Айнур, нык бул!

Газетаның 23 ноябрь санында «Айнурга ярдәм кирәк!» дигән мәкалә басылып чыкты. турында мин берничә ел элек үк ишеткән идем.

Безнең Олыяз авылына Казанбаш авылыннан Җәвәйрә апа Фәләхова килен булып төшә. Ачык йөзле мөлаем бу апа һаман да туган ягын сагынып сөйли. Казанбашка кунакка баруын, сеңлесе белән мәчеткә кереп намаз укуларын, авыл яңалыкларын җиткерә.

Моннан берничә ел элек, күрәсең, 2009 ел булган, энесенең улы Айнурның авыр хәле турында бик борчылып сөйләде. Айнур газетага да язып торган икән. Минем нык ихтыярлы батыр бу егетне бик тә күрәсем, аның язганнарын укыйсым килде. Ниһаять, быел телевизор экраны аша мин бу теләгемә ирештем. Кино артистларына тиң чибәр бу егетнең әти-әнисен, сеңлесен, яраткан кызын, яшәгән йортларын да күрдем. Израильгә барып дәвалану мөмкинлеге булуын ишеттем. Айнурның сөйләгәннәрен хәзерге заман байлары ишетеп, ярдәм кулы сузса иде. Алар өчен бу акча зур сумма да түгелдер инде.

Озакламый Айнурның туган көне җитә, дигәннәр иде. Сөенеч, куанычлар ирешсен аңа! Исән-сау терелеп, аягына басса иде бу чибәр егет. Аның кебек талантлы егетләр халыкка бик кирәк. Миһербанлы кешеләрнең күп булуына, савыгуыңа ихластан ышанып калабыз. Аллаһы ярдәменнән ташламасын сине, Айнур!

.

, .

 

Комментарии