«Кошларда да кеше язмышлары»

«Кошларда да кеше язмышлары»

Бу мәкаләне язарга Җәүһәрия Шәрипованың «Безнең гәҗит»тә чыккан (№3, 25 гыйнвар, 2023 ел) «Кошларга ярдәм итик» дип аталган шигыре этәргеч бирде. Бу шигъри юлларда, кыскача гына булса да, кошларның безнең дусларыбыз булуы әйтелә.

...Үзебезнең мәктәптә укыган елларны хәтердән урап кайттым. Башлангыч класста, аннан югары класслар, мәктәп гөрләп тора: 1960-1970нче еллар, октябрят, пионер, комсомол булган чорлар, тимурчылык хәрәкәте, әби-бабайларга булышулар, кышын – көл, тавык тизәкләре җыйган чорлар – болар барысы да хәтергә кереп калган. Октябрят, комсомол җыелышлары, пионер сборлары...

Мәкалә башы кошлар турында бит. Октябрь аеның урталарында мәктәптә җимлек ясау конкурслары оештырыла иде. Күбесе үз кулларыбыз белән ясалган җимлекләр. Бу вакытта урманнан авылларга урман песнәкләре җим эзләп кайта, безнең якларда аларның 5-6 төре яши. Кыш көне ашарга таба алмый тилмергән ун песнәкнең берсе генә исән кала. Менә ни өчен җимлекләрне октябрь аенда эләргә кирәк, чөнки аларның юкка чыгу куркынычы бик зур. Кошлар салкынга чыдам, бары ашарларына булмаса гына салкыннарга бирешә, авырый башлыйлар, һәлак булалар. Шуңа да һәркемне җимлекләр ясарга, кошларны ашатырга өндим, бигрәк тә октябрь-февраль айларында. Март аенда инде алар үз-үзләренә ашау таба ала.

Кул астында бөтен материаллар бар, җимлекләр ясыйк, вакытында ризык биреп, кошларны коткарыйк, игелек, изгелек эшлик. Бу бит һәрберебезнең кулыннан килә торган эш.

Госман ХӘСӘНШИН,

Балтач районы, Норма авылы

Комментарии