Студентлар кесәсендә кризис бармы

Бу көннәрдә иң күп телгә алына торган сүз, кешене иң борчыган мәсьәлә – кризистыр, мөгаен! Авылга килеп җитмәде әле, авыл кешесе әллә ни борчылмый дисәк тә, бөтенләй үк әйләнеп узмый. Аның да баласы зур шәһәрләрдә эшли, укый. Ә инде шәһәр җирендә кризис килеп кагылмаса да, акча дигәнен җиткерәм димә.

Күптән түгел Русиядә Студентлар көнен дә билгеләп үттек. Бу көннәрдә вузларның төп студентлары каникулда, ә читтән торып белем алучылары калага гыйлем өстәргә китте. Менә шуларның кесәсен “тикшереп” карарга булдык без дә. Кризис җиле аларга да кагылмадымы икән?

Рәзинә Гыйниятуллина, КДУ:

– Акчам җитә, әти-әни үзе ашамаса ашамый, баласы ач булмасын, туңып йөрмәсен дип, соңгы тиененә кадәр биреп җибәрә инде ул.

Ленар Сафин, КХТИ:

– Беренче курста гына укыйм әле мин. Беренче айларда ияләнеп китүе бераз кыенрак булды. Акчага килгәндә, җитми дип әйтмәс идем. Әти-әни акчасыз кеше түгел, ләкин аларга гына өметләнеп утырып булмый. Дәресләрдән соң промолтр булып эшлим. Урамда төрле фирмаларның реклама кәгазьләрен өләшәбез инде.

Миләүшә Галиуллина, КДУ, факультеты:

– Дәресләрдән соң кытайларның ресторанында акча эшләп алам. Сәгатенә 200-300 сум да түлиләр. Хуҗаның кәефенә һәм сатуга карап инде. Кайчакта, байлар кергәндә, “чәйлек” калдыралар. “Чәйлек” дисәң дә, без халкы өчен иш янына куш булырлык инде. “Чәйлек”ләрнең 500-1000 сум булган чаклары да бар.

Лилия Шәкүрова, “Мөхәммәдия” шәкерте:

– Акча табыштыру ниятеннән, андый эшләргә вакыт калмый. Аннан соң, үзең беләсең, дини уку йортында белем алабыз. Сату-алу эшләре берникадәр тыела да. Төшкә кадәр мәдрәсәдә укыйм, төштән соң училищесына йөрим. Кием-салым тегеп азмы-күпме акча эшләргә була торгандыр, әлегә бик интеккәнем булмагач, ул турыда уйланган да юк.

Алия Галиева:

– Кайда укыганымны әйтмим, әниләр белмәсен. Исемемне дә үзгәртеп языгыз. Косметика сатып акча эшлибез. Кызлар белән кафеларга барып та акча эшләп кайтабыз. Кайчакта савыт-саба юарга, сатуда торырга туры килә. Күлмәк, чалбар алырга да әнидән сорап булмый ич.

Замирә СӘМИГУЛЛИНА

“Алтын” белем

Укырга, укырга һәм укырга дигән гыйбарә һәркемгә таныш. Адәм баласы бишектән алып, ләхеткә кадәр белем өстәү юлында булырга тиеш дип, Коръән-Кәримдә әйтелгәнлеге дә мәгълүм. Ләкин XXI гасыр кешесе акылында бу төшенчә турында ниндидер үзгә фикерләр тупланган. Кемдер укый, чынлап та, үз акылы белән күпмедер вакыттан соң җәмгыятьтә социаль статус алып, аз булса да дәрәҗәле кеше булырга омтыла. Икенчеләренә исә, башында бер тиенлек белеме булмаса да, төшеп калмаган бер фирмада кәнәфидә генә утырып тора торган эш әзерләп куелган. Диплом дигән “катыргы” гына аласы бар. Өченчеләре бөтенләй кайда һәм кемгә укыганнарын да белмичә, 5 ел буена трай тибеп йөри бирә.

Яшерен-батырын түгел, хәзер күпчелек уку йортларына белем дәрәҗәсенә карап түгел, ә абитуриентның ата-анасы нинди урын биләп торуыннан һәм кесә янчыгының калынлыгыннан чыгып кабул итәләр. Кайвакыт дәүләт өчен кешелеккә үзеннән аз булса да файда бирергә теләүче, халыкның яшәү сыйфатын яхшыртып, башка хөкүмәтләр каршында үз ватанының бермә-бер үскәнен күрергә теләүче булган белгечкә караганда, ми урынына төтен булган “ЧП” яки директор баласы якынрак микән дип уйлап куясың. Шуннан чыга да инде ятим балаларга тиешле фатир акчасына елга буенда берничә йөз мең долларлык “особняк” салдыручы хакимият эшлеклесе яки кабинетларны ремонтлауга тотарга тиешле купюраларга “ВАЗ-2110” кебек машиналар сатып алучы мәктәп директоры. Акчага гына корылган уку системасы инде какшый башлады. Моны сизепме яки тагын берәр нәтиҗә көтепме, федераль үзәк дәүләт җебен акыллы фикер йөртүче, кимендә, алфавитның 33 хәрефен дә белүче егет-кызларыбыз белән тулыландырыр өчен, БДИ дигән “коткару корабын” гамәлгә кертте. Ләкин монысының да аннан-моннан гына эшләнгән “бөек” проект икәне ачыклана башлады инде. Боларны уйлап чыгарган Мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт Думасы каршы килергә мөмкин, ләкин регионнарда күренгән һәм ишетелгән хәлләр бу өермәне челпәрәмә китерә. Телевидениедән бик күрсәтергә теләмәсәләр дә, радиодан бик сөйлиселәре килмәсә дә, БДИның ни дәрәҗәдә үтә күренмәле икәне аңлашыла. Имтиханнарга җаваплар белән кәгазьләр кирәкле укучыларга ничек барып эләккәннәре дә, аның тапшыра алу мөмкинлеге әти-әнисенең акчасы күләменнән гыйбарәт булуы да һәрберсенә билгеле. Шул ук вакытта кемнеңдер кайсыдыр укытучыга ошамавы да БДИ нәтиҗәләрендә чагыла.

Ләкин иң зур проблема – республикабыз уку йортларының ябылу куркынычы астында торуы. Чөнки сынаулар аркылы үткәндә кирәк кадәрле балларны җыя алмау вузларга керүче студентларны 2 тапкыр киметергә мөмкин. Ә монысы инде, үз чиратында, төрле юнәлештәге белем алуны бетерә, ягъни бик күп тармаклар, хәтта берничә профильле вузлар ябылуга китерә һәм ел саен күпмедер эшчеләр, белгечләргә дә кытлык булачак.

Түрәләребезнең ниндидер нәтиҗәләр һәм саннар артыннан чабуын түгел, ә реаль фактларны күреп, дөрес яктан фикерли башлауларына ышанасы килә.

Сезне хөрмәт итеп, Захри.

Бирешмәдек еллар ташкынына

Дүрт яшендә әтисез калганда, сабый бала ятимлекнең ачысын төшенми, әтиләрен – Яңавыл авылының хөрмәтле, укымышлы олуг мулласы – Манулла улы Габдулла хәзрәтне кулга алуны да, йорт-җирләрен, атын, хайваннарын, бар булган мал-мөлкәтен тартып алуны да, өсләрендә булган киемнән урамга чыгарып ташланган дүрт баланы җитәкләп, әниләренең Кәшифә апаның кем сыендыра, шунда кунып йөргәндә ниләр кичергәнен дә аңларлык дәрәҗәдә булмый әле ул… (Манулла хәзрәт Минкин Татарстанда мәдрәсә тәмамлап, Яңавылга җибәрелгән. Ул үлгәч, 1926 елны булып аның улы кала. 1933 елны Габдулла хәзрәт репрессиягә эләгә)

…Ярый әле Кәшифә апаның әнисе, үзенә куркыныч янауга карамастан, кызының ятим гаиләсен үзенә сыендыра…

Бөек Ватан сугышы башланганда, Габдулла хәзрәтнең улы Шамил Габдуллинга 12 яшь тула. Сабыйлыктан да чыгып бетмәгән үсмер балага ат җигәргә өйрәнеп сука сукаларга, тырма тырмаларга, сугыш чорының бар михнәтен, ачысын олылар белән беррәттән кичерергә туры килә. Кыш көннәрендә көндез мәктәптә укып, кичләрен төннәр буе чабата үреп, аны базарга җәяү илтеп сатып тамак туйдырырга мәҗбүр булуларына карамастан, Шамил мәктәпнең көзгесе була. “4”-“5” билгеләренә генә укып, 1945 елны Мари-Төрек районара хисапчылар әзерләү курсларына укырга керә. 1946 елда Нартасс авыл хуҗалыгы техникумы студенты. Аны кызыл дипломга тәмамлап, 1957 елга кадәр “Яңа тормыш” колхозында бухгалтер булып эшли. 1957 елда Шамил Габдулла улы Габдуллин “Яңа тормыш” колхозы рәисе итеп сайлана.

Шамил абыйлар буыны – хезмәт тәрбиясе алып җитәкчелеккә килгән буын. Андыйларның халыкка якынлыгы да һәр эшне үзе тотып эшләп караудан киләдер. Шуңа күрә Шамил абый кеше хәленә керә торган җитәкчеләрнең берсе булды. Ул колхоз рәисе булып эшләгән еллар колхозларны әле эреләндереп, әле ваклап, әле уңга-сулга тарткалап, тотрыксыз икътисадый сәясәт алып барган еллар булуга карамастан, үз тәҗрибәсенә, үз зирәклегенә таянып, белемен арттыра-арттыра агроном, финансист-экономист кебек белгечләр белән җир кешесе булып, аяк терәп сөйләшерлек дәрәҗәгә ирешә. Республика күләмендә барлык тармаклардан да алдынгы хуҗалыкларның берсе була Шамил абый җитәкләгән “Яңа тормыш” колхозы. Читтән торып Югары Партия мәктәбендә дә укырга өлгерә ул.

“Яңа тормыш” колхозчылары аны күз яшьләре белән үзләрендә калдыруларын сорауга карамастан, 1969 елны Партия Шамил абыйны колхозара төзелеш оешмасына (МСО) җитәкче итеп җибәрә.

1970-1977 елларны ул Бәрәңге районы халык контроле рәисе вазифаларын намуслы башкара. Эчкерсез, ярдәмчел, милли хисле, яшьтән үк тормыш авырлыгын күреп үскән, һәр эштә үзен уңай яктан гына күрсәткән Шамил абый 1977 елдан 1982 елга кадәр Бәрәңге Бистәсе Советы рәисе вазифаларын үти. Халык аның эш урыныннан файдаланып тәкәбберләнүен күрмәде дә, сизмәде дә, кәнәфи үзгәртә алмады аны.

Авылдашым буларак, аның гадилегенә, кеше белән матур итеп әңгәмә кора белүенә, нинди генә сорауга да югалып калмыйча җавап бирү осталыгына сокланып яшим…

1982 елдан башлап лаеклы ялга киткәнче, Бәрәңге район башкарма комитеты рәисенең икътисад буенча урынбасары вазифаларын намус белән үтәп барды.

Күп еллар халыкка армый-талмый иткән хезмәтен Хөкүмәт югары бәяләде: РСФСР Югары Советы президиумы, Мари АССР Югары Советы президиумы Мактау грамоталары, күп сандагы орден-медальләр күпне сөйли.

Кайда гына, нинди генә вазыйфа башкарса да, ул гадел, хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый торган, аның мәнфәгатьләрен яклаучы булып кала алды.

Бәрәңге педучилищесын тәмамлап Яңавыл башлангыч мәктәбенә рус теле укытучысы итеп җибәрелгән Рәбига белән корып җибәрүләренә дә 59 ел узып киткән. Иң беренче рус телендә язарга, укырга, сөйләшергә, яхшы-начарны, ак белән караны аерырга, таш белән атканга аш белән җавап бирергә өйрәткән яраткан укытучыларымның берсе булган Рәбига апа 22 ел Яңавыл башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирде. 11 ел дәвамында Бәрәңге урта мәктәбендә көнозын группа тәрбиячесе булып лаеклы ялга чыкты.

Шамил абый белән Рәбига апа Габдуллиннар биш бала тәрбияләп үстереп, югары белем биреп, аларның уңышларына сөенеп яшиләр. 11 оныклары, 3 оныкчыкларына – гомер көзендәге җимешләренә үзләренең башыннан узган фаҗигале язмышларны кичерергә язмасын иде дигән теләктә калалар.

Үзләренең мөлаемлыгын, ягымлылыгын, затлылыгын, сөйләгән һәр сүзләренең мәгънәлеген, сөйләм логикасының камиллеген бүген дә югалтмаган, Зур Исемгә лаеклы Шамил абый белән Рәбига апага алдагы көннәрендә тыныч, бәхетле картлык, озын гомер, нык сәламәтлек телим. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән гомерләрен бар яктан исән-сау булып, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелегендә тигезлек белән гомер кичерсеннәр, Амин.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге Бистәсе.

Студентлар кесәсендә кризис бармы, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии