су булыр икән инде?

Исемем редакция өчен генә

Балык бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы

Сезнең соравыгызга җавап алу өчен җирлек башлыгыгыз Дмитриев Анатолий Николай улына шалтыраттык:

– Әйе, чынлап та авылның бер ягында су бөтенләй юк. Без бүгенге көндә «Чиста су» программасына кердек. Бер ел өчен безгә 6 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирделәр. Тендер үткәрелде, «Строитель» ҖЧҖсе җиңде һәм быел эшләрен башларга вәгъдә иттеләр. Скважина казый башлаячаклар һәм бер башня утыртачаклар. Авылыбызга су кертү – этаплар белән өч елга планлаштырылган. Бу вакыт эчендә өч башня куеп, скважина казып, су торбалары сузып, эшләрне бетерәчәкбез. Бөтен авылга су кертеләчәк. Совет урамында да чиста су булачак, тик быел ук түгел, киләсе елга, – дип җавап бирде ул.

ЗУР ЯРДӘМ БУЛДЫ БУ

Апрель аеннан башлап, Казан Федераль Университеты карантинга ябылды һәм студентлар дистанцион рәвештә укый башладылар. Һәм мохтаҗ студентларга университетның ректоры Илшат Гафуров ярдәм пакетлары өләштерә башлады. Беренче чиратта пакетлар чит ил студентларына һәм тулай торакта яшәүчеләргә бирелде. Аннан соң ректор: «Кем мохтаҗ – языгыз, хәбәр итегез, бөтен студентларга да бирәбез», – дип әйтте. Менә минем кызым инде өченче тапкыр шул пакетны ала. Бу бик зур ярдәм. Чөнки ун көн саен бирелә. Пакетлары мул: эчендә бөтен нәрсә бар: дөге, он, май, консерва, тушенка, кәнфит, чәй, токмач… Мондый ярдәмне башка университетларда оештырмаганнар, сораштырып караган идем. Шуңа күрә Илшат Гафуровка зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Роза МИНҺАҖЕВА

Казан шәһәре

ТАМАК ТУКЛЫГЫМЫ, АЗАТЛЫКМЫ?

Тамак туклыгын азатлыктан өстен күргән халык азатлыкка да, тамак туклыгына да лаек түгел. Безнең түрәләр шуны онытмасын иде. Бу әйтем аларга бик туры килә. Тамак туклыгы булса, милләт тә, тел дә – берни дә кирәк түгел боларга чөнки.

Әхнәф ХАННАНОВ

Азнакай шәһәре

АЙ САЕН, АТНА САЕН БҮЛӘК

Психологлар: «Сорамаган кешегә киңәш бирмә», – дисәләр дә, мин безнең гәҗитебез укучыларына үз киңәшемне бирергә булдым әле. Эпидемиянең кайчан бетәсен беркем дә белми, көзен тагын бу таҗлы вирусның котырынуы бар, диләр. Димәк, туган көннәр, бәйрәмнәр белән бик котлашып йөрүләр «едва-ли». Ә кечкенә генә булса да бүләк бирәсе, якыннарыңны сөендерәсе килә. Мин мондый очракларда танышларымны «Безнең гәҗит», «Шифалы гәҗит», «Серләр гәҗите» һәм Мәскәүдә чыга торган бер журналга яздырам да, (кемгә ни кирәген беләм) атна саен, ай саен рәхмәт ишетеп утырам рәхәтләнеп. Октябрьдәге туган көнгә бүләк июльдән үк килә башлый дип, «үпкәләгән» кеше юк. Гыйнвар һәм июльдә җайлап кына гәҗитләр килү-килмәвен белешәм, килмәсә, ватсапларына квитанция төшереп җибәрәм. Үзләре почтадан эзләтеп алалар. 2019нчы елның икенче яртыеллыгына миңа «Шифалы гәҗит» бүләк итеп, үзе серле калган танышыма исә гәҗит аша зур рәхмәтемне җиткерәм.

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии