- 10.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №18 (11 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
(Туфан абыйның «Безнең гәҗит»нең тәүге санына биргән әңгәмәсе. Интернет сәхифәдә тулысынча, ә газетада кыскартып бирелә)
Туфан – зилзилә, су басу, табигатьнең дулап алган вакытын аңлата. Туфан Миңнуллин фикеремчә, ул сирәк очрый һәм иң гаҗәбе шул: Туфаннарның барысы да иҗат белән шөгыльләнә, төгәл фән белән мавыгучылар юк. Туфан абый үзе монда ниндидер бер магия, серлелек бардыр дип саный.
– Туфан абый, сез үзегез кеше язмышлары, башкалар турында бик матур итеп сөйлисез. Үзегезнең биографиягезне дә шулай кыскача гына тасвирлап бирегез.
– Без авыл малайлары. Язучы, шагыйрь, рәссам, журналистларның күбесе авылныкы. Авыл кешесенең моннан алтмыш ел элек туганы да, былтыр туганы да бер-берсенә ошаган. Мөгаен, безне табигать, аралашу, күрше-күлән, мал-туар, хезмәт шулай якынайтадыр. Без, авылныкылар, үзара да бик тиз аңлашабыз.
Үзем Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында 1935нче елда туганмын. Әтием хисапчы, әнием гади колхозчы.
Ярлылыкны күреп үскән, үлмәс өчен, тормыш итәр өчен тырмашып дөньяга чыккан кешеләр инде без. Ачлыкның нәрсә икәнен беләм, сугыш елларын хәтерлим. Урманда, болында нинди үлән үсә – барын да авыз иткән, басуда нәрсә чәчәләр, тишелеп чыкканчы ук җир өстеннән чүпләп ашаган, арыш, бодай башакларын уып, ашыйсы килгәнне бетерергә маташкан кеше мин. Ә язучы булуым очраклы. Махсус тәрбия мәктәбе үтмәдем, ниндидер сәләтебез ачылган икән, ул үзебезнең тырышлык, үҗәтлек белән табылган әйберләр. Әни мине, ничек оялмыйсың, кояш төште өстеңә, сине кем ашатыр, дип уята иде. Әлбәттә, торасы килми, йокыдан уятканга ачу килә, үпкәлисең, әмма хәзер мин, эшкә, яшәргә өйрәткәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтле. Гомумән, хәзер дә авыл кешесе тырмашып яши. Шуңа ул нинди генә шартларда да, кысуларга, рәнҗетүләргә дә карамастан, яшәргә көч таба ала.
Мин әтиемнең фронтка киткәнен беләм. Уеннарыбыз да аклар һәм кызыллар, безнекеләр һәм немецлар белән бәйле иде.
Бүген клуб юк дип зарланып утыручыларга аптырыйм. Безнең клуб инеш тавы, ермак буендагы үзәнлек, урам булды. Уйнадык, гармун булса, гармунга биедек, гармун булмаса, «тапы-талы бөгелеп тора» дип, такмаклап җырлап тыпырдаштык. Үзебез шагыйрь булдык. Мунчага җыелып кызларга бәет чыгара идек. 13-14 яшьтән кызлар озата башладык. Кыярын да, колхоз кәбестәсен дә, киндер орлыгын да урладык. Мәк чәчәләр иде, анысын да чәлдерә идек… Ләкин яшьлектә шулай болганып йөрсәк тә, бозыклык, явызлык юк иде. Бары яшьләргә хас шуклык кына булды.
– Туфан шук идеме соң? Укытучылар, гомумән, олылар азаплана идеме аның белән?
– Хәзер дә азапланалар минем белән (көлә). Мин тик утыра белмим, холкым шундый. Мәктәптә кушаматым да «кофе чәйнеге» булды. Минем үземә ошый иде ул кушамат. Кофеның нәрсә икәнен белмибез, чәйнегенең ниндилеген кем күргәндер, хәтта чәйне дә эчеп караган кеше түгел… Безгә шул кишер чәе эләгә иде. Гөләф-гөлҗимеш чәе эчтек… Мин дәрестә тик кенә утыра алмый идем. Әгәр тыныч булсам, укытучы, Туфан, дөньяга кайт, дип кисәтә… Алайса, китәм, дөнья гизәм… Ә дәресне тыңлар өчен миңа ни белән булса да шөгыльләнергә кирәк. Әйтик, сызгалап утырырга… Ләкин сугыша белмәдем. Һәм үземә дә суктырмадым. Гомумән, безнең нәселдә үзеңне яклау шулкадәр көчле, елап кайтып керсәң, җебемә, дип иң элек үзеңә эләгә. Компаниядә оештыру, кызыклы нәрсәләр уйлап табу минем өстә… Әйтик, алма бакчасына төшүнең бөтен планнарын мин сызып бирә идем (көлә)… Камәр абыйларның алма бакчасы чәнечкеле чыбык белән уратылган, өстәвенә кыңгырау тагып өенә ялганган. Шуларны белеп, кайчы табып кисеп кердек… Кереп ун алма алабыз инде. Ул әле ачы була, пешмәгән. Ә үзебезнең бабайлар бакчасы тулы алмагач, нинди генә тәмле алма юк. Ләкин анысы түгел, мулла бабай бакчасындагы әче алма кирәк… Бу бары шуклыктан, явызлыктан түгел, билгеле. Без алты бала үстек. Сугышка кадәр Кәбир абый, сеңлем Өммия һәм мин туганмын, сугыштан соң тагын өчәү – Риваль, Альберт, Ринат туды. Хәзер өчәү генә калдык инде. Сеңел һәм сугыштан соңгы энекәш Альберт.
– Туфан абый, сезнең «Кызыл тышлы дәфтәрегезне яратып укыйбыз. Нигә кызыл ул? Әллә сез коммунист идегезме?
– Мин бүтәннәрдән аермалы буларак, коммунист булганлыгымны җае чыккан саен яшерергә маташмыйм. Инанып кердем, ниндидер файда эзләү максаты юк иде, менә партоешмага җыелалар да, нәрсә турындадыр сөйләшәләр, мин аны белергә тиеш, дидем. Холкым буенча чиновник түгел. Ләкин мине парторг итеп куйдылар… Кызганыч, ул заман үтелгән этап. Күп әйберләрне аңламаганмын, әмма намуслы, инанган чын коммунистлар да бар иде. Партия исеменнән йөргән кабахәтләре дә җитәрлек булды. Әле дә бар алар. Хәтта дөньяда иң гадел, иң изге әйбер – дин өлкәсендә дә. Безнең хәзрәтләребез арасында да жуликлар күренгәли бит. Минем партияне хурлыйсым килми. Аның тәгълимате гаделлек турында. Бөтен кеше тигез булырга тиеш…
– Ә дәфтәр ни өчен кызыл?
– (Көлә.) Үзем өчен көндәлек алып бара идем. Күп итеп дәфтәрләр сатып алдым. Алар кызыл тышлы булып чыккан. Язам да язам. Бервакыт, моның матбугатка бирердәйләре юк микән дип, Асия Юнысова белән сөйләшеп утырганда, уйладык та, «Кызыл тышлы дәфтәр сәхифәсе» дигән исем таптык. Бары шул гына.
– Без заманында патриотик хисләрдә тәрбияләнгән, коммунизм төзибез дип инанган буын. Мин үзем дә шул ук буынга керәм. Туфан абый, сез шул чорда иҗат итә башлаган кеше буларак, патриотлык хисләрендә заман аермасы бармы?
– Аерма зур. Без бит башка идеология күргән балалар түгел. Ватаныбыз – Советлар Союзы булды. Ул бердәнбер чәчәкле, бәхетле ил, дип күңелгә сеңдерелгән. Хәзер аңлыйбыз: Ватан ул сине кешегә санаган, сиңа бик кирәкле, син яши торган һәм синең җаныңа якын урын. Сорау бирәм: мин Русиягә кирәкме? Бик үк кирәк түгел. Шуңа Ватан дигәндә территорияне еракка җибәрмим, авылым, Казан, Татарстан – шуннан ары китә алмыйм.
– Туфан Мйңнуллин октябрят, пионер, комсомол булганчакларын хәтерлиме?
– Пионер хәтердә түгел, аның исеме генә булгандыр инде. Кыш көне класс белән атларга утыртып район үзәгенә алып барып, комсомолга керттеләр. Анда инде ул чакта ук, мин комсомолга кердем дип, масаеп әйтә торган әйбер күрмәдем. Ләкин, бөтен йомышларын намус белән үтәдем, инде яшем тулгач, миңа рәхмәт йөзеннән билетымны да калдырдылар. Гомумән, активлыгым комсомол өчен генә түгелдер, мин һәркайчан алынган эшемә җаваплы карап эшләргә тырыша идем.
– Арча район газетасында эшләгән вакытта бер очерк яздым. Имеш, очеркымның герое башка классташ кызлары кебек «озын берлекләр» артыннан шәһәргә китмәгән, үз бәхетен фермада, яраткан сыерлары янында тапкан… Көн дә иртә таңнан малкайларын сагынып фермага ашыга ул, дип язган идем. Туфан абый, кайчандыр язган шундый фразаларыгыз өчен «оялырга» туры килгәне юкмы?
– Бервакыт Мөхәммәт Мәһдиев белән дә бәхәскә кердем. Ул, татар халкын авыл саклап кала, яшьләр авылдан китмәскә тиеш, дип әйткән иде. Аныкы да дөрес: авыл таркалса, татарның чишмә башы корый, милләт бетә. Безнең татарлар читкә китеп, зимагурлыкка чыга. Ләкин мин икенчене тәкърарлыйм. Әгәр без җыелып фермада гына эшләсәк, дөнья белән идарә итәрлек укымышлы галимнәребез туармы? Кемнәрнедер ашатып ятучы эш атлары гына булмабызмы? Икебез дә хаклы. Халкыбызның традицияләрен, гореф-гадәтләрен авыл саклаган. Кызганыч, хәзер авыл да икенче. Хәзер анда да цивилизациянең «авыру җимешләре» үтеп керде. Ә шәһәр ул төрле халыклар җыелып яши торган «населенный пункт» кына.
Кешеләр белән күп очраштым. Мәсәлән, авылдашым – комбайнчы Сәлихҗан абыйны алыйк. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены биргәндә үзе үк әйтеп куйды: «Эх, шунда бер велосипед биргән булсалар», – диде… Унике ел буе мавзолей саклаган солдат шикелле сыер саклап үтте гомерем дигәнне дә ишеттем. Җырлап-биеп кенә, телевизорлардан күрсәткәнчә ак халатлар киеп кенә фермаларда эш бармаганлыгын да белә идем… Ләкин нишлисең, ул вакытта матбугат шуны таләп итте бит. Журналист булсам, язган булыр идем анысын да. Язучы булгач, мин иреклерәк шәхес идем, конкрет әйберләр турында язмадым, шулай да бик сак булдым…
– Әгәр кеше гомерен, аның узган тормыш юлын бизмәнгә куеп, үлчәү тәлинкәсенең бер ягына уңышлар, икенче ягына уңышсызлыкларны салсаң, сезнең фикерегезчә, үз бизмәнегезнең кайсы тәлинкәсе авыррак?
– Кешенең хокуклары, хакы һәм алар белән бергә бурычы да бар. Без дөньядан күбрәкне таләп итәргә өйрәнгән. Бу безнең гаеп түгел, өйрәттеләр. Аллы-гөлле илдә яшибез, бәхетле балачак, дидек, безгә китереп бирәләр дип уйладык. Әле дә ярый әниләр булды. Беркем китереп бирми сезгә, үз көнегезне үзегез күрегез, әнә сәдакане да җитәрлек бирмиләр, ул бер утырып ашарга гына җитәрлек була, сәдака хисабына гына яшәргә омтылма, үзең эшләп тап, дия иде. Ә әтием әнигә караганда киңрәк фикер йөртә иде. Улым, вак-төяк була күрмә, карак булсаң да, кесә карагы булма, зур банк бас, дияр иде (көлә). Бездәге тәрбиянең системасы шушы булды: җылама, ялынма, теләнмә. Әти югында ачыктык, сугыш вакыты бит, бик күпләр теләнергә чыкты, без ачлыктан шешенеп беттек, әни теләнергә чыгармады. Әйбер сорасаң да, җыламый гына сора дип әйтә иде ул.
– Сез язмышка ышанасызмы?
– Ышанам, ләкин Аллаһы Тәгалә биргән язмышны ничек үтисең дә бит әле.
Сиңа Алла баш та, йөрәк тә, кулыңа көч тә биргән. Ходай бирер әле дип ятсаң, ул бирми. Нәрсә мин сине ашатып ятарга тиеш, үзең дә тырыш, иҗтиһад ит, шул вакытта ярдәм итәрмен, дигән. Шуңа мин кеше Ходай Тәгалә биргәнне әйбәт итеп файдаланырга тиеш дип саныйм. Шул яктан мин язмышыма ышанам.
– Кеше һәрчак үткән тормышы турында уйланып яшәргә тиеш. Туфан Миңнуллин уйланамы соң? Ул ник туган, нәрсәгә туган, туганына үкенмиме?
– Үткәнеңә ревизия ясап тору һәрвакыт кирәк ул… Үзгәртеп корулар башлангач, «әтәчләр» килеп чыкты. Коммунистларга төрле кушаматлар тагып, менә алар гомер буе кызыл әйберләр язды, мин исә дөреслек өчен көрәштем, мине кыерсыттылар, диде алар. Шул вакытта мин дә барлык язганымны укып чыктым. Хилафлык эзләдем… Баксаң, мине теге яки бу яктан гаепләгән кешеләр, үзләрен диссидент дип атаучылар, тормышка миннән яхшырак яраклашканнар булып чыкты. Ә минем беркайчан да кемгәдер яраклашып, дөньяны кулында тоткан түрәләргә ялагайланып язган әйберем юк.
Шунысы сөендерде, авыл белән элемтәне өзмәгәнмен. Авылда сине күзәтеп торалар, кайткан саен имтихан тотасың. Габдулла малае Туфан шулай икән дип яман атым чыкмагае, укыдык язган нәрсәңне, алдашасың бит димәгәйләре… Бар курыкканым шул булды. Һәрчак белгән кешеләремне, авыл тормышын яздым. Алар минем әсәрләремдә көлә, елый, яши… Кемгәдер яраклашып, дәрәҗә өчен язудан мине шул саклаган да. Алган бүләкләремне, исемнәремне барладым. Һәм берсеннән дә оялмыйм икән. «Үзебез сайлаган язмыш» өчен Җәлил премиясе, «Ай булмаса, йолдыз бар»га Тукай премиясе, ә«Әлдермештән Әлмәндәр»гә Русиянең Дәүләт бүләге бирелде.
Хәзер дә мин үз-үземә көчле ревизор. Әйтик, сесиядә чыгыш ясыйсың, авырып кителә, кемнәрдер белән сөйләшәсең дә, катырак әйтеп ташланыла, тәртә башлары эләгеп китә. Шул вакытта уйлап куясың: Туфан, син бу очракта хаклымы? Хаксыз чаклар да була. Син алай дип әйтергә тиеш түгел идең, дисең, саграк кирәк иде дип уйлыйсың.
Мин бу кабинеттан бер бабайны «куып чыгардым», бар, чыгып кит дип түгел, әлбәттә. Ашыгам, вакыт юк, ә ул ике сәгать утырды, сөйли дә сөйли. Вакыт бетте дигәч, әй, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз дип кергән идем, син дә куып чыгарасың, диде ул. Уңайсызландым. Мин әйтәм, сөйләсен иде тагын бер-ике сәгать, кая барып сөйли инде ул, мәчеттә дә тыңламыйлардыр, дәүләт учреждениеләрендә бигрәк тә тыңлаучы юк бит.
Әмма елак, мескеннәрне яратмыйм. Бигрәк тә ирләрне. Йомшак күңеллеләр дә бар бит, алар инде көрәшче түгел. Үзем андый булмагач, кызгана да белмим. Кеше көрәшергә тиеш…
– Туфан Миңнуллин яңадан туса, шул юлдан үтәргә теләр иде микән?
– Менә монда инде мин тәкъдиргә таянам. Барыбер язмыш сине үз юлы белән алып китә. Мин бит язучылык турында да, артистлык турында да уйлаган кеше түгел. Әти безнең хисапчы иде, әти янында йөреп бик шәп белә идем бухгалтерияне. Кооператив техникумда экстерн курслар үтеп, чирәм җирләргә барып бухгалтер булып эшләдем. Бик яратып эшләдем. Тәкъдирдә язылгандыр, мин шул гуманитар юнәлештә фикерләүче кеше булып чыктым. Барыбер, әйләнеп-тулганып булса да, я шушы журналистикага киткән булыр, я барыбер язучылыкны чамалар идем.
– Димәк, Туфан үз тормышындагы борылышларны очраклылыкта күрә?
– Очраклылык микән, миндә кечкенәдән тамаша ярату бар иде. Кино килсә, бәйрәм була иде инде. Акча юк, ләкин рәхмәт әнигә, ишек төбендә теләнеп торма, бар, дип, акча таба, я киномеханикка бирергә бер-ике йомырка бирә. Кино яраттым. Авылдагы гына түгел, райондагы бөтен китапны балачакта ук укып чыктым. Күрәсең, күңел тартылган.
Чирәм җирләрдә бухгалтер булып мәш килеп эшләп яткан җирдән университетка татар теле бүлегенә керергә дип кайттым. Югыйсә, укытучы булырга ниятем дә булмады. Шул вакытта авылдаш бер кыз Мәскәүгә артистлыкка укырга җыялар икән дигән хәбәр җиткерде. Киттем инде. Киткәч язасы килә башлады. Кызларга, әниләргә, әбиләргә багышлап шигырьләр язып тутырдым, театрның серләрен аңлый башлагач, пьеса язасы килде, язып карадым, куйдылар, тагын яздым, тагын куйдылар һәм шуннан ул минем профессиямә әйләнде. Ягъни махсус план-система булмады. Ул бит яһүдиләрдә генә яхшы куелган. Колагы бик нык түгел икән, баланы пионинода уйнатып интектермиләр, башка юнәлеш эзлиләр.
– Балага тормышта үз урынын табарга ярдәм итәләр.
– Әйе. Минем әни: «И, улым, Мәскәүдә биш ел укып йөреп, колхоз председателе дә була алмадың,» – дип көрсенә иде. Менә безнең система нинди (көлә). Аның өчен рәис бик зур кеше, әле сыер асрыйсы бар. Печән, салам кирәк. Колхоз рәисенең әнисе буласы килү бик табигый хәл.
– Без теге чор балалары, мин үземне дә шуңа кертәм, чөнки идеологик караш формалашып өлгергән. Ул чорда Сезне нәрсә борчый иде дә, хәзер нәрсә?
– Мин аны киңрәк алам. Әлбәттә, халыклар язмышы, кеше язмышы, дөнья язмышы – шулар турында уйланам. Кая барабыз, нәрсә булып бетәр?
Ә теге вакытта ничек ачтан үлмәскә, башкалардан ким яшәмәскә дип уйладым. Аннан укып кеше булырга дидем. Укып кеше булу – начальство урындыгына гына утыру түгел, сыер арасында фермада йөрмәскә, изелмәскә, чистарак урында эшләргә – авыл кешесенең мәңгелек хыялы ул. Хәзер дә шулай. Фермаларда техникалар артса да, эш һаман шул: кешене изә торган. Кешегә эшләп була торган бердәнбер яхшылык ул – түләү. Авылда түләү бөтенләй икенче төрле булырга тиеш.
Менә шушы ук кеше булырга тырышу, кол хәлендә калмаска дигән әйбер авылны таратты да. Китегез моннан дип, әтиләр-әниләр балаларын кудылар. Минем янда калыгыз, монда да әйбәт дигән сүз булмады. Һәм моның болай түгеллеген бернинди партия дә, председатель дә, райком да, президент та исбатлый алмый.
Авыл кешесе бөтенләй икенче төрле яшәргә тиеш. Ул аңа лаек. Хәзер мин шул турыда уйлыйм. Авыл кешесен шәһәрдә дә көтеп тормыйлар, кызлар-егетләр авылдан киләләр дә, арзанлы эшче көч булып, кешене вата торган хезмәт – төзелешкә урнашалар. Аннан үзләре гомер буе фатирсыз яшиләр.
– Сез күбрәк сәясәтчеме, әллә язучымы?
– Юк, мин сәясәтче түгел, сәясәтне бераз аңлаучы гына. Сәясәт ул дөнья белән, күпмедер дәрәҗәдә кешеләр белән дә уйнау. Шахмат уенындагы кебек анда куясың, монда куясың, вариант барып чыкмый, аннан җәмгыятьне ботарлап ташлыйсың, реформалар уйлап чыгарасың… Минем аның белән шөгыльләнәсем килми, бөтен сәясәтем үземне һәм үзем кебекләрне яклау гына, шуннан артмый.
– Язучы иҗаты сәясәттән тыш була алмый бит…
– Сәясәт һәм сәясәтчелек бар. Сәясәтчелеккә бөтенесе дә керә. Менә мин сөйләшеп утырам – ул сәясәт бит инде. Ни өчен әле мин синең белән сөйләшеп утырам, бүтән булса, бәлкем, сөйләшмәс, вакыт юк, дияр идем. Ләкин сәясәт дигәндә мин күбрәк идарә итү системасын алам.
– Иҗатыгыз киң, әсәрләрегезнең саны хисапсыз. Арада иң уңышлы дип саналганы, үзегезгә иң ошаганы да бардыр?
– Син үзең иҗат кешесе, мондый сорау бирергә тиеш түгел. Һәр әйбер якын. Бар уңышлысы, уңышсызы. Вакыт үткәч, их, менә шулайрак язган булсам, әйбәтрәк чыгар иде, дигән очраклар бар, әмма мин гомеремдә дә үзем теләмәгәнне язмадым.
– Бу сорауны шуңа бирдем, башка берни дә язмыйча, «Әлдермештән Әлмәндәр»не генә иҗат иткән булса да, Туфан Миңнуллинны бөтен татар белер иде.
– Аны инде Президент та әйтте. Кабатлыйлар да. Кешегә ничектер, минем үземә башкалары да «Әлмәндәрдән» ким түгел кебек тоела. Мин эш аты. Ходай биргән сәләт дип, бер әйбер язып, шуны еллар буе күтәреп йөри торган кеше түгел. Алынган икән, язарга тиешмен. Үз кадеремне беләм һәм язучылык һөнәремә тап төшерәсем килми.
– Минем күңелемне әрнеткән бер проблема бар. Кайчакта бөтен татар милләтенә бәя куела: татар юньле түгел, аның юморы да юк бит, диләр. Минемчә, татар көчле халык, ул аның юморыннан да күренә, гаять тирән мәгънәгә ия. Безнең татар ике сүз әйтә, өченчесен әйтеп бетерми һәм аннан рәхәтләнеп көләсең. Әлмәндәр бу нисбәттән типик татар.
– Гомумән, теләсә нинди халыкка бәя бирү – ул ахмаклык. Бар халыклар да шаяра белә. Әллә кая барасы юк – Хуҗа Насретдин мәзәкләрен генә укып чыгасы бар. Менә татар әдәбиятында юмор мәсьәләсе бик үк алга китмәгән. Монысы икенче мәсьәлә. Ходаем, кайчак авылда тыңлап торасың, нәрсә турында сөйләшкәннәрен дә белмисең, үзләре шырык-шырык көләләр… Рәхәтләнеп көлеп яши торган халык ул татар. Никадәр генә кысарга тырышсалар да, үзен издермәгән, елмая белә, хәтта үзеннән көлә. Бу дөньяда кайсы халык үзеннән көлә? Иң беренче яһүдләр. Көчле кеше генә үзеннән көлә. Әгәр кешедә ниндидер комплекс булса, кыек сүзне дә аннан көлү дип кабул итеп, үпкәләп йөри. Без үзебездән рәхәтләнеп көләбез, үзебезгә каршы анекдотлар, җыр чыгарабыз. Әдәбиятта ни өчендер шул халкыбызның нечкә юморы җитешми. Менә чын юмористлар Фаил Шәфигуллин, Мирсәй Әмир бар иде…
«Диләфрүзгә дүрт кияү»не язгач, безнең мәдәният министрлыгындагы юморны аңламый торган бер агай, монда көлә торган урын юк бит, дигән иде. Мин аңа: «Юмор эзләү министрлык эше түгел, ул – режиссерлар эше», – дидем. Тамашачылар көләр әле дидем. Соң, юмор аңламаган кеше көлә-көлә спектакль карыймыни, рәхәтләнеп карыйлар!?
– Үзебезнең сәнгать кешеләре төшерде түгелме соң инде ул юморны билдән түбән өлешкә? Кайбер сәхнә «осталарын» тыңлап, мин үзем кызарып утырам һәм концертка йөрмәскә тырышам.
– Бездә генә түгел, Мәскәү юморын карагыз. Билдән түбәнгә төшү ул замана галәмәте. Ләкин мин аны вакытлы әйбер дип саныйм. Безнең халык уйлый да, көлә дә белә. Тик татарны гына кимсетмик.
Бер яһүдкә әйткәннәр, карале Сара фахишә булып чыкты, а Моисей карак. Икенче яһүд әйтә, без нәрсә, башка халыклардан киммени, ди?! Менә бит, көлә беләләр.
– Туфан Миңнуллинны халкыбыз тотар да, Президент итеп сайлап куяр. Беренче гамәле нинди булыр?
– Яшь чакта детективлар, маҗаралы әйберләр белән бераз мавыгып алганмын. Ә хәзер бөтенләй дә фантастика укымыйм, кызыксынмыйм. Шуңа Туфан Миңнуллинны Президент урынында да күрмим. Күрергә дә теләмим, булдыра да алмыйм. Шуңа нәрсә эшләрмен дип әйтү өчен, кимендә булам, дип хыялланырга кирәк. Мин бер әйберне генә беләм: Президент булу җиңел түгел. Аллага шөкер, ул мине язучы гына иткән, Президент итмәгән… Президентны сүгеп йөрү җиңел, ә менә үзең эшләп карау?!
Президентка Аллаһы Тәгалә түземлек бирсен, мин Президент турында бер әйткән идем инде, кабатлыйм: «Русия Президенты булу Татарстан Президенты булуга караганда җиңелрәк», – дидем. Чөнки хокуклары булмаган халыкның Президенты булып, аны ниндидер бер формада яшәтергә тырышырга, ниндидер юллар сайларга кирәк. Мин аңа әзер түгел. Мин сүгү, көлү ягында гына. Шуңа мин язучы гына булып калыйм инде…
– Туфан абый, яңа гына туып килүче газетабызга, аның нинди буласын да белми, тотып карамый, ышанып күрсәткән илтифатыгыз, безнең белән ачыктан-ачык сөйләшүегез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай киң күңелле булып калыгыз!
– Бик изге эш башлап йөрисез. Халыкка, милләткә каршы эшләмәсә, әхлак нормаларына каршы килмәсә, мин һәр басма өчен сөенәм. Исеме ошады, үзебезнеке дигәнне аңлата. Әллә кем булып кылану түгел, без шушындый инде һәм, әлбәттә, ниндирәк булсак, яхшырак булыр… Менә син – Илфат, мин – Туфан, менә ул Габрахман… Без – без инде ул. Алайса сөйлиләр: татар халкы тегеләй, татар халкы болай?! Янәсе, чит илдән үрнәк алырга кирәк… Нәрсәгә иярергә? Минем әйткәнем бар, әгәр шәрә тәнле Венера Милосская кемгәдер ошый икән, ул аларныкы. Нигә аны көчләп тагарга?! Миңа, мәсәлән, яулык бәйләгән татар кызлары ошый, татар кызының бөтен халык алдында чишенгән «красавица» булып йөрүен күрәсем килми. Көлсеннәр, әйтик, менә Туфан «мировой цивилизацияне» аңламый, артта калган, хәзер ыштансыз йөри торган заман, дип… Безне артта калган дияләр икән, дисеннәр, Ходай Тәгаләдән бүтән татар сорап булмый бит инде. Менә шуны аңлаучы гәҗит булса, ул уңышлы булыр. «Безнең гәҗит» чынлап та үзебезнеке булсын иде, кемнеңдер кушканын үтәүче гәҗит түгел.
– Исән-имин яшәп, иҗатыгыз белән халкыбызны озак сөендерегез!
Әңгәмәдәш Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
«Безнең гәҗит», гыйнвар, 2003 ел. 1нче сан.

Комментарии