Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ПРЕМЬЕРА
18нче февральдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге театр күренекле язучы Әмирхан Еникиның «Бала», «Кем җырлады?», «Ана һәм кыз» хикәяләре буенча «Сезне Ватан Онытмас!» мелодрамасын (6+) тәкъдим итә. Премьера Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышлана. 
Спектакль сугыш китергән ачы хәсрәтнең, сугыш фаҗигасенең кеше тормышына ничек тәэсир итүен, халкыбыз күңелендәге яшәү көченең чиксезлеген, рухи куәтен тасвирлый.
Ай-һай, кимерме?!
Беркөнне телевизорда коррупция кимүгә бара диделәр. Шул ук вакытта 124 мең кеше коррупциядә гаепләнгән. Шуларның бик азы тикшерелгән һәм җәзага тартылган. Күпне күргән олы кеше буларак әйтә алам, безнең илдә коррупция бетәчәк түгел. Югары җитәкче түрәләр үзләре дә бит шунда чуалып беткән. Шулай булгач, арта гына ул. Законнар йомшак. Элек бер уч ашлык өчен балаларын, гаиләсен ятим калдырып алып китәләр иде бит. Ә хәзер тотылган очракта да, баласы, карт әнисе бар дип кызганалар. Гади кешеләр булса, бик тиз утыртып куялар. Барысы да акчага бәйләнгән. 
Борчуыбыз да бар: олы кызымның һәм бертуган энемнең уллары Украинада, Бик борчылабыз. Әниләре бик елый. Шөкер, әле исән диләр. Бик күп балаларны алып кайтып күмәләр бит. Ата-аналар, балалары, хатыннары ничек түзә икән?! Башына төшкән кешегә бик авыр бит. Ә Казанда көн дә бәйрәм, көн дә туй. Күңел ачуларны, юбилейларны киметергә иде. Кунак чакырып бәйрәм итәр чак түгел бит. Хәер министрлар, депутат балалары хәрби операциягә бармый шул. 
Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы Исәнсеф авылы

Акчам янмадымы икән?
Чаллыда эшләп пенсиягә чыккач, туган нигезгә кайтып төпләндек. 91нче елның 28нче октябрендә «Сбербанк»та кассага биш мең сум акча салган идек. Һаман ала алмыйбыз. Кайчан бирәләр икән аны? Миңа 79, бабайга 84 яшь. Акча минем исемдә. Сезгә юк әле диләр. Кызым кереп караган, үзе кирәк, дигәннәр. Акчаны бирәләр дисәләр, барыр идек. 
Хәзер даруларга бик күп кирәк. Бабайның да кан басымы уйный. Менә кенәгәм кулымда, 93нче елда бер тапкыр барганмын. Шул 5 мең 13239 сумга арткан дип язып куйганнар. Башка барганым юк. Хәзер барсам, акчагыз янган диярләр, дип куркам. Киңәш бирсәгез иде.
«Безнең гәҗит»не көтеп алабыз. Аллага шөкер, почтабыз әйбәт эшли. Тик авылда клуб та, мәктәп тә, фермалар да, кибет тә юк инде. Лавка гына килә. Карт-коры гына яшәп калды. Күрше Яңа Бүләктә бар да бар. 
Роза ГАЙНУЛЛИНА,
Тукай районы Күктәк Мирсәет авылы 
«Сбербанк» рәсми интернет сәхифәсеннән күренгәнчә Совет чорында кассага салынган акчаларга компенсация туу елына һәм вкладның вакытына карап түләнә. 1991нче елның 20нче июненә чаклы ачылган вкладлар тулаем компенсацияләнә. Ләкин компенсациянең күләме туу елына карый. 1945нче елга кадәр туучылар өчен 3, ә 1946 – 1991нче елларда туучыларга 2 тапкыр арттырып компенсацияләнә. Шунысы: моңарчы компенсация алмавыгыз һәм вкладның ябылмавы да роль уйный. Ләкин бу 1991нче елның 20нче июненә кадәр ачылган вкладларга гына карый. Сезнең кертем, минем аңлавымча, 1991нче елның октябрендә ачылган. Тулаем мәгълүматны саклык кенәгәгез һәм паспортыгыз белән саклык банкына барып алырга кирәк. Сезнең исемнән баручы башка берәү исә кенәгә һәм шәхси документлары белән бергә, сезнең белән ике арада төзелгән ышаныч язулы да (доверенность) булырга тиеш.


Кыйммәтле китапларымны бүләк итәсем килә
Мин Хезмәт ветераны, 55 еллык педагогик стажым бар, Русия мәгариф отличнигы. 55 ел әдәбият та, төгәл фәннәрне дә укыттым
Китапханәмдә шул чорда җыелган рус телендә матур әдәбият китапларым бар. Арада рус классиклары да, Дружба народов сериалыннан берничә еллык подписка китаплары да, Школьная библиотека сериясеннән дә китаплар бар. Шуларны Донбасс яки Луганск китапханәләренә җибәрәсем килә. Ничек икәнен белмим. Татар конгрессы аша булмасмы дип уйлыйм.
Флера ХАННАНОВА 
Казан шәһәре
Без мөрәҗәгатьне Бөтендөнья татар конгрессына юлладык. Җавап алынуга хәбәр ирештерербез. Бәлкем, бу белдерүне волонтерлар игътибарга алыр һәм игелекле гамәлне башкарырга булышыр.

Дуңгыз аракы эчәргә теләми
«Безнең гәҗит»нең соңгы саннарында аракы золымы, эчкечелек проблемалары турында күп язылды. Бик кирәкле тема. Хәзер бит хатын-кызлар да эчкечегә әверелеп бара. Безнең нәселебездә дә бар шундый имгәкләр. Берни эшләтер хәл юк. Дәвалап та карадык, булмый. Сез авыру дип әйтергә телисез, мин килешмим. Алар эгоистлар, якыннарының гомерен кыскартып, аларның гомерен урлаучылар. Танышларым арасында шундыйлар бар: сәламәтлекләре белән килеп терәлгәч туктыйлар. Аннан әүлиягә әйләнәләр. Оныталар урамда дуңгыз кебек пычракта аунап ятканнарын. Шул хәмер дигән нәрсәне бөтенләй юк итәргә иде җир йөзеннән. Газетаның 10ынчы санында исерекләрне дәвалаучы клиника турында да язган идегез. Кайда икән ул? Бәлкем киңәшләшеп файда алып булыр иде...
С.Арча районы 
Казандагы «Альтернатива» клиникасының баш табибы Адель Эдуардович Минһаҗевның телефоны 89625577266. Шалтыратып дәвалану шартлары турында белешә аласыз.
Хәмернең ни икәне турында көн-төн сөйләп торырга кирәктер. Бала аның яман нәрсә булуын кечкенәдән белеп, җирәнеп үсәрлек булсын. Бу нисбәттән бер мисал китерәсем килә. 
1972нче елда «Киевнаучфильм» студиясе 1 айлык дуңгызларның үз-үзен тотышы турында кино төшерә. 10 төрле дуңгыздан берәр бала алалар да, аерым бер утарга урнаштырып, аларны күзәтеп торалар. Бәләкәчләр 3 көн сугыша, сөзешә. Соңыннан бер көтүгә берләшеп яши башлыйлар. Араларында бер баш дуңгыз «билгеләнә». Зурлыгы буенча әллә-ни аерылмый үзе, күрәсең, акыллырак булгандыр. Ул иң беренче булып ашый, калганнар аның артыннан… Бер көнне күзәтүчеләр ботканы 3 литр сыра белән бутап бирә. Беренче булып баш дуңгыз килә. Исни – уңга карый, исни – сулга карый, ахырдан ул ашый башлагач, калганнар да аңа кушыла. Бераздан дуңгызлар җүләрләнергә тотына. Иң кечкенәсе баш дуңгызга ташлана, чучка балалары сугышып, бер-берсен тешләп бетерә. Соңрак төрле почмакларга таралышып, калтырап утыра башлыйлар. Ике көн буе дуңгызларның башлары «авырта». Өченче көнне янә бер көтүгә берләшә болар. Бу вакыйгадан соң өч көн үткәч, боларга янә ботка белән сыра болгатып бирәләр. Баш дуңгыз килә, исни-исни дә, тагаракны әйләндереп ата. Моны күреп торган кешеләр очраклылык дип уйлый һәм тагын сыра сала. Баш дуңгыз тагын тагаракны селтәп ташлый. Күрәсезме, хәтта бер айлык дуңгыз да нәрсәнең нәрсә икәнен аңлаган, ә адәм баласы аңламый.
Менә шундый мисаллар, хәбәрләр күп булырга тиеш.

Гарипләндерә торган уен
Күптән түгел булган фаҗига – машинага тактырып ватрушкада шуган кыз баланың һәлак булуы турында ишеткәч, күңел тетрәнде. Гомумән, ул чанада имгәнүләр бик еш булып тора. Оныкларыма да алдылар аны. Куркып торам. Шундый куркыныч әйберне ни өчен чыгаралар икән соң? Без балачакта чаналардан туйгач, колхоз алып кайткан ашлама капчыкларына салам тутырып шуа идек. Бер имгәнүләр дә булмады. Ул пакетка утырып төшү куркыныч була алмый бит инде. Киемнәребез туңып бетә иде. Өйгә кергәч, пәлтәләр җебеп төшкәнче басып тора. Салкын да тимәгән, авырсак та, аякланып йөгерә идек. Хәзер балаларның сәламәтлеге бик юк. Телефон, компьютер ала сәламәтлекләрен. Оныкларыма да карыйм да, бөкре булып калалар бугай инде. 3 яшьлек улыма кадәр телефон дип елый. Без уйнап үскән уеннарны гомумән белми хәзерге балалар. Безне урамнан эзләп табып алып керәләр иде бит. Ничек сәламәт булмыйк ди, табигать балалары булгач. Язын, ерганаклар буып көймә йөздереп суларга батып бетә идек. Инеш буенда «кабартма» изеп пешереп аяклар чебили... Ә хәзер?..
Өстәвенә тюбинг кебек куркыныч җайланмалар чыгып тора. Теге кыз баланың шулай машинага тагылып шууы ахмаклык инде ул. Монысы да шул куркыныч ихтималлыкларын уйлый белмәү нәтиҗәсе. Баш җитми. 
Нишләп элекке кебек чаналар юк, нигә балалар аның белән кызыксынмый икән, дип аптырыйм мин.
Галимә СӘФАРОВА,
Казан шәһәре
Укучыбызның хафалануы урынлы. Тиешсез урыннарда тау шуу, уйнау, су керү бик еш фаҗигаләргә китерә. Башлыча, бу өлкәннәрнең игътибарсызлыгы, саксызлыгы аркасында килеп чыга. Күпчелек очракта табигатьтә ял иткәндә өлкәннәр «кызмача» да була. Иминлек кагыйдәләрен сакламау, исерткеч эчемлекләр куллану, һава торышының начар чагы – боларның барысы да травмпунктка мөрәҗәгатьләрнең санын арттыра. Аеруча кышын сәламәтлекне башка вакыттагыдан да ныграк кайгыртырга кирәк. Чөнки бозлавык, аяк астын карап сак атламасаң, имгәнүең бик тиз. Инде укучыбыз телгә алган тюбингка килгәндә, ул чынлап та бик куркыныч уен җиһазы. Шуңа күрә түбәндәге кагыйдәләрне һәр ата-ана истә тотарга тиеш.
«ЯРАМЫЙ»лар:
– Алда каршылыклар (агачлар, башка балалар, таш, боз) булганда, тюбингта таудан төшәргә.
– «Ватрушка»ларны бергә беркетергә.
– Тюбингка өчәүләп һәм аннан да күбрәк утырып шуарга.
– Алдан шуучылар төшеп җитмичә, таудан шуа башларга.
– Таудан төшкәндә тюбингта басып торырга яисә ятарга.
ИМИНЛЕК КАГЫЙДӘЛӘРЕ:
– тюбингта шуу махсус ясалган урыннарда гына хәвефсез. Тау төшү сөзәк, авышу почмагы 20 градустан артмасын;
– шуганда, бала ян-якка беркетелгән махсус каешларга тотынырга тиеш;
– таудан тюбингта төшүче баланы тау астында зурлар каршы алырга тиеш.
– 7 яшьтән кече балалар олылар белән генә шуарга тиеш.
Тюбингта шууы рәхәт һәм куркынычсыз булсын дисәгез, бу кагыйдәләрне истән чыгармагыз!

Хөрлек өчен көрәшче, горур шәхес китте...
Көтелмәгән хәбәр. Татарның бүгенге чор Тукае дип бәяләргә мөмкин булган туры сүзле искиткеч талантлы әдибә Нәҗибә Сафинаның арабыздан капыл китеп баруы белән күңел килешми. 
Газетабызның 2024нче елгы апрель санында «Татарның йөзек кашы – Нәҗибә» дип исемләнгән интервью чыкты. «Тәртип радио»сына килгән иде ул. Җанлы, ихлас әңгәмәгә мин газетабызда да урын бирми кала алмадым. Ул «Тәртипле иртә» тапшыруында җырлап та күрсәтте. Җырчы булып китү ихтималы турында да сөйләп көлдереп алды... Әти-ниләре, аларның көчле рухы турында сөйләп сокландырды. Ул көнне турыдан туры эфирда эшләгән Ризәлә Исмәгыйлева һәм мин гаять зур көч, энергия алдык үзебезгә дә. 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче кодрәтле рухлы кеше ничек инде безне ташлап китә алсын?!
Һәм менә декабрь аенда редакциябез почтасында аның хикәясен күреп алдым. Ул аны басса – «Безнең гәҗит» кенә басачак, дип юллагандыр. Кыю, бүген башкалар телгә алырга курыккан тема. «Яшәп калырга иде» дип исемләнгән әлеге хикәяне укыдым да, гыйнвар санына ук урнаштырдым. Рәхмәт әйтәсем килеп күпме генә шалтыратсам да, телефонны алучы булмады. Бу вакытта Нәҗибә апа үлем белән тартышкандыр шул инде. Хәтта үз хикәясенең нәшер ителгәнен дә күрергә өлгермәде. 
Минем мәхәббәтем бит син, кыю кеше, дип кочаклап исәнләшә иде ул мине күргәч. 
Инде менә татар Нәҗибәсез калды. Тагын бер аяусыз милләт каһарманы китеп барды. Көрәш мәйданы саега...
Бәхил бул, Нәҗибә апа! Сезне санламадылар, читкәрделәр... Әмма килер буын Сезне онытмас, татар милләтенең Сездәй батыр кызлары онытылырга тиеш түгел!
«Безнең гәҗит» укучылары исеменнән әдибәнең туганнары, якыннары кайгысын уртаклашып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ


***
Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Шалтыратулар, хәбәрләр даими кабул ителә. Ә укучылар белән турыдан туры элемтә 18нче февральдә иртәнге 11дән 15 сәгатькә кадәр. 
Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, шалтырату һәм ватсап хәбәрләр өчен редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43. 
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии