- 10.03.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №10 (7 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Азатлык» радиосы 2016нчы елда татар дөньясын уңай якка үзгәртүгә өлеш керткән, татарлыкны яклап чыккан, милли хокуклар өчен көрәшкән, милләтне дөньяда таныткан, хәйрия чаралары оештырган татарларны барлады. Нәтиҗәдә 16 кешегә «Ел татары» исеме бирелде. Шулар арасында 2нче татар гимназиясенең 2Д сыйныфында белем алучы Илхан Әхмәдишин да бар.
Илхан 1нче сыйныфта укыган вакытта, Чаллының 2нче татар гимназиясендә бөтен фәннәрне дә урысча гына укытуга ризасызлык белдереп, Президент Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, мәгариф министры Энгель Фәттаховка мөрәҗәгать итте. 2016нчы елның 1нче сентябрендә Чаллыда яңа мәктәп ачылу тантанасына Президент килгәч, Илхан аңа 2нче гимназиядәге вәзгыять турында җиткерергә теләгән булган. Әмма сорауны ул мәгариф министрына гына бирә алган.
16 татар арасыннан Илханның иң кечесе икәнен исәпкә алып, күптән түгел «Азатлык» радиосы вәкиле Гафиулла Газиз Илхан Әхмәдишинга диплом тапшырды. Хәзерге вакытта Илхан укыган 2Д сыйныфында барлык фәннәрдән диярлек татар телендә белем бирелә. Гыйнвар азагында математиканы да татарча укыта башлаганнар икән. Физкультура, ритмика кебек дәресләрдә дә укытучылар балалар белән татарча аралаша башлар дигән өметтә калабыз.
Калган татар гимназияләре, лицей һәм мәктәпләре дә Мулланур Вахитов исеме йөрткән гимназиянең 2Д сыйныфыннан үрнәк алырга тиеш дип саныйм.
Фаикъ ТАҖИ

Комментарии