- 09.12.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №49 (7 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин үзем 3нче группа инвалид, бер кулым юк. Менә газеталарда бәхәс китте әле: сугыш чоры балалары дию дөресме, сугыш чоры ятимнәреме, дип бәхәсләшәләр. Бала белән ятим арасында бик зур аерма.
Сугыш чоры ятимнәренә аталары яу кырында ятып калган балалар керә. Бу категориягә 1933нче елдан 1942нче елга кадәр туган балалар керергә тиеш, дип уйлыйм.
1932нче елгыларга ташлама булды. Сугыш чоры балалары дигәнгә аталары олы яшьтә булып, сугышка бармаганнар да керә. Алар ата белән үскән. Шулай ук бу төркемгә аталары сугыштан исән кайтып, ата белән үсү бәхетен татучылар да керә. Аларга машина да булды, оныкларына тавышланып яшәү өчен фатирлар да бирделәр. Ә сугыш ятимнәренә боларның берсе дә юк. Хәтта җиңү көне дип, бер открытка да бирмиләр. Хәзер шушы ятимнәр дә бик аз калдык инде. Шушы санаулы гына калган балаларны хөкүмәтебез бер искә алыр әле дип өметләнәбез. Мин 1949нчы елны 7нче классны тәмамлап, колхозда төп эшче булдым. Үгез җигеп, сука сукаладым, көлтә ташыдым. 2000нче елга кадәр исәпләнә минем эш стажым. Мин «Безнең гәҗит»нең 9нчы ноябрь санында чыккан Юныс Закиров фикерләре белән килешәм («Б.Г.» №45, 9.11.2016).
Габделхак ГАБДЕЛХАЕВ,
Кукмара районы, Әсән-Елга авылы
Комментарии