ТОРМЫШ

Тормыш юлыннан барган чакта кеше бервакыт туктап уйланырга, артына борылып карарга һәм кылган гамәлләренә бәя бирергә тиештер кебек. Нинди сукмактан барам? Бу юлны үз теләгем белән сайлап алдыммы? Акмы ул юл, карамы?! Җирдә яшәвеңнән үзеңә генә түгел, тирә-юньгә дә файда бар икән, юлың ак дигән сүз. Мәгънәсез тормышың – кара юл күрсәткече. Ә без, журналистлар, еш кына соры юл эзләп җәфаланабыз.

Теләсә-кайсы вакыйганы ак яки карага бүлеп күрсәтә алсак та, укучы укып уйлансын, үзе өчен нәтиҗә ясасын дип фикер йөртәбез дә күп язмалар сорау белән тәмамлана. Объектив булабыз, имеш. …Еш кына бу юл яшьтән үк салына башлый. Шул чакта терәк булырлык һәм акыллы киңәш бирерлек кешеләр янәшә булса, юлың да ак булачак. “Уйлан кеше”, дип фәлсәфи акыл сатмыйча гына, үзем күреп кайткан “ак” белән “кара” турында сөйлим әле.

“СӘЛӘТ” ИСЕМЛЕ ДӘҮЛӘТ

Аларның бер минут буш вакыты юк. Алар һәрчак хәрәкәттә. Гел яңа идея, яңа проектлар белән янып йөри. Мәктәптә дә тырышып укый. Дуслары да күп һәм һәрчак үзара аралашып, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Нинди генә шартларда да югалып калмый, алар бар өлкәдә дә лидер!

“Сәләтсез бала булмый, шул сәләтен ача алмаган балалар гына була”, – ди алар. Барысының уртак девизы да бар: “Без бердәм, без көчле, “Сәләт”кә без рәхмәтле!” “Сәләт” лагерында ял иткән балалар, яшүсмерләр турында сөйләвем. Монда төрле өлкәләрдә сәләтле булган балалар җыела: кемдер фәндә, кемдер сәнгатьтә көчле. Хәер, “Сәләт” лагере турында ишетмәгән кеше юктыр инде хәзер. 1994 елдан эшләп килүче лагерь узган атнада 15 еллыгын үткәрде. Шул вакыт эчендә ничә мең бала бу лагерьга эләгеп, “Сәләт” мәктәбен үткән, үз идеяләрен камилләштергән һәм тормышка ашырган… Тормышта ак юл сайлаган.

“Сәләт” елдан-ел киңрәк колач җәя. 1994 елда педагогика көллияте нигезендә эшли башлаган лагерьда беренче сменада 65 бала булса, хәзер ел саен 1500дән артык бала ял итә. “Сәлкеш” булган бала инде үсеп, мәктәп яшеннән чыккач, әйдәманнар (вожатый) мәктәбендә укырга һәм лагерьда әйдәман булырга мөмкин.

“Сәләт” лагере төрле юнәлештәге аланнардан гыйбарәт. Әйтик, июнь аенда “Сәләт” яшьләр үзәгенең “Lingua-Тел” Лингвистика мәктәбе проекты эшләп килә. Биредә мавыктыргыч формада төрле телләр өйрәнергә, белгәннәрен практикада ныгытырга мөмкин. Июль аенда интеллектуаль юнәлештә эшләүче иң төп алан – “Раушан”да математика, физика, информатика, журналистика, ораторлык сәнгате һәм башка өлкәләрдә белем алырга, тәҗрибә тупларга була. “Сәләт-санак” аланы исә информатика һәм информацион технологияләр белән кызыксынучылар өчен аеруча кызыклы булыр. Шәхсән үземдә август аенда эшләүче “Сәләт-шәхес” аланы зур кызыксыну уятты. Миңа калса, иң киңкырлы алан шул. Биредә конкурентка сәләтле шәхес, лидерлар тәрбиялиләр. Психология, ораторлык сәнгате дәресләре укытыла, төрле интеллектуаль уеннар оештырыла…

“Сәләт”нең 15 еллыгы иртәнге 9да ук башланды. Сагынышкан “сәлкешләр”нең (“сәләтле кеше” дигәнне аңлата – авт.) бер-берсен биредә очратып ничек шатланганын күрсәгез иде сез. Күзләре очкынланып янган яшьләрне читтән карап тору да рәхәт иде.

Сәлкешләрне юбилейлары белән котларга ТР Фәннәр академиясе президенты А.М.Мәзһәров, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры М.М.Бариев, ТР фән һәм мәгариф министры А.Х.Гыйльметдинов, ТР Фәннәр академиясе академигы И.Р.Таһиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты В.В.Черкесова, Мәскәү өлкәсендә автономиясе җитәкчесе Фәрит Мохтасаров һәм башка бик күп танылган кешеләр килгән иде.

Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Разил Вәлиев әйтүенчә, “Сәләт” ул – татар милләтенең элитасын, киләчәк буынның умыртка сөяген тәрбияләүче оешма.

– Сездән башка милләтебезне күз алдына да китерә алмыйм. Татарстанның киләчәге ул – сез. Без бүген милли мәгарифне үстерергә, татар телен гамәлдә дә дәүләт теле итәргә тырышабыз. Бу эшләрне алып баручы оешмалар күп, “Сәләт” алар арасында аерым урын алып тора. Сезнең оешмагызда – дәүләт теле. Чын дәүләт булыр өчен безнең һәрберебездә патриотик хис, дәүләтчелек хисе, үз фикеребез, максат булырга тиеш… Татар булып тугансыз икән, татар булып калыгыз. Нинди генә вәкиле арасында яшәсәгез дә, татар булуыгыз белән горурланып яшәгез, – диде Разил Вәлиев.

Аның чыгышыннан “Сәләт”нең республикада нинди мөһим урын тотканын аңлап була иде.

“Сәләт”нең башлап йөрүчесе, аның проектлары җитәкчесе, ТР Фәннәр академиясе академигы, профессоры Җәүдәт Сөләймановны бәйрәмнең фәнни-гамәли конференциясендә берничә тапкыр легендар шәхес дип атадылар. Бәлки, бу дөрестер дә.

– Төп максат – җәмгыятебездә интеллект дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буынның шәхси һәм иҗади йөзен формалаштыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтү, шуның белән беррәттән яшьләрнең сәламәтлеген дә саклау һәм ныгыту, – дип сөйләде Җәүдәт Сөләйманов, “Сәләт” тоткан юнәлешне тагын бер кат искәртеп.

Бәйрәмдә фото-видео күргәзмә эшләде. Ә кичен бәйрәм концерты оештырылды. Сәлкешләр рәхәтләнеп ял итте.

Миңа сәлкеш булу бәхете тәтемәде. Районда узган бар олимпиадаларда катнашып барсам да, иҗади конкурсларда алдынгы урыннарны яуласам да, “Сәләт” лагереның ни икәнен белмәвем аркасында, ул дөнья белән якыннан таныша алмадым. Әлеге лагерьның ял урыны гына түгел, тормыш мәктәбе икәнен университетка килгәч кенә чын-чынлап аңладым. Төркемдәшләремнең күбесе шул мәктәпне үткән тынгы белмәс лидерлар булып чыкты. Аларга карыйм да “Сәләт” мәктәбен үткәннәр беркайчан да югалмый, дип ышанып әйтә алам. Башка балаларга, яшүсмерләргә дә чын күңелдән киңәш итәм: “Сәләт” мәктәбен үтәргә ашыгыгыз!

СКИНХЕД? АНТИФА?

Казан – чагыштырмача тыныч шәһәр. Һәрхәлдә, шәхсән үземә бәйләнгәннәре дә, муеныма пычак терәп, сумкамны талап качканнары да юк, Аллага шөкер. 1990 еллардагы җинаятьчел төркемнәр турында сөйли башласалар, чәчем үрә тора. Ярый әле шул елларда яшәмибез, дип шөкер кылам. Ләкин бу беренче карашка гына шулай булып чыкты. Баксаң, яшьләр “группировка”лары бүген дә яши икән.

2010 елның 1 гыйнварына республикабызда җәмгыятькә каршы юнәлештәге 90 төркем исәптә тора, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта. Шул төркемнәрнең 63е Казанда. Шулай ук Яр , Түбән Кама шәһәрләрендә, , Буа, Яшел Үзән, , Норлат, районнарында мондый төркемнәр булуы билгеле. Барлыгы 1802 яшүсмернең шундый төркем әгъзасы булуын исәпкә алсаң, җинаятьчелекнең чишмә башы кая барып тоташуын аңлап була. Шул юлга бер баскан кеше ул баткаклыктан тиз генә котыла да алмыйдыр әле. Төркем әгъзаларының 467се эчке эшләр бүлегендә профилактик исәптә торса да, исемлектән төшү белән, яңадан шул юлга басмаслар дип беркем дә гарантия бирә алмый. Бер генә факт сөендерә: мондый төркемнәр кими. Чагыштыру өчен: 2008 елда 98 төркем, ә аларга керүче яшьләр саны 2075 булган.

Бүгенге төркемчеләр 1990 елларда булганнарыннан бик нык аерыла. Алар урамда пычак күтәреп, теләсә-кемгә ташланып йөрүчеләрдән түгел. Вакыт узган саен, яшьләрнең дә яшәү кыйммәтләре үзгәрә, күрәсең. Син группировкада түгел икән, димәк, беркем түгелсең, дигән стереотип та юкка чыкты инде. Шулай да хәзерге “группировщик”лар нинди юнәлештә эш алып бара соң?

Бүген республикада экстремистик юнәлештәге формаль булмаган ике яшьләр хәрәкәте бар. Беренчесе “фашистлар” (скинхедлар) һәм икенчесе “антифашистлар” (антифа). Бу хәрәкәтләрнең икесе дә 16-17 яшьлек мәктәп укучылары, студентлар һәм беркайда да эшләмәүче гади гражданнардан гыйбарәт. Төркем эчендә руслар да, татарлар да бар. Алар, кешеләрне милли һәм идеологик билгеләре буенча бүлеп, башкача фикер йөртүче, үзгә фикерле (инакомыслящий) кешеләр белән аеруча рәхимсез кылана. Башта төркем бербөтен булган, ниндидер сәбәпләр аркасында бүленгән дигән караш та бар. Соңгы вакыйга Яр Чаллы шәһәрендә булды. Узган ел ноябрь аенда кибеттән кайтып килүче 3 таҗик студентына 18-20 яшьлек егетләр һөҗүм итә. Икесе качып котылса да, Хөсәенгә каты гына эләгә. Алты ел буе кул сугышына (рукопашный бой) йөргән егет үз-үзен яклый алырлык хәлдә булмый. “Мәскәүдә, Питерда шундый хәлләр еш булганга, Татарстанга укырга килгән идек. Үз төркемдәшләребез белән бик дус. Бу егетләр игътибарын кибеттә үк үз телебездә сөйләшү белән җәлеп иткәнбез булса кирәк”, – дип шаккаткан шул чакта студентлар.

Скинхедлар төркемендәге 16-26 яшьлекләр төс-кыяфәте белән славяннарга охшамаган кешеләрне эзәрлекли. Антифа төркеме исә, анархистик караш белән яши. Фашизмга каршы көрәшәбез дигән идея артына яшеренеп, скинхедларга каршы җинаятьчел гамәлләр кыла. Ике төркемдә дә берничә дистә яшьләр бар. Җәмгыять өчен зур куркыныч тудырмасалар да, узган ел скинхедларга карата – 3, антифага карата 4 җинаять эше ачылган. Нәтиҗәдә, 5 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Әле тагын ике эш судта үз чиратын көтеп ята.

Бүген республикада профилактик эшкә аеруча зур игътибар бирелә. Төп максат – яшьләрне “төркем” дигән тозактан саклап калу. Димәк, калган яшьләр төркемнәргә кушылмаска, яңаларын төземәскә тиеш. Шул сәбәпле, мәктәпләрдә аноним хатлар өчен тартмалар куела башлаган. Өлкән сыйныф укучылары синнән акча таләп итсә яки берәр төркемгә керергә кыстаса, гомумән, теләсә нинди очракта, укучы булган хәлләр турында мәктәп җитәкчелегенә, шул исәптән милициягә дә вакытында хәбәр итә алачак. Шул очракта гына яңа үсентенең тамырына балта чабып булачак, дип исәпли Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре. Шулай ук җирле ситуацияне күзаллау өчен, мәктәпләрдә укучыларга анкеталар тутыртыла. Җинаятьчел төркемнәр турында аңлату эшләре алып барыла, булган җаваплылык турында һәркем белергә тиеш.

Футбол матчлары вакытында фанатлар арасында килеп чыккан конфликт ситуацияләр, республикадагы күпсанлы тәртип бозуларның сәбәпчесе дә нәкъ менә скинхедлар һәм антифа төркеме тарафдарлары дип саный хезмәткәрләре.

Яшүсмер буш вакытын кая куярга белми яки гаиләдә аңлау таба алмый икән – болар аның ялгыш юлга басуына этәргеч булырга мөмкин. Юкка гына Татарстан Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы үзәк идарәсе җитәкчесе Марсель Галләмов: “Җинаятьчел төркемнәрдә беркайда да укымаучы һәм эшләмәүче яшьләр”, – дип кат-кат искәртмәгәндер. Аларның вакытын файдалы оештыру, дөрес юлга кертеп җибәрү җаваплылыгы милиция хезмәткәрләрендә генә түгел, иң беренче чиратта, ата-ана җилкәсендә. Янәшәдәгеләргә, бигрәк тә яшьләр язмышына битараф булмасак иде.

Комментарии