Янәшәбездә – изге күңелле кешеләр

Һәр елның декабрь аенда шәһәребездә «Изге эшләр» марафоны уздырыла. Шушы чара кысаларында күп кенә балаларның да теләкләре кабул була. Өч ел рәттән безнең дә нәниебезнең теләкләре кабул булды. Шул теләкләрне үтәүче, сабый баланың күңелен күреп, шатландыручы, сөендерүче Нургаянов Ленар абыйсына яраткан гәҗитем аша рәхмәтләремне юллыйм. Ленар Фәрит улы Нургаянов Алабуга муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе. Шундый җаваплы эштә булуына карамастан, Эльвирыбызны да онытмавы безнең өчен дә зур куаныч. Ә инде баланың ничек сөенгәнен күрсәгез! Сүз белән генә аңлатып булмый торган мизгел ул. Шундый зур кеше белән сабый баланың әңгәмә коруы да үзе бер куаныч бит. Бер-берсен көн дә күреп торган кешеләр диярсең! Аларның очрашу мизгелен күреп, безнең дә күзләр яшьләнә... Эльвирның сөенеченнән елмайган йөзен күрү Ленар абыйсына да зур куаныч булгандыр. Вакыт табып, баланың үзе белән күрешеп, аралашканы һәм бүләкләре өчен без дә бик рәхмәтлебез. Нәниебез Сезне гел искә ала, Сез алып килгән бүләкләрне бик яратып кабул иткәнен үз күзләрегез белән дә күрдегез.

Марафоннан кала, Яңа ел бәйрәмен дә бүләксез калдырмый Ленар абыйсы. Шундый изге күңелле ул үстергәннәре өчен әти-әнисенә дә рәхмәтләрем чиксез.

Эльвирыбызның иҗади уңышлары белән дә бүлешәбез, уртаклашабыз. Берәр уңышы булса, Ленар абыйга да күрсәтик әле, ди сабыем. Менә шундый изге күңелле кеше инде ул – нәниебез үз итеп, яратып өлгергән абыйсы.

Язмамны әзерләгән арада, Ленар Фәритовичның Әгерҗе районы башлыгы булып эшкә күченүе турында хәбәр килеп иреште. Тумышы белән үзе дә шул яклардан. Кайда гына булсагыз да без бик рәхмәтле Сезгә, Ленар Фәритович. Үзегезнең дә теләкләрегез кабуллардан булсын, исәнлектә-саулыкта тагын күрешергә насыйп булсын. Илебез тыныч, күгебез аяз торсын. Әмин.

Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,
 Алабуга шәһәре

Комментарии