«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БАГАНА АЛЫШТЫРАЛАР

Безнең авылда электр баганаларын алыштыру программасы буенча узган ел баганалар утыртканнар иде. Хәзер ул баганалар янына икенче бер бригада яңаларын утырта. Искеләрен казып алалар. Бөтен юлларны бозып бетерделәр. Проектны шундый итеп ясаганнар – безнең өй каршыннан бер генә метр каршыда өч багана урнаштыралар – икесе терәү ролен башкара. Анда утырта калсалар, капкага кереп булмаячак, әгәр дә башка урынга күчерәләр икән, ул вакытта да, багана терәүләрен атлап чыгып йөрисе булачак. Мондый проектлар эшләгәндә, барыбер, халык белән киңәшергә кирәктер инде ул. Бөтен күршеләр, каршы булуларын белдереп, имзалар җыйды…

Нина ХӘСӘНОВА

Югары Ослан районы, Макыл авылы

Әлеге уңайдан Макыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеевага шалтыраттык:

– Бездә яңабаштан бер багананы да алыштырмыйлар. Авылыбызда яшәүче бер ханым электр энергиясе белән тәэмин итүче оешмага мөрәҗәгать язган булган. Анда ул өенә 380 вольтлы өч фаза уздыруларын сораган. Әлеге уңайдан реконструкция үткәрелде, урамның өчтән ике өлешенә үзгәрешләр керттеләр. Тик эшләрен ахыргача төгәлләргә җитешмәделәр. Калган эшләрне быел яз айларында тәмамларга план куйганнар. Подрядчылар эшкә кереште. Проектны оешма белгечләре төзи, шуңа монда җирле җитәкчелекнең бер катнашы да юк, безгә проект уңаеннан сораулар була алмый. Әмма, минемчә, подрядчылар үз эшләрен тиешенчә башкара, сез әйткән бернинди каршылыклар да, «багана аша атлап йөрүләр» дә булмаячак. Багана капкадан алгы якта, муниципаль җирдә урнаштырыла.

Электр челтәрләрен реконструкцияләү буенча программалар бик кыйммәтле, бу эшне безнең авылда башкарсыннар өчен күп көч куярга туры килде. Халык моны бераз аңлап бетерми. Бар да яхшы булачак, бу эшләр һәммәбез өчен дә дип башкарыла бит. Хәзер һәр йортта электр җиһазлары күп, алар ватылмыйча эшләсен өчен яхшы электр челтәрләре кирәк. Мин монда бернинди проблема да күрмим, киресенчә, авыл халкының яшәү шартлары гына яхшырачак, – дип аңлатты ул.

АВЫРУЛАРГА БОЛЬНИЦАБЫЗДА УРЫН ЮК

Мин группадагы инвалид, эпилепсия белән авырыйм. Ел саен 2 мәртәбә больницаларда дәваланырга туры килә. Ләкин больницаларның хирургия бүлегендә урын 2 кешелек кенә, терапиядә тагын шул ук хәл. Бик авыр хәлдә калсаң гына яткыралар безне. Нигә авыру кешегә больницада тернәкләнү өчен бер урын да табылмый?

Тәслимә ГАЛИЕВА.

Әгерҗе шәһәре

Зарыгыз буенча Әгерҗе үзәк больницасының баш табибы урынбасары Светлана Овчинниковага шалтыраттык.

– Авыруларны больницага яткырырга урын булмау кебек проблеманың, гомумән, бездә булганы юк. Стационарда план буенча һәрдаим чирле кешеләр дәваланып чыга, койкаларны кыскарту кебек әйбер дә булмады. Бу – ялган мәгълүмат, – диде ул.

 

КАБАТ МӘЕТ ЯРУ ТУРЫНДА

Ислам динебездә олы яшьтәге, бигрәк тә 80нән узган картлар һәм карчыкларның мәетен яруга караш ничегрәк икән? Бу уңайдан Татарстанның баш казые җавабын укыйсы килә. Дин буенча бу гамәл тыелганмы?

Фәнил САЛИХОВ

Минзәлә районы, Усай авылы

Соравыгызга җавап алу өчен, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка шалтыраттык.

– Дин буенча караганда, 80нән узган-узмаганлыгы каралмый, гомумән мәет ярылырга тиеш түгел. «Мәетләрегезне кисмәгез» дигән хәдис тә бар. Ә законга килгәндә, закон буенча да, криминал булмаса, олыгаеп үлгән кешеләрне яру мәҗбүри түгел, – дип җавап бирде Җәлил хәзрәт.

МИҢА ТИЕШМЕ?

2017нче елның җәй айларында, баласы 4тән арткан аналар пенсиясенә өстәмә түләү бирелгән иде. Ләкин бу «за выслугу лет» пенсиясен алучы табиб һәм укытучыларга түләнмәде. Мин 5 бала табып үстердем, 39 ел педагогик стажым бар, әмма пенсия фондыннан бу түләү сезгә каралмаган дип борып кайтардылар. Бу шулай булырга тиешме, әллә аны бары тик район үзгәртәме?

Рәсимә ХӘЙРУЛЛИНА,

Чирмешән районы, Туймәт авылы

Районыгызның Пенсия фонды җитәкчесе Лилия Гатина белән сөйләштек:

– Борып кайтаруларының төп сәбәбе шул – ул вакытта педагогларга һәм табибларга бу түләүне ничек исәпләргә кирәклеге турында формалар кайтмаган иде. Хәзер алар кайтты. Укучыгыз безнең янда булып китте, аңа бу атнаның шимбәсендә түләвен исәпләп бирәчәкбез, файдалы дип тапса, документларын соратып алачакбыз, – диде җитәкче.

МӘКТӘПТӘГЕ «ТӘРТИПЛӘР»

Мин Казан шәһәренең Рәшит Ваһапов урамында урнашкан 171не мәктәбендәге тәртипләр, дөресрәге тәртипсезлекләр турында әйтмәкче булам. Монда ата-аналардан акча җыюның нинди генә ысулларын уйлап тапмыйлар! Классларны төзекләндерергә бала башыннан икешәр мең сум акча бирергә, әле ата-аналарга шунда эшләргә дә кирәк! 200 сумлык яшел футболкаларны 400 сумнан мәктәп аша алырга мәҗбүр итәләр. Әле аларның эмблемалары юк, алары аерым бәядән. Бу яшел футболкаларны, алмашка да кирәк, дип, икешәрне алырга мәҗбүр итмәкчеләр икән. Минем өч оныгым бар. «Бабай, 2400 сумыңны әзерләп куй!» – ди хатын.

9нчы сыйныфны тәмамлаучы балаларның бер-ике «3»лесе булса, 10нчы класска күчәргә өмет итмәсеннәр дип, ата-аналарга мәктәп директоры ачыктан-ачык белдергән. Грдеробларында кием-салып идәндә аунап ята, кайбер явыз балалар элгечтәге киемнәргә кефир, сок сибеп йөриләр. Бәдрәфләренә керерлек түгел – батып үләсең!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре

Әлеге уңайдан мәктәпнең директоры Рания Нәкыйп кызы Галиәкбәровага шалтыраттык:

– Бу сүзләрегезне тыңлаганда чак терәлеп басып торам, – дип башлады ул сүзен. – Мондый шакшы ата-аналар кемнәр икән алар, шуны бик тә беләсем килә. Килегез мәктәпкә, күрсәтәм сезгә: нинди безнең чишенү бүлмәләре, бәдрәфләр… Яшел футболкалар – ул безнең бердәм мәктәп формасы. Ә форма – РФ Президенты Путин тарафыннан чыгарылган таләп. Мәгариф турындагы законда да язылган бу. Форма турындагы карарны хакимият, ата-аналар комитеты, ата-аналар җыелышы нигезендә генә кабул итәбез. Әгәр ата-ананың бу футболкаларны сатып аласы килми икән, без аларны мәҗбүр итмибез бит. Нинди ике футболка, нинди акча җыю?! Бу – гамәлгә ашмаган әйбер!

Мин бу мәктәптә директор булып 2012нче елның 1нче мартыннан эшли башладым. Шул көннән башлап төп таләбем шундый: әти әниләрдән бер генә тиен дә сорамаска, кирәк булган әйберләргә мәктәпнең үз акчасы да җитә. Сезнең шалтыратудан соң, стресс хәлендә калдым. Бу бит шакшылык. Бер аңламаган әти-әни аркасында минем эшем кара сызыклар белән сызылды, дигән сүз. Безнең мәктәпкә килергә бөтен бала «ыжгырып» тора. Балаларын бездә укыту өчен нинди генә ысуллар тәкъдим итмиләр. Җанымны тәнемне биреп эшләдем, мәктәп дип.

Балаларны 10нчы сыйныфка күчермибез дигән сүз дә – ялган. Гыйнварда ата-аналар җыелышы булган иде. Шунда әйттем: «Әти-әниләр, сезгә аңлатып әйтәм, төпле белеме булган балалар гына 10-11нче сыйныфка калырга тиеш, тырышып укысыннар балаларыгыз, чөнки БДИ бирү бик авыр», – дидем. Баланың төрлесе бар, бар белемгә омтылганы, вакыт кына үткәреп йөргәннәре дә очрый. Аңламыйлар алар имтиханнарның ничек авыр булуын. Шуңа мин гел әйтәм: «Укуда алдынгы булган балаларны беренче чиратта алабыз», – дим!

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии