- 10.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №9 (10 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Газета укучылар хәтерлидер, 2 февральдән башлап 11 февральгә кадәр “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан” һәм “Безнең гәҗит” битләрендә мәшһүр опера җырчысы Мөнирә Булатованы Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә тәкъдим итү мәсьәләсен күтәреп чыккан идем.
Түбәндәге тәкъдимне мөхтәрәм Президентыбызга да интернет аша юлладым. (Янәсе, тәкъдим итү срогы чыккалаганчы, ашыктырырга телим инде).
“15 февральгә кадәр Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә кандидатлар күрсәтү бара. Ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Мөнирә Булатованы шул премиягә тәкъдим итәсе иде. Соңгы 10 елда мин бу тәкъдимне төрле газета битләрендә язып чыккаладым, күтәреп алучы гына булмады.
Атаклы җырчы, заманында Муса Җәлил белән аралашып яшәгән, аның иҗатын пропагандалаган соңгы кешеләрнең берсе. Ул 3 ел театр директоры, 10 ел Театр әһелләре берлеге җитәкчесе булган, 15 ел мәдәният институтында укыткан. Заманында Казан шәһәр Советы депутаты, Совет-Чехословакия дуслыгы җәмгыятенең республика берлеге рәисе булган, Актерлар йортын төзеткән. Мөнирә Булатова йолдызы Казанның Бауман урамында Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм башкалар белән беррәттән асфальтка да түшәлгән. Быел аңа май аенда 97 яшь тула.
Мөнирә Булатова Г.Тукай премиясенә лаек. Бу бик күпләрнең теләге, бу теләкне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та ишетсен иде”.
Шуннан 10 февральдә үк Кремльдән хәбәр килеп төште. Куанычлы хәбәр иде ул. Анда саф үз телебездә болай дип язылган:
“Сезнең 2010 елның 7 февралендә язылган мөрәҗәгатегез Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы 2006 елның 2 маендагы 59нчы Федераль Законның 8 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре комиссиясенә җибәрелде”.
Шатлануымның иге-чиге булмады ул көннәрдә, премияне үземә бирәсе булсалар да, ул кадәр үк сөенмәс идем. Әмма шатланырга иртәрәк булган икән әле. Чөнки дәүләт бүләкләре комиссиясе тик ятмыйдыр, тиешле хәстәрен күрәдер, дип тынычланып, уяулыгымны югалтып йөргән арада, 3 мартта мәдәният министры урынбасары И.Әюповадан русча хат килеп төшмәсенме!?
Ул болай ди:
“Минкультуры РТ рассмотрело ваше обращение. Данная премия присуждается за выдающиеся, получившие общественное признание, внесшие значительный вклад в развитие отечественной и национальной культуры произведения литературы и искусства. Прием документов осуществлялся до 15.02.2011 г.”
Казаннан килгән хатларның икесен дә редакциягә җибәрәм. Әбием исән булса, бик “зур” бәя бирер иде бу урынбасарга. Сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучылар, мондый “отписка” биреп утыручылар хөкүмәт органнарында эшләргә тиешме? Андыйлар Мөнирә Булатова кебекләргә бәя бирә аламы?
Хәким ГЫЙЛАҖЕВ,
Русия журналистлар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны.
Азнакай шәһәре.Урынбасар нинди кеше?,
Комментарии