ТУКАЙ ХАЛКЫ КИҢӘШ ИТӘ: АЧЫК АВЫЗ БУЛМАГЫЗ

ТУКАЙ ХАЛКЫ КИҢӘШ ИТӘ: АЧЫК АВЫЗ БУЛМАГЫЗ

Кама Тамагы районында халыкның хәтта көтүлек җирләрсез калуы турында язып чыгуыбыз булды, районыннан шалтыраттылар. «Бу безнең баштан кичкән хәл, килеп күреп китегез. Бездәге проблема хәл ителде, җирләрне кайтардык, ничек икәнен әйтербез», – диде алар.

Кама Тамагы районы бик матур урында, елга буенда урнашкан дип язган идем инде. Район башлыгы Зөфәр Гарәфиевның бәхетенә, ул яктагы җирләр дә бәһале.

Тукай районының Боерган, Калмия авыллары да бу гүзәллектән калышмый. Татарстанның икенче башкаласының рублевкасына әверелгән – Чулман буенда, Чаллы шәһәреннән 20 чакрым ераклыкта гына урнашкан бу авылларда җир ифрат кыйммәт йөри. 10-15 сутые бүген 400 мең сумнан да ким тормый диделәр.

КӨТҮЛЕКСЕЗ КАЛА ЯЗГАННАР

Быелның гыйнвар аенда Калмия авылы кешеләре интернеттагы бер игъланны күреп ала. Аның буенча, инде ике ел элек шушы авыл тирәсендәге95 гектарҗир 70 миллионга сатуга чыгарылган икән. Һәр авылда үз туган ягы өчен җан атучылар була бит инде, нәкъ менә шундыйлар эзләнә башлый һәм ул җирләрнең бик аз суммага – 350 мең сумга сатылуы билгеле була. 70 млн сум белән 350 мең арасындагы аерма нәрсә инде ул име? Бик «аз» гына бит! Әле шул чакта тагын бер сер ачыла: авыл көтүе тыныч кына күшәп йөргән җирләр – елга буендагы377 гектарда кемнеңдер шәхси милке икән инде. Узган елның февралендә бу һәм башка җирләр «уптымилаһи» 27 яшьлек бер Чаллы егетенә 763 мең сумга сатылган. Әзрәк акча тота белгән кеше санап караса гаҗәпләнер: бу бәядән исәпләп очына чыксаң, Чулман буендагы рублевкада җирнең бер сутые 20 сум тирәсе килеп чыга. Җирләрнең шул сатылган вакытка булган үз бәясе, Россреестр күрсәткечләре буенча, 7 млн сум чамасы булса да.

Изображение удалено.

Белүегезчә, бу җирләр бары тик аукцион аша гына сатыла ала. Аны шулай сатканнар да. Башта урыс газетасы «Светлый путь»ка җирләр сатылуы турында игълан биргәннәр. Чеп-чи татар авылындагы җирләрне урыс газетасы аша игълан биреп сатулары бернинди кысага да сыймый анысы. Бигрәк тә, район газетасының татарча варианты да булганда нәкъ менә русчасына гына игълан урнаштыру нигә кирәк иде? Татарлар күрми калсын өчен, дип кенә уйлый алам. Өстәвенә «Якты юл» газетасының рәсми сайтында бу газета татарчадан русчага тәрҗемә ителеп чыгарыла диелгән. Ягъни, «Светлый путь»та, иң беренче чиратта, «Якты юл» газетасында басылган материаллар булырга тиеш. Бигрәк тә, аукцион хакындагы мөһим игъланнар.

Ничек кенә булмасын, шушы вакыйгадан соң Чаллыда яшәүче 27 яшьлек Владислав Куликовның Тукай районы газетасын бик кызыксынып хәрефен хәрефкә укып баруы ачыкланды. Ни өчен дигәндә, бу җирләр сатылу турындагы игълан газетада берничә кат басыла. Башта 2011 елның 30 ноябрендә аукцион 30 декабрьдә (Яңа ел бәйрәме алдыннан булуына игътибар итегез!) булачагы әйтелсә, 30 декабрьдә исә бу аукционның 31 гыйнварга күчүе хакында языла. Владислав Куликов һәр санны укып барганлыктан, бу игъланны да күргән һәм аукционда да катнашкан! 4 кешелек бу бәйгедә җиңеп тә чыккан. Әле ул Боергандагы 377 гектарны гына түгел, шуның белән беррәттән, Калмияда –96 гектар, Кече Шилнәдә –64 гектар, Калмашта –62 гектар, Күзкәйдә –31 гектар, Түбән Суыксуда –18 гектар, Әҗмәкәй авыл җирлегендә –4,8 гектарһәм моннан тыш та155 гектарҗир сатып алган.

– Татар газетасына, «Якты юл»га игълан бирсәләр, без дә сатып алыр идек үз җирләребезне. Бүген яңа хуҗа безнең малларга су буендагы көтүлектә йөрергә рөхсәт итә, ләкин көннәрнең берендә акча җыя башлар яки бөтенләй тыяр иде. Ә минем гаиләнең генә 22 сыеры, 30лап сарыгы, атлары бар. Менә шулай дип уйлаштык та, бу җирләрне кире кайтарырга кирәген аңладык, – ди Боерган авылында яшәүче фермер Фаил Хөснетдинов. Алар кая гына хатлар язмаган, азактан барыбер көтүлек җирләренең законсыз сатылуын исбатлый алган.

Изображение удалено.

Аңлавыгызча, көтүлексез калу куркынычы бер Боерганда гына түгел. Калмия авылы кешеләре дә үз җирләрен яңа хуҗадан тартып алуга ирешкән инде. Алар хәтта авыл җирлеге башлыгын да алыштыруга кадәр барып җиткән. Әлбәттә, мондый эшләр алар катнашыннан башка гына эшләнә алмый. Гәрчә, бар акланулары «мин белмәдем»гә кайтып калса да.

САТКАНЫН ДА БЕЛМИ КАЛГАН

Әнә бит, Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов та көтүлек җирләрнең сатылуын белми калган. Хәер, ул, бәлки, әле үзе үк сатып йөргән башка җирләрне дә «белмидер»…

Редакциягә язылган хаттан өзек:

«Зарифҗан Камильянов озак еллар Боерган авыл җирлеге рәисе булып эшләде. Авыл халкы аңа ышанып, үзен хөрмәт итеп яшәдек. Зарифҗан авыл халкының ышанычын артка куеп, итәк астыннан ут йөрткән, җирләребезне сатып яткан. Югыйсә, аз хезмәт хакына эшләми бит. 2012 елда февраль аенда Боерган һәм Калмия авылындагы 377 га җирен, безгә билгесез, Чаллыда яшәүче кешегә сатып җибәргәннәр. Без, авыл кешеләре, моны очраклы рәвештә генә белдек. Имеш, ул да белми калган. Ничек син белми калдың дигәч, ул Тедеева болгатып ята инде диде. (Т.Тедеева – Тукай районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе. – Авт.)

Боерган авылында 150 баш терлек көтүлексез калды. Сыерны өйдә бәйләп тотып сөт алып булмый бит. 2013 елның гыйнвар аенда, иң күп мал тоткан өчен дип Камильяновка медаль һәм 50 мең сум акчалата премия бирделәр. Бу хәлләр берничек тә башка сыймый, каравыл кычкырасы килә. Зарифҗанны глава Хаҗиевның чыбык очы туганы дип тә сөйлиләр…»

Белми калган дигәннән…

Мөнирә апа белән Флүр абый – гомер буе колхозда бил бөккән кешеләр. Флүр абый Фәйзрахманов 40 ел тракторда эшләсә, Мөнирә апа сыер сауган. Алар белән янәшә генә торган күршеләре Роза апа да күп еллар буена колхозда эшләгән. Бердәнбер көнне менә шул кешеләр карап торган бәрәңге бакчасыннан колак какканнар.

– 2011 елның октябренең бер көнендә бакчага чыксам, Зарифҗан безнең җирләрне ниндидер кешегә күрсәтеп йөри, – дип сөйли Мөнирә апа. – Нишләп йөрисең, Зарифҗан? – дип, сораган идем дә, «Менә җирләрегезне карарга килгәннәр бит әле», – ди бу. Соңыннан гына белдем: ул безнең бакчаны һәм күршебез Розаның җирләрен Башкортстан ягы кешесенә 49 елга арендага биргән булып чыкты. Әйтәм аны, йортны рәсмиләштереп йөргәндә, җирләргә документ эшләтүне сузып йөрде. «Башта өегезне рәсмиләштерерсез, җирне аннары карарсыз», диде. Шул вакыт эчендә, без җирнең эшен бетергәнче, тизрәк акча эшләп калу ягын караган икән. Менә хәзер ике ел суд юлында йөреп, үз җирләремне кайтаруга ирештем инде. Бер уйламаган урында, үз җирем өчен судлашып йөри торгач, 40 мең сумнан артык акчам чыгып китте. Шушы хәлләр өчен борчылып, Флүр абыең да дөнья куйды, – дип сөйләде Мөнирә апа.

Ике күрше дә, инде өлкән яшьтә булгач, бәрәңге бакчасының бөтен өлешенә дә утыртмый икән. Күрәсең, әнә шул файдаланмый торган өлешкә сылтау итеп, бакчаны шудыру җаен тапкан авыл җирлеге башлыгы.

ТУЗА ТОРГАЧ… КАРАР ЧЫГА

Яңадан көтүлек җирләренә әйләнеп кайтыйк әле. Шулкадәр күп җирләр яп-яшь егеткә нигә кирәк булган дигән уй башыгызга кереп карамадымы? Авыл халкы Владислав Куликовны бары тик «подставное лицо» дип уйлый. Районның иң матур җирләрен шулай кемдер аркылы зур түрәләр кулга төшерергә теләгән дә, әлегә үзләрен фаш итмәс өчен аның исеменә теркәгән булуы мөмкин.

Изображение удалено.

Владислав Куликов исә, үзе журналистлар белән аралашмый, аның вәкиле генә бу җирләрнең кредит алу өчен кирәклеге хакында әйтә. Йөрсен көтү, имеш, барыбер ул җир кредит алганда залог өчен генә кирәк.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Татьяна Тедеева да бер караганда хаклы кебек. Ул җирләрнең формаль яктан законлы сатылуын таный. Җир сатканнан кергән акча авыл җирлекләрендә башкарасы эшләр өчен тотыла икән. Җитмәсә, яңа хуҗалар җирне сатып алганда ук анда авылның көтүен йөртүне тыймаячакларын әйткән булган. Гомумән, аннан башка да авылда көтүлек җирләре җитәрлек, ди.

Авыл кешеләре исә, бүтән көтүлек булмавы турында әйтә. Кем күбрәк белә соң монда? Шунда яшәүче авыл халкымы, әллә Т.Тедеевамы?

Авыл кешеләре төрле инстанцияләргә хатлар яза торгач, судлардан да курыкмагач, көтүлек җирләрен саклап кала алган. Суд карарларын күчермә ясап бер-берсенә таратканнар. Хәзер инде Боерган авылының көтүлек җирләре законсыз сатылуы исбатланган. Гомумән, Чулман буендагы бу җир федераль милек булып саналырга тиеш икән. Хәзер җирләрнең яңа хуҗасы үз милкен – муниципалитетка, тегеләре федераль үзәккә кире кайтарырга тиеш.

Район прокуратурасы да халык тавышлана башлагач кына эш күрсәткән: моннан соң җир сату турындагы игълан татарча да, урысча да газеталарда басылырга тиеш дигән карар чыгарылган. Район башлыгы авыллардагы көтүлек җирләрен авыл җирлеге карарыннан башка сатмаска дигән фәрман җиткергән. «Белмимнәр» аша гына җир сатылу бетсен дигәндер күрәсең. Шулай итеп, Боерган һәм Калмия авыллары халкы бу мәсьәләне матбугатка чыгармаса, кесәсеннән генә йодрык күрсәтеп зарланып ятса, көнәрнең берендә көтүлек җирләрсез дә каласы иде. Кама Тамагы халкына шул яный да ахры…

Эльвира ФАТЫЙХОВА,

Казан-Тукай-Боерган-Калмия-Казан.

P.S. Җирләр монда бик проблемалы өлкә булып чыкты. Көтүлек ягыннан гына түгел, ә милек пайлары буенча да. Таулар, Колыш, Боерган авылы халкының буш кәгазьгә имзалар салып, милек пайларыннан мәхрүм ителүе шул хакта сөйли. Фәрит Әхмәтовның «Кама» ҖЧҖендәге эшчәнлеге, колхозчыларны ничек төп башына утыртуы турында киләсе саннарның берсендә язарбыз.

Комментарии