Сәнгать мәктәбе татарча булсын!

(Ачык хат)

Татарстан Дәүләт Советы рәисе

Ф.Х. МӨХӘММӘТШИНГА

90нчы елларда Чаллы шәһәрендә татар гимназияләре ачыла башлады. Шул чорда, балаларны әлеге уку йортларына җәлеп итү өчен 54нче гимназия бинасының бер өлешендә 13нче татар сәнгать мәктәбе оештырылды.

Кызым Илдинә бүгенге көндә 2нче татар гимназиясенең 2нче «Б» сыйныфында белем ала. 1нче сыйныфка керер алдыннан аны 13нче сәнгать мәктәбендә эшләп килүче бию түгәрәгенә бирергә теләгән идем. Анда йөрү өчен ай саен 2 мең сум акча түләргә кирәк булып чыкты. Бюджет урынына эләгү өчен бала бакчага йөргәндә үк сәнгать мәктәбендә шөгыльләнергә тиеш икән. Бушка түгел, шулай ук 2 мең түләп.

Әлбәттә, коммерция булган җирдә милли мәдәният үстерү икенче планга кала, акча җыю ягын карыйлар. Бүгенге көндә татар саналган сәнгать мәктәбендә татарлык калмаган, түгәрәкләр татарча алып барылмый. Гомумән, анда эшләүче педагогларның күпчелеге татар телен белми.

13нче татар сәнгать мәктәбендә ата-аналардан акча түләтү тәртибен бозу турында да сүзләр күп йөри. Мәсәлән, узган уку елының сентябрь аенда касса аша уздырмый гына акча җыйганнар дип ишеттем. Ягъни түгәрәкләр өчен акчаны октябрь аеннан гына рәсмиләштереп ала башлаганнар булып чыга.

Чаллы шәһәрендә татарныкы саналган бердәнбер 13нче сәнгать мәктәбе тулаем татарча эшчәнлек алып барырга тиеш дип саныйм. Әлеге сәнгать мәктәбенә татарлыкны кайтару өчен чаралар күрүегезне сорыйм.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии