Депутатлыкка кандидатларны нинди «сюрприз»лар көтә?

Депутатлыкка кандидатларны нинди «сюрприз»лар көтә?

Законнар һәрдаим үзгәреп, яңарып тора. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сайлаулар буенча законнарны тотрыкландыруны сорап, Мәскәүгә хат юллаулары хакында хәбәр иткән иде инде. ТР парламентына узган чакырылыш сайлауларыннан соң, 5 ел эчендә шактый нәрсә үзгәргән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Валентина Липужина журналистларга аңлатма бирде.

ТР Дәүләт Советына быелгы сайлаулар вакытында сәяси партияләр 5% лы чикне үтәргә тиеш була, элек 7% иде. Кайбер партияләрнең үтенече буенча, бу процентларны киметкәннәр. Алдагы сайлауларда 5% белән 7% арасында тавыш җыючы сәяси партияләрнең парламентка фракция вәкилен тәкъдим итү мөмкинлеге бар иде, хәзер бу бетерелде, диде ул.

Законның кандидатларны теркәү өлешенә үзгәрешләр кертелгән. Хәзер депутатлыкка кандидат булган кеше гариза биргәндә, үзенең кайда укыганлыгын, белем алу турында таныклыгы номерларын, кыскасы, белем алуга бәйле бөтен мәгълүматны да күрсәтергә тиеш.

Депутатлыкка кандидатларга карата тагын бер таләп арткан. Хәзер сайланучыларның, аларның хәләл җефетләренең һәм балигъ булмаган балаларының чит ил банкларында шәхси исәп-хисап счеты булырга тиеш түгел. Әгәр кандидат бу мәгълүматны яшереп калып, депутатлыкка үтсә һәм аның чит ил банкларында исәп-хисап счеты булуы соңыннан ачыкланса, ул депутат мандатын кире тапшырырга тиеш була.

Элеккеге закон буенча, җаваплылыкка тартылган кеше сайлауларда үзенең кандидатурасын тәкъдим итә алмый иде. Хәзер исә, элек җаваплылыкка тартылып, ул кеше җәза срогын үтәгән яки аңардан гаепләүләрне төшергәннәр икән, 10 ел үткәннән соң, әлеге кеше сайлауларда кандидат буларак катнаша ала. Авыр җинаять кылучылар тиешле җәзаларын үтәп, 15 елдан соң депутат итеп сайланырга хокуклы. Әмма кандидатларның элек җаваплылыкка тартылган булуы хакында теркәлү узганда да, сайлау бюллетененьдә дә күрсәтелгән булуы шарт.

Быел сентябрь аенда узачак ТР Дәүләт Советына сайлаулар вакытында Татарстанда 2, 8 меңгә якын участок сайлау комиссияләре һәм 20 меңләп комиссия әгъзалары эшләячәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советында үткән матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе урынбасары Валентина Каменькова хәбәр итте. Ул шулай ук 21 меңгә якын резерв комиссия әгъзалары булдырылу хакында да әйтте.

«Узган ел сайлаулар булмауга да карамастан, ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар буенча эшен былтыр ук башлады, чөнки соңгы 2 елда сайлауларга кагылышлы законнар нык үзгәрде. Без сайлау комиссияләре составын формалаштырдык. Һәр муниципаль округка чыгып, аларда укулар оештырдык. Мондый укуларның соңгы 3нче этабы август аенда булачак», – диде Валентина Каменькова.

Хәзер комиссия әгъзалары 5 ел, ягъни ТР Дәүләт Советына алдагы сайлаулар билгеләнгәнче, шул составта эшләячәк. Бу аларның җаваплылыгын тагын да арттыра, дип саный Валентина Каменькова.

Участок сайлау комиссияләренә кергәннәрнең 70%ы бу өлкәдә инде 20 елдан артык эшли икән.

Хәзер сайлаучыларның алдан сайлау мөмкинлеге дә кайтарылды. Территория сайлау комиссиясендә, рәсми сайлауларга 10 көн кала, ә участок сайлау участокларында 3 көн алдан сайлау мөмкинлеге булачак.

ТР Дәүләт Советына сайлаулар сентябрьнең икенче якшәмбесе – 14нче сентябрьдә булачак. ММЧда агитация кампаниясе исә 16нчы августта башлана.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии