- 09.12.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №49 (7 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Безнең гәҗит»тә Юныс Закиров язмасына җавап итеп язылган «Безгә дә кыен иде» дигән мәкаләне (30 ноябрь, 2016) укып чыктым да, хәйран калып утырам. Ничек яза алды икән ул кеше хөкүмәтнең сугыш чоры ятимнәренә әле бирмәгән, бирергә дә уйламаган акчасын күпсенеп?! Исән кайтып, бүгенге көнгә кадәр яшәгәннәргә фатирлар биреп, хөкүмәт ул ятимнәрне бер рәнҗетте бит инде. Күбесе ул рәнҗүне дә басылып кына эчкә йотты, чөнки гомер буе шулай үртәлгәнен, рәнҗегәнен йотып яшәргә өйрәнгән кешеләр бит алар.
Гәнзә апа ятимнәргә көненә бер тапкыр бирелгән аш исен иснәп, әтисенең исән калуына үкенеп йөргәндә, ул бала мәктәбеннән кайтып, чана тартып урманга утынга, сыерына (булса әле ул) саламга чыгып киткәндә, и-и әти, нишләп үлеп калдың икән соң, дип әрнемәдеме икән? Нужасына иртә җигелүе бер булса, әти диеп әйтергә тилмерүе икенче әрнү бит аның. Аяксыз-кулсыз кайтса да, бөтен тәне кыйпылчыклар белән тулы булса да, әти булган бит ул!!! Күзләре күгәргәнче басу капкалары буенда, яшьтәшләренә сиздермичә генә, әллә ничә җәйләр-кышлар ул ятимнәр әтиләре кайтканны көткән бит. Әтисен бер тапкыр да күрмичә калганнары күпме булган аларның…
Әниебезнең кече энесе 42нең февралендә туган. Март кереп, юл өзекләре башланганчы дип, 2 атналык баланы олыракларына калдырып, авылда калган ир-атлар белән күрше авылга он тарттырырга киткән. Суыртырга имезлекләре беткәч, беләкләрен суыртып торган абыйлары. Беркемгә дә җиңел булмагандыр, тик толлык белән ятимлек бер көнлек хәсрәт түгел, гомерлек кимлек бит ул. Кайгының ниндие килсә дә, аларны ныграк камчылый. Без бала вакытта әби башларыннан үткәннәрне сирәк кенә сөйли иде. Сугыш елының бер кышында янгын чыгып, салам түбәле өй күз ачып йомганчы янып көлгә әйләнә. Өскә кигән киеме белән кар өстенә чыгып баса әби, берсеннән берсе кечкенә дүрт баласын кочаклап. Стеналар янып төшеп, мич утырып калуга, кемдер мичтәге казанны, эремәсен әле бу дип, кич ашарга куйган ашы белән карга алып куярга өлгерә. «Янып беттек, еларга да өлгерә алмыйча калдык. Анда-монда калган әйберләрне алып куйгаладым. Балалар ач бит, салкын да үзәкләренә үткәндер, дип, казанны эзлим – казан юк». Әби моны сөйләгәндә миңа 10 яшьләр булгандыр, минем өчен иң куркынычы булып шул мизгел истә калган. Тыннарым бетеп, күзләремне зур ачып карап торганымны күреп, әби мине тынычландырырга ашыкты. «Сугыш бит, балам, бөтен кеше ач, нишлисең?» Янып, урамда калганнарның соңгы ризыгын урлаучыларны кичерә алган ул! Ике тапкыр янгыннан калып, ялгыз башы яңа почмак булдырырга туры килгән әбигә. Бүрәнәнең бер башыннан тотарга өйдә ир-ат булмаган.
Гәнзә апа, күпме генә аңларга тырышсам да, менә шул ятимнәр, толлар исеменнән рәнҗим мин сезгә. Сугышлар булмаса да, барыбызны да тормышта төрле аяныч хәлләр сагалап тора. Оныкларыгызны, аларның балаларын Аллаһ ятимлектән сакласын!.. Барыбызныкын да!!!
Фидания ГАФИЯТУЛЛИНА,
Казан шәһәре
Комментарии