- 10.02.2015
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2015, №6 (11 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бураннан соң юлны чистартмыйлар, «Яңа Гасыр» телеканалы ни өчен тузга-язмаган сериаллар күрсәтә, газ мичен кем карарга тиеш – узган атнаның пәнҗешәмбесендә шалтыраткан укучыларыбызны кызыксындырган сорауларның берничәсе генә бу. Ә хәзер шулар һәм башкалар турында тулырак.
УТ ТА ЮК, ЮЛ ДА ЮК
Авылда багана утларын яндырмый башладылар. Ничә көн буран булды, юлны чистартмадылар. Утсыз, юлсыз XIX гасырда яшәп ятабыз.
Исемемне әйтмим.
Балтач районы, Алан авылы.
Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Алан авылы караган Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш ХӘКИМОВ белән элемтәгә кердек. «Багана утларын яндырмыйлар дигәне – чын әкият. Миңа шалтыратмыйча, бер кунакка килеп китсәгез дә була. Күрерсез шунда: урамнарда ялт итеп ут янып тора, юллары чиста. Өченче ел реконструкция ясалды, ике баганага бер лампочка урнаштырылды. Иртә дә, кич тә янып тора. Иң күп лампочкалы авыллар – безнең авыл җирлегендә.
Аланнан бер-ике кеше октябрь аенда, урамнарны кардан чистартмыйлар, дип интернетка язганнар. Икенче берәү язган: «Кайда кар таптың әле?» – дигән. Менә шундыйрак халык яши анда. Гадәттә, кайдандыр күчеп кайткан кешеләр зарлана. Бер-ике көн бик каты буран булды, поездлар да йөрмәде, самолетлар да очмады, ул көнне Балтачта ут та бетеп торды. Буран котырганда чистартып булмый бит инде. Ә болай техника гел йөреп, кардан чистартып тора.
Сезгә шалтыраткан кеше куркак булмаса, иң беренче миңа чыгарга тиеш иде. Тизрәк Казанга зарланырга димәгән бит, үзебез дә хәл итә алабыз», – дип аңлатма бирде Сәйдәш әфәнде.
ТАГЫН «ЯҢА ГАСЫР» ТУРЫНДА
ТНВ каналыннан татарчага тәрҗемә ителгән «Ике йолдыз» дигән һинд фильмы күрсәтәләр. Анда кабахәт, үтерәм мин сине кебек сүзләр күп. Балаларга, яшьләргә нинди тәрбия бирә соң бу фильм? Биегән вакытта атышалар. Бернинди әхлакый кыйммәткә ия түгел. Тәрҗемә итүчеләре дә елап сөйләшә, тавышларында табигыйлек юк. Тәрбияви мәгънәгә бай фильмнарны тәрҗемә итеп булмыймы икәнни? Менә «Королек – птичка певчая» киносы искиткеч, анда бернинди начар сүз дә юк. «Знахарь» дигән фильмны да тәрҗемә итсәләр була.
Аннан соң, ник ул ТНВда шимбә-якшәмбе көннәрендә спектакль-концертлар күрсәтмиләр икән? Минем әнием Әлки районы, Иске Салман авылында гомер итә, аңа 86 яшь. Аның кебек авыл карчыкларына ял көннәрендә көндез ТНВдан карарлык бернәрсә юк. Видеоспорт карамый бит инде алар! Кич белән була торган «Башваткыч»ны карый. «Аулай өй»не бик теләсә дә карый алмый, чөнки соң куелган. Ә көндез карарлык нәрсә юк.
Наҗия ТИМЕРГАЛИЕВА.
Казан шәһәре.
Казаннан шалтыраткан Гөлсинә апаның да «Яңа Гасыр» телеканалына соравы бар иде: «Ул ТНВда нишләп гел чит телдән тәрҗемә ителгән сериаллар гына күрсәтәләр икән? Үзебезнең татар фильмнары да бар бит, нишләп шуларны күрсәтмәскә? Менә хәзер дә ТНВда тузга язмаган бер сериал бара, намаз карчыклары егылып карый бит шуны».
Гөлсинә апагыз.
Казан шәһәре.
Сорау-тәкъдимнәрне туплап, «Яңа Гасыр» телеканалы генераль директоры урынбасары, баш продюсер Миләүшә АЙТУГАНОВАга юлладык. «Татар фильмнарын даими рәвештә күрсәтеп торабыз. Яңа ел каникулларында бөтен булганнарын кабатлап күрсәттек. Көн саен күрсәтергә татар фильмнары ул хәтле күп түгел, болай да бит инде 25 тапкыр кабатладык. Ә яңаларны төшерәбез генә. «ТНВ-Планета»да көн саен спектакльләр күрсәтәбез. Ә ТНВның үзендә шимбә көннәрендә генә бар. Хәзер бөтен театрлар спектакльләрен сата башлады. Әлбәттә, ул бик кыйммәт. Мәсәлән, Камал театры бер спектакльне 200 мең сумга сата. Бүген андый акча юк та юк инде. Ә искеләрен без инде ничә тапкыр күрсәттек. Искесен күрсәтсәң, моны күрсәттегез бит инде, нигә тагын кабатлыйсыз, диләр, күрсәтмәсәң – ник күрсәтмисез, диләр. Менә шундый безнең халык. Беләсезме, көн саен спектакль күрсәтү кемгә кирәк ул? Яше 70тән узган кешеләргә. Ә безгә аудиторияне яшәртергә кирәк, ә яшьләргә спектакльләр кирәкми.
Чит ил фильмнары ничек сайлана, дигәннән. Худсовет дистрибьютор фирмаларын (ягъни нинди дә булса продуктны күпләп сатып ала торган оешма) тәкъдим итә. Шуннан соң һәр фильмның башка каналларда рейтингы ничек булганлыгын карыйбыз. Безнең менталитетка килешәме-юкмы икәнлеге дә исәпкә алына. Һинд сериалын халык ошаткан иде, белмим, кемгә ошамагандыр. Мин дә татар фильмнарын гына бирер идем. Тик аларны төшерү өчен күпме акча кирәклеген беләсезме соң? 10 серияле фильмга Мәскәүдә 500 млн сум акча кирәк. Кем төшерә, бөтенесе безгә китерә, китергәнне кире бормыйбыз. Үзебез дә төшерәбез. Тик быел булмас инде, быел бит кризис.
«Аулак өй» соң күрсәтелә? 8дә чыга, ул соңмыни? Аның көндез күрсәтелә торганы да бар бит. Җомга көнне сәгать 14.15тә башлана. Тегесе дә нинди соң булсын инде?! 90нан узган кешеләрдер ул 8гә хәтле йокларга ята торган.
Тәрҗемәчеләргә килгәндә, яңа кадрлар бик әйбәт булыр иде, тик андый акчага эшләргә ризалашмыйлар шул», – дип сөйләде Миләүшә Ләбибовна.
КАЗАГА ОЧРАДЫЛАР…
9нчы гыйнвар көнне Казаннан Салават концертыннан кайтып барганда, улым машинасы белән авариягә эләкте. Каршысына Джип машинасы килеп кергән. Улыма зыян булмаган, менә артта утырган киленем белән аның дусты төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алганнар. Ул юл Лаеш районына карый икән, Лаештан ашыгыч ярдәм чакыртканнар – килмәгән. Аннары Казандагы РКБдан чакыртканнар. Тик ул берешәр кеше генә алып китә икән. Дустын алып киткәннәр, киленем бер сәгать буе урамда катып торган. Әле ярый яхшы кешеләр очрап, җылы киемнәр биргәннәр. Машинаның карарлыгы калмаган, әле ярый үзләре исән калган, дип сөенәбез инде.
30нчы гыйнварда авылыбызда янгын чыкты. Районнан чакырткан янгын сүндерү машинасы бер сәгатьтән соң гына килде. Аңарчы гараж янып беткән иде инде. Ут тирә-яктагы өйләргә күчмәсен дип, карлар сибеп кенә тордылар.
Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА.
Алексеевск районы, Әшнәк авылы.
ГАФУ ҮТЕНЕГЕЗ!
Узган сандагы «Тавышсыз ил» дигән язмада автор Наил Нәбиуллин Путинны юлбашчыбыз дип атаган. Кем үткәрә икән шундый язмаларны? Путинны түгел, Шәймиев белән Миңнехановны да юлбашчыларыбыз дип атап булмый әле. Юлбашчыбыз дип атау Путинны уч төбенә утыртып, өф-өф итеп тору була бит инде ул. Үзебезне үзебез бетерәбез шундый язмалар укып. Автор Наил Нәбиуллин укучылардан гафу үтенеп язып чыксын!
Аннан соң, Рафис Кашапов турында гел язасыз. Мин үзем Чаллыдан, бер генә безне яклап әйткән сүзе дә юк бит аның. Ике ай Төркиядә нишләп яткан, кем акчасына яткан соң ул, нишләп анысын бер дә язмыйсыз?
Сәлимҗан ШАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Укучыбызның сорауларына баш мөхәррир Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ җавап бирә:
Путин, яратасызмы, юкмы… ул халык тарафыннан сайланып куелган Президент. Димәк юлбашчы. Һәм сезнең белән каты бәхәскә керергә әзер торучылар да бихисап. Путинның рейтингы югары булу шул хакта сөйли. Аннан соң мәкаләләрне игътибар белән укырга кирәк. Авторлар еш кына сарказм да куллана. Бу очракта да шулай. Сез күчерелмә мәгънәне аңлап җиткермәгәнсез бугай.
Ә инде Рафис Кашапов мәсьәләсенә килгәндә, ул Сезне шәхсән нидән якларга тиеш иде соң? Анысын төгәл әйтмәгәнсез. Төркиядә нинди акчага яшәгәндер, әйтә алмыйм, аннан сорап та булмый, ул изоляторда, ягъни төрмәдә утыра. Һәрхәлдә урланган, таланган акчага йөрмидер сәяхәт итеп, аны моның өчен хөкем итмиләр. Милләтара низаг чыгаруда, террорчылыкта гаеплиләр. Сез Кашаповның тормышын күпсенмәсәгез иде, диңгез буйларыннан кайтып кермәүче, чит илләрдә дәваланучы, балаларын чит илләрдә укытучы түрәләрдән күпсенегез. Кашапов милләтебез, татар теле өчен җан атып яши. Төрмәгә эләккән кешегә, шәп булган, дияргә ярамый. Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Әгәр бездә суд-тикшерү эшләре гадел, гаепләүләр нахак түгел, диясез икән, мин Сезгә ышанмыйм.
ҮЛЕМНӘН КОТКАРДЫЛАР
3нче февраль көнне хатын-кызлар консультациясенә барган идем. Шуннан чыккач, хәлем начарайды. Болотников урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашкан аптекага кереп, кан басымымны үлчәттем. 200гә җиткән иде. Андагы кызлар чабыша башлады, ашыгыч ярдәм чакырттылар. Ул озак кына килми торды. Килгәч, дарулар каптырып, кан басымымны 170кә кадәр төшерделәр. Үзебезнең мөселман кешеләре булып чыкты, өемә кадәр кайтарып, урыныма яткырып киттеләр, рәхмәт яугырлары. Исемнәрен дә белмим, машина номерларын да карамаганмын. 80 яшьлек карчыкны үлемнән коткарганнары өчен газета битләре аша булса да рәхмәтемне җиткерим дидем.
Зөбәрҗәт САФИНА.
Казан шәһәре.
ЮЛ АКЧАСЫ КАЯ КИТКӘН?
Газовиклар килеп, документка кул куйдырып кына китә, газ казанын карагыз, дигәч, анысы безнең эш түгел, диләр. Аны карау кемгә йөкләнә икән соң?
Бу айга юл акчасы килмәде. Газ белән телефонга бурычыгыз булган, шуңа тотып калганнар, диделәр. Бурычым юк иде. Әҗәт булса да, ул юл акчасыннан тотып калынырга тиешме икәнни?
Исемемне әйтмим.
Минзәлә районы.
Техник хезмәт күрсәтү килешүе кем белән төзелгән, шул карарга тиеш. Минзәлә районы газ идарәсендә дә моны расладылар. «Асылмалы йә ике контурлы газ казаны булмаса, без карарга тиешбез. Шулай да техник хезмәт күрсәтү килешүен алып карагыз әле», – дип җавап бирделәр.
Минзәлә социаль яклау бүлегенә шалтыратып, юл акчасы турында да сораштык. «Бу айда әлеге сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр булды. Кайчандыр аларга газ өчен түләүгә күбрәк ташлама ясала торган булган, ә счетчиклардан мәгълүматны карагач, базага керткәннәр, һәм минуска киткәнлеге, ягъни тиешле сумманы түләп бетермәгәнлекләре ачыкланган. Димәк, бурыч бар булып чыга. Ә ул бурычлар юл акчасыннан тотып калына», – дип аңлаттылар безгә.
БИК ДӨРЕС ЯЗГАНСЫЗ
Газетаның 28нче гыйнварда чыккан 4нче санындагы «Кызымны коткаруым үз башыма булган икән» дигән язманы укып, авторга рәхмәт әйтергә шалтыратам. Шулхәтле дөрес язылган! Мин ул гаиләне бик яхшы беләм, Надия белән аралашып торабыз. Туганнары күрсәткән хикмәтләрнең шаһиты да булырга туры килде. Шулай берсендә Надия шалтырата, өйдән куып чыгардылар, баскыч төбендә катып басып торам, ди. Җылы киемнәр илтеп бирдем. Безнең тавышны ишетеп, Сания апаның оныгы Нияз чыгып шылды. Без өйгә үттек. Бераздан Нияз кайтып керде дә әллә нинди начар сүзләр кычкыра башлады. Кемнән сорап кердегез монда, хуҗадан сорап керергә кирәк, ди. Хуҗадан сорап кердек, дим. Надия түгел бу фатирның хуҗасы, ә без, дип кычкырыпмы-кычкыра.
Шулай итеп яшәүчеләрне күргәнем юк иде әле. Бер-берсен үтерешмичә туктамас инде алар. Надия белән Сания апа кызганыч. Наиләнең эшенә жалоба биреп тә булмый. Элек берәр жалоба килсә, хәзер тикшерә башлыйлар иде, ә хәзер ул турыда уйлаган кеше дә юк. Кеше эшлиме – эшли, башкасы берәүгә дә кирәк түгел.
Венера НУРГАЛИЕВА.
Казан шәһәре.
Әлеге язма уңаеннан фикер белдереп, ана белән кызның этле-мәчеле яшәүләренә аптырап тагын берничә кеше шалтыратты. Надия Фәхретдиновага шалтыратып, хәзер ничек яшәүләрен белешеп, участок полицейскиеннан җавап алып, темага тагын бер тапкыр әйләнеп кайтырга булдык. Аны газетабызның бүгенге санында 6нчы биттән укый аласыз.
Сорауларга да, фикерләргә дә бай атна булды бу. Киләсе пәнҗешәмбедә дә иртәнге 10нан көндезге 1гә кадәр «кайнар элемтә» эшләячәген онытмагыз. Тел. (843)2724217
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии