- 10.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №18 (11 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
26 апрельдә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 28нче утырышында Туфан Миңнуллин ялкынлы чыгыш ясады. Бу аның соңгы чыгышы булды. Аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Фәрит Хәйруллович! Хөрмәтле коллегалар! Кунаклар!
Кәҗәнең җыры кәбестә турында дигәндәй, минем сүзем дә мәдәният һәм шуңа бәйле мәсьәләләр турында. Чыннан да, мәдәният турында сөйләшер сүзләр бик күп. Ул аерым тикшерүне таләп итә. Әле күптән түгел генә «Семь дней» тапшыруында Рөстәм Нургалиевичның Русия Президенты белән сөйләшеп утырганын тыңладым. Рөстәм Нургалиевичның сүзләреннән, бездә шулкадәр төзелеш, үзгәрешләр барганын тыңлап, мин сөенеп, горурланып утырдым. Ахырга таба Русия Президентының мәдәни объектлар төзелеше турында да соравын көттем. Ул сорау әйтелмәде. Күрәсең, мәдәният бүген бөтен Русиядә дә бик үк әһәмиятле әйбер түгел. Югыйсә, безнең горурланып әйтерлек сүзләребез дә бар, җитешмәгән якларыбыз да җитәрлек.
Әгәр дә мондый сорау бирелгән булса, Рөстәм Нургалиевич Әтнәдә яңа театр ачылуын, Язучылар союзын бик әйбәтләп ремонтлауларын әйтер иде. Җитешмәгән яклар буенча да сөйләр иде. Без инде менә 15 ел тирәсе Милли китапханә төзү турында уйлыйбыз, ләкин төзелеш башларга уйлаганыбыз юк, бу безнең киләчәктәге проблема дип әйтер иде. Аннары 500 меңлек Чаллы шәһәрендә театр бинасы юклыгын да әйтер иде. Югыйсә, Чаллы шәһәрендә бүген иң кимендә 4-5 театр эшләп торырга тиеш бит. Шунда район башлыгы булсам, булмаган театрлар өчен бик оялыр идем. Гомумән, шул хакта сүз башлауга ук театрның бүген нинди шартларда эшләп ятуына мин кызарыр идем.
Икенчесе. Түбән Камадагы театр мәсьәләсе. Без инде «Нефтехим» дибез, горурланабыз, мактанабыз. Ә шунда кеше рәхәтләнеп кереп карарлык, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек театр юк. Мәдәният бит ул кешенең яшәү рәвеше, аның рухы, иманы. Әгәр дә эчке культурабыз җитми икән, без беркайчан да алдынгы ил, алдынгы милләт була алмаячакбыз.
Әгәр дә бүген «Дальний» дигән полиция участогы турында сүз алып барабыз икән, без иң беренче чиратта моның нигезен табарга тиешбез. Бездә кешенең культура дәрәҗәсе бик түбән, без инде хәзер күп нәрсәләрне аңламый башладык.
Әле бүген генә мин монда җәмәгать судьясына сорау бирдем. Язылган законнар өстенрәкме, әллә язылмаганнарымы дип. Хәтта ул да җавап бирә алмый, «язылган законнар», ди. Ә бит кеше белән язылмаган законнар – аның эчке дөньясы, аның рухы идарә итәргә тиеш. Менә шуларны үти алмаган чакта, шуны үтәргә кешенең сәләте җитмәгән вакытта законнар языла. Без ул законнарны язарга мәҗбүр булабыз. Менә ни өчен без бу мәсьәләгә кабат-кабат уйлап якын килергә тиеш.
Без бүген «Татарстан – спорт республикасы, Казан – спорт башкаласы» дип әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк! Әмма бер юнәлештә генә үсү безне мактамый. Сезнең, әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач чыгып сугышалар. Бу сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән карый дигән сүз. Ә менә моңа аерым бер кешенең рухи ихтыяҗы буларак карамыйлар. Шуңа күрә без бу әйберләргә аерым игътибар бирергә тиеш.
Мәдәнияткә примитив карашның тагын бер мисалын китерәм. Менә мин «Пусть говорят» тапшыруын карап ятам. Азып-тузып йөргән бер гаилә, ниндидер азгынлык турында сөйлиләр. Юрист кеше әйтә: «Сабантуй устроили», – ди. Бу нинди Сабантуй булсын? Кайчан безнең Сабантуйның шундый азгынлык үрнәге булып торганы бар?!
Менә шушы әйбер безнең сүзгә дә, терминологиягә дә кереп китте. Безнең дәүләт җитәкчеләре дә еш кына «уничтожим», «мочить будем» дигән сүзләр куллана башлады. Болар инде дәүләт җитәкчеләренең лексиконында булырга тиешле сүзләр түгел. Кешеләр белән без кешегә кеше итеп карау турында сөйләшергә тиешбездер.
Безнең мәдәнияткә кагылган тагын бер зур чара үткәрелә башлады – Болгар каласын, Зөя кирмәнен торгызу турында сөйлибез. Ярый, Болгар – Болгар инде ул. Зөя каласын изге урын дип әйтәләр. Ул нинди изге урын булсын? Кем әйтте, кем уйлап чыгарган? Бу культурабызның дәрәҗәсен күрсәтә торган мисал. Кеше җирен яулап алу өчен төзелгән кирмән изге урын була алмый! Башкалар да аңласын өчен рус телендә дә кабатлыйм: крепость, построенная для завоевания чужих земель, никогда не может быть святым местом! И для победителей, и тем более, для побежденных. Мы должны знать историю. К сожалению, сейчас многие перестали читать книги. Я вот наблюдаю, на наших спектаклях не часто бывают и наши депутаты, что говорить, редко бывают. Я думаю, Фарид Хайруллович, как-нибудь найдем возможность, может быть, это будут парламентские слушания, где будем обсуждать наше духовное состояние. Безнең рухи дөньябыз ни хәлдә? Безнең кеше булып аталырга хакыбыз бармы? Әллә һаман да без артта калган кыргый халыклар булып яшәвебезне дәвам итәрбезме?
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Комментарии