Балкыды «Салават күпере»

Ниһаять зарыгып көткән бәйрәм көне – 18нче февральнең 15 сәгате дә якынлашты. Район мәдәният йорты залына Казан шәһәреннән кайткан кунаклар, якташ язучыларыбыз, шагыйрь-шагыйрәләр, каләм тибрәтүче райондашлар, сәнгать әһелләре, рәссамнар, район җитәкчеләре, гомумән сәнгать җанлы тамашачылар җыелган. Монда минем дә соңгы чорда – 1982-2014нче елларда иҗат иткән утызга якын картинам урын алды. Авылым табигате, елның төрле фасыллары, авылымның үткән тарихы, эшчән халкы тамашачылар хөкеменә куелды. Каршы стенада шәкертем Галиахмәт Гатинның язучыларның графика стилендә эшләнгән портретларын элдек. Галиәхмәт бу портретларны язучыларның үзләренә бүләк итте. Бәйрәмне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова алып барып, беренче сүзне район җитәкчесе урынбасары Равия Кәримуллинага бирде. Равия ханым тормыш юлым, иҗади хезмәтләремә зур бәя биреп, ныклы сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар теләп, Рәхмәт хаты бүләк итте. Бу минем 50 ел эшчәнлегемә зур бәя булып, рухи эшчәнлегемә алга таба да этәргеч булды.

Кичәнең икенче өлеше районда эшләп килүче «Салават күпере» иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулуга багышланган иде. Иҗатлары шушы берләшмәдән башланып киткән якташ язучыларыбыз Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Рифә Рахман, Рүзәл Мөхәммәтшин, Мәрзия Сәлахова, Таһир Исмәгыйлов һ. б. үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, шигырьләрен укыдылар. Бәйрәмебез якташ шагыйрьләрнең шигырьләренә авылдашым, үзешчән композитор Илгиз Зарипов язган җырлар белән үрелеп барды. Кичә Харис Мостафинның Илгиз Зарипов көенә язылган Габдрахман Һадиев башкаруында «Килегез, Кукмарага» җыры белән тәмамланды. Күкләр күкрәткәндәй булды бу зур бәйрәм!

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии