Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ДОГАМ КАБУЛ БУЛЫРМЫ?

Безнең авылның ефәк кебек өч егете үз-үзләренә кул салды. Гаиләләре, кечкенә балалары да бар иде. Менә шулар рухына дога укысаң, барып җитәрме икән? Гомумән, мондый юл белән бакыйлыкка күчкәннәргә багышлап дога укырга ярыймы?

Галимә МИФТАХОВА,

Апас районы

Соравыгызга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин болай дип җавап бирде:

– Ислам динендә үз-үзеңне үтерү – зур гөнаһ. Аллаһ Тәгалә бу гамәлне хәрам кылган. Коръәндә: «Үз-үзегезне үтермәгез. Дөреслектә, Аллаһ сезгә карата рәхимле булды», – диелгән. Ислам динендә үз-үзенә кул салган кеше рухы өчен Аллаһ Тәгаләдән Җәһәннәм газабыннан коткаруны һәм Җәннәткә кертүне сорап дога кылырга ярый. Мондый гөнаһлы юл белән дөньядан киткән туганнарыгыз бар икән, дога кылыгыз. Һәр кешегә дога ирешә. Шуңа күрә бөтен вафат булган әрвахлар – изге булганмы ул, гөнаһлымы – барысы да догага мохтаҗ һәм без аларга дога кыла, ашлар уздыра, Коръән укып, сәдака биреп, аларның савапларын, һәрбер изгелекне рухларына багышлый алабыз.

ГАЕТ БЕРЛӘШТЕРӘ

1нче май көнне Исәнсеф авылы зиратында бик зур өмә булды, кешеләр дә бик күп килгән иде. 2нче майда мәчеткә дә 40лап кеше килде. Хәзрәтебез Илгизәр Әскәров Русия Президенты Владимир Путинның гает бәйрәме белән котлавын укыды, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Аннары гает намазы укылды. Сәдакалар өләшеп, хәл-әхвәлләр белешеп, өйләребезгә таралыштык. Өйләребездә яңа гына пешерелгән коймак көтеп тора иде. Корбан гаетендә дә шулай җыелып, исән-сау күрешергә насыйп булсын!

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КҮРЕРГӘ ЯЗМАСЫН

Бертуган абыем Равил Измайлов турында сүзем. Ул 1927нче елда Олы Тархан районы Бакырчы авылында туган. 7 классны тәмамлагач, Тәтеш районында авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, 1944тә Шәйморза авылына агроном булып эшкә урнаша. 1945нче елда Шәйморза егете белән икесен армиягә алып китәләр. Украинага эләгә, шунда 7 ел хезмәт итә, «бандеровчылар» белән сугыша. Аларны кайдан гына эзләмиләр, ничек кенә мыскыл итмиләр, абыем бу вакыйгалар турында искә алырга яратмый иде. Ул исән-сау әйләнеп кайтты. Аны Үтәмеш авылына колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, йортыбызның матчасы сынып төште, әнием мичкә сөялеп чак исән калды. Абыем безне Үтәмешкә алып китте. Ярдәм сорап, сугышта булган кеше мин, дип әллә ничә җиргә хат та юллады, тик җавап алгач, гел үксеп елавы исемдә. «Син сугышта түгел, сектада булдың», – дип язалар иде. Утны-суны кичсә дә, нәрсә күргәнен бер үзе генә белсә дә, абый бирешмәде, 76 яшенә кадәр яшәде. Әмма шул вакыйгалар һаман да минем хәтеремдә саклана. Тыныч тормышыбыз беркайчан да хәрби хәрәкәтләр белән аралашып бармасын иде. Абыйлар күргәнне берәүгә дә күрергә язмасын.

Кадрия ЗАҺИРОВА,

Казан шәһәре

АКЧА БИРӘЛӘРМЕ ӘЛЛӘ?

Күптән түгел бер газетада мондый хәбәр укыдым: «Сугыш чоры балаларына 2019нчы елдан бирле Җиңү көненә дип унар мең сум күләмендә акча бирелә», дип язганнар. Менә шуны бер журналист язып чыккан иде. Бу турыда ник бер хәбәр дә юк? Дөрес сүзләрме икән?

Резеда ВАФИНА,

Казан шәһәре

Редакциядән. Кызганыч, тик әлеге хәбәр дөреслеккә туры килми. 10 мең сум күләмендәге акча сугыш чоры балаларына түгел, ә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга, сугыш инвалидларына бирелә. Бу күчтәнәч ветераннарга Русия Пенсия фонды аша 2019нчы елдан бирле күчерелеп килә.

АЛЛЕРГИЯДӘН ИНТЕГӘ

Газета укучылар арасында балалары аллергиядән интеккән кешеләр юкмы икән? Дүрт яшьлек балага ярдәм кирәк. Агачлар чәчәк аткан вакытта борыныннан ага башлый, аннары үпкәгә төшә һәм астмага әверелә. Больницага да йөрдек, сәбәбен әйтә алмыйлар, даруларының да файдасы тими. Халык медицинасы дигән нәрсә бар бит. Бәлки, файдасы тигән берәр ысуллары бардыр.

Әсфәндияр НУРИЕВ,

Арча районы

Редакциядән. Үзегез файдасын күргән ысулларны язып җибәрергә яки шалтыратып әйтергә мөмкин. Шулай ук Әсфәндияр абыйның үзе белән дә сөйләшергә була. Номеры редакциядә бар. Бу хакта редакция дә аерым язма әзерләргә вәгъдә итә.

МИЛЛӘТЕБЕЗ ЯШӘСЕН

Тел – милләтнең нигезе. Анда халыкның тарихы, рухи һәлакәте, дөньяга карашы, тәҗрибәсе, кайгы-шатлыклары, теләк-өметләре, эчке дөньясы чагыла. Татар баласы туган телендә белем һәм тиешле тәрбия алмаса, милләтебез юкка чыгарга да мөмкин. Үз милләтеннән булган, үз динен тоткан газиз парны табып, аны гомерлек яр итеп сайлап яшәү күпкә хәерлерәк. Татар яшьләре үзләрен мондый бәхеттән мәхрүм итмәсеннәр иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии