«БОМБА»НЫ КЕМ КУЙГАН?

яшьләренең күңел ачу, аралашу, йолдызлары, танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру урыны булган “”нда тагын бер яңалык. Анда “бомба”… эзләгәннәр. Кемдер шаяртып кына милициягә шалтыраткан да бинасына куелган шартлаткыч турында хәбәр иткән. Ул шалтыратучы “шаянны” да жәллим инде, “ялган чакыру” турындагы маддәне белми, ахры.

Бүген бик актуаль тема шул “бомба”лар. Кая куймаслар да кемне шартлатмаслар. Хәер, алай дип утырсаң, өеңнән чыгарга да кирәк түгел.

Булган вакыйга турында клубның активисты Азат Нурмөхәммәтов белән сөйләштек.

– …Пәнҗешәмбедә җырчы Мөнир Рахмаевка багышланган чираттагы очрашу булган. Кемдер Татар иҗтимагый үзәгенә “бомба” куелган дип хәбәр иткән, шуны эзләгәннәр. Анысы бер хәл, башка ягы да бар әле. Безнең клубта яңа килгән кешеләргә анкета тутырту гадәте яшәп килә. Шул анкета буенча телефон номерларын алабыз да, кичәләргә чакыру өчен, яшьләргә смс-хәбәр таратабыз. Хәзер шул анкеталарны карап утырам. Ул көнне тәүге кат килүче 10-15 татар егет-кызлары булган, алар башка килмәс микән инде?! – дип борчылу белдерде Азат Нурмөхәммәтов. – Кем шулай дип шаярырга мөмкин икән?”

– Әй, Азат, борчылма. “Шәрык клубы”на бары тик аңлы, кыю, үз фикере булган яшьләр генә йөри. Андый шаяру белән генә куркытып булмас аларны. Кайчандыр мин йөри торган электричканы да, басу уртасында туктатып, “бомба” эзләгәннәр иде, аңа карап кына электричкадан “попутка”га күчмәдем бит.

Мөнир Рахмаев исә бу вакыйганы үз дошманнары оештырган дип саный. “Йолдыз”дан көнләшүчеләр аз түгелдер анысы, бу вариантны да читтә калдырырга ярамый. Бу авыр заманда кем кемнән көнләшмәс…

Әлеге кичәне оештыручыларның берсе, активист шагыйрь Рифат Сәлах вакыйганы болай сурәтләде:

– Килдек. Утырдык. Сөйләштек. 19:40 сәгать тирәсендә вәкилләре кереп, бинага куелган “бомба” турында миңа хәбәр итте. Тиз арада урамга чыгарга куштылар. Тикшерделәр. Юрист буларак әйтәм, барысы да законлы. Кичәнең шулай тәмамлануы гына кызганыч. Ахырга кадәр калмадым, ни булып беткәнен белмим. Ләкин мин кайтып киткәндә, Мөнир Рахмаев белән чиратлашып фотога төшәләр, аның белән урамда гына әңгәмә коралар иде. Ә җырчы янә тагын бер кичәне тыныч шартларда уздырырга ризалашты.

Бәлки, әлеге бинада эшләп килүче “Азатлык” яшьләр берлегенә, яки “Фикер” клубына үч тотучылар бардыр?! Бәлки, башка кичәләр кемгәдер ошап бетмәгәндер. Ләкин ул кичәләр оешканчы, “Шәрык клубы” пәнҗешәмбедә генә җыела иде. Күрәсең, “бомба” куючы бу хакта белгәндер. Бәлки башка кичәләр турында бөтенләй хәбәрдар булмагандыр, кем белә бит?! Сораулар арта гына.

Ахырдан милиция яшьләрне дә сораусыз калдырмаган: сез монда ни белән шөгыльләнәсез, янәсе. Кем кемне үпкәләткән? Сугышучылар булмаганмы? Нәрсә турында сөйләшәсез бу клубта? Сәяси темаларга сөйләштегезме? Әле фотога да төшереп йөргәннәр икән. Өстәлдә калган кәгазьләрне… Шулай итеп, “бомба” эзләгәннәр! Шатлык: шартлаткыч табылмаган! Кем шалтыратуын ачыкларга вәгъдә иткәннәр итүен. Киләчәктә тагын ничә “бомба” куярлар, ничә тентү булыр – билгесез. Юкса “Шәрык клубы”на йөрүче яшьләрнең беркемгә дә зыяны тигәне юк. Бөтен яшьләр исеменнән сорыйсы килә: куймагыз инде шунда “бомба”!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Эштә кимсетәләр!

Иртән торып, ашкынып эшеңә бару, аны яратып, чын күңелеңне биреп башкару – үзе бер бәхет. Тик әгәр инде анда сине төрле “шеф”лар кыерсыта, югарыдагылар колга караган кебек карый икән, үз хезмәтеңнән тәм табып яшәве бик авыр шул.

Нәкъ шундый хәлләрнең бер мисалы булып Казандагы “Алита” сәүдә ширкәте тора. Андагы гаделсезлекне 3 ай дәвамында күзәтеп бардым. Әлеге фирма башкалабызның бихисап күпләп сату базалары үз эшен алып барган Тихорецкая урамында урнашкан. Аның монда ике зур гына склады бар. Биредә 30 йөк төяүче, 7 кладовщик һәм ике оператор эшли. “Алита” үзенә күрә бер “проходной двор” кебек: склад хезмәткәрләре көн саен диярлек алышынып тора. Тик бу әле монда аларга ошамый дигән сүз түгел, адәм баласының бу ширкәттә эшлисе килә. Ләкин эчке гаделсезлекләр кешеләрнең моннан тиз арада “ычкыну”ына сәбәпче.

Эшчеләрнең сөйләшүләре буенча, монда система болайрак: хезмәткәрне бер ай сынап карау срогы белән алалар. Шул вакыт эчендә “новичок” ат урынына бил бөгә. Ул көне буе аяк өстендә була, складта нинди эре яки вак-төяк эш бар – бөтенесен диярлек аңа башкарып чыгарга дигән таләп куела. Шунысы игътибарга лаек: бу вакытта “старичоклар”, ягъни фирмада бер еллап эшләүчеләр чишенү бүлмәсендә кызып-кызып кәрт суга. Ә инде яңа хезмәткәр моннан зарлана башласа, Габделхәй исемле начальник: “Ошамый икән, рәхим ит, гариза яз да дүрт ягың кыйбла, синең урыныңа яңадан 10 кеше чиратта тора”, – дип, кыю эшченең авызын бик тиз яба. Ай ахырында хезмәт хакын алыр вакыт җиткәч, “новичок”ның бонусы бик аз була. Һәм бу беренче айны гына бармый. Ләкин ул ай буенча “старичок”ларга караганда бермә-бер артыграк эшли. Ә хезмәт хакың кимрәк булып чыга! Кыерсыталар да соң адәм баласын! Әйтерсең хезмәткәрләрне җәйгә генә, эш кызуында гына алалар һәм куа-куа эшләтәләр. Ә сезон беткәч, төрле сәбәпләр табып, фирмадан куалар.

Күптән түгел генә “Алита”дан гариза язып, үз теләге белән киткән Фарис абый:

– Бу фирмада кешене эшкә алгач, аны бер ай яки җәй дәвамында әйбәтләп эшләтәләр. Ә хезмәт хакын түләр вакыт җиткәч, ширкәткә яңа гына урнашуыңны сылтау итеп, акчаны аз бирәләр. Икенче айда яки аннан күбрәк вакыт үткәч, теге яки бу сәбәп белән эштән “азат” итәләр. Ә аның урынына башка “добороволец”ны алалар. Ул да шулай ук бер ай җәфа чигә дә соңрак гариза язып моннан китә. Бонус шулай ук юк. Бер сүз белән әйткәндә, фирма эшчеләрдә экономияли, – дип ачынып сөйләде.

“Алита” ширкәтенең тагын бер элеккеге хезмәткәре Дамир болай ди:

– Үзем санап карадым: ике атнага 4 меңнән артык акча алырга тиеш идем. Тик моннан китәм дигәндә, миңа кассада 2 меңләп кенә хезмәт хакын тоттырдылар. Складта ватылган товар өчен 1 меңгә якын тотып калганнар. Яңадан директор Руслан Коваленконың үзенә кереп, анда пыр тузып чыккач кына, мин көткәннән дә артыграк акча бирделәр. Димәк, болар эшчеләр хезмәт хакын үзләре үк тотып кала. Шунысы аяныч: моны фаш итеп тә, исбатлап та булмый. Ә алар калганнарны да шулай ук җәберләмәс дип кем әйтә ала?! Мине бит өйдә йөкле хатыным һәм ике яшьлек кызым көтә. Ничек мин аларны шушы акчага яшәтергә тиештер инде?!

Шулай ук складтан кладовщиклар өенә ташыган товарларны да йөк төяүчеләр, экспедиторлар һәм шоферларга “чәпиләр”. Хезмәткәрләр эштән киткәндә дә “гөнаһ”ларны элеп куярга гына торалар. Машина йөртүчесе Ирек эштән киткәндә аңа газ ягулыгы өчен 4 мең штраф ише “санкция” салалар.

Кешенең тир түгеп тапкан акчасын ниндидер кешелексез адәм затлары бирергә кызгана. Әйтерсең үз кесәләреннән чыгаралар. Бу башбаштаклыкны бетерү өчен, иң беренче шул җитәкчеләрне тәрбиялисе бар, аннан соң гына бәлки берәр нәрсә үзгәрер. Аңа кадәр әле бу кешеләргә кыерсытылганнарның рәнҗеше төшмәсә, әлбәттә…

P.S. “БГ”ны укучылар арасында да мондый гаделсезлекләр белән таныш кешеләр булуына шигем юк. Әйдәгез, эчегездә булган күңелегезне тырнаган уй-фикерләрегезне газета битләрендә яктыртыйк!

Рәсим ХАҖИЕВ

Чистайлылар кунакка дәшә

Чистай төбәгенең тарихи үткәне һәм бүгенге тормышы яктыртылган, күренекле шәхесләре тупланган, рус һәм татар телләрендә басылган “Чистаем. Родной Чистополь” исемле яңа китабы дөнья күрде. 15 декабрьдә, “” милли мәдәният үзәге бинасында 19 сәгатьтә шушы китапны тәкъдим итү кичәсе була. Биредә Чистай төбәгеннән чыккан фамилияләре, хезмәтләре халкыбызга яхшы таныш булган, республика тарихында якты эз калдырган күренекле шәхесләр: Дания Дәүләтшина, Гомәр Усманов, бертуган Закировлар, Тархановлар; җитәкчеләр; шәхси эшмәкәрләр һәм җырчылар: Резидә Галимова, Римма Ибраһимова, Рамил Миндияр, Раяз Фасыйхов, Румия Фәтхетдинова, Зөфәр Сафин; Г.Камал театры артистлары катнашачак. Кичәгә районнан да мәртәбәле кунаклар, иҗат коллективлары киләчәк. Ә башланыр алдыннан (18 сәгатьтән) бина фойесында күргәзмә-сату эшләячәк. Кичәгә керү ирекле.

Китап авторы – журналист Рәзинә ИСМӘГЫЙЛЕВА якташларын көтеп кала.

Исем үзгәртү берни түгел?!

Ата-бабаларыбыз Идел буе Болгарстаныннан чыгып, хәзерге Республикасы биләмәләренә таралып утырган. Мәктәпләребездә 1970 елларда интернациональ дуслык клублары (КИД) оешып, аларның бер өлеше болгар халкының бөек юлбашчысы интернационалист-антифашист Георгий Димитров буенча күп материал туплап, буенча үзара хат язышулар башлады. Шул исәптән безнең Шәңгәлче мәктәбе КИДы да бу өлкәдә зур эшчәнлек җәелдергән иде. Үзара килешенеп, әлеге дуслык оешмалары гомумсоюз күләмендә очрашулар-слетлар уздыра башлады. Шул рәвешле димитровчыларның Саратов, Димитровград, Воронеж һәм Житомир шәһәрләрендә зур күләмдә очрашулары узды. Шуларның берсендә кызык кына вакыйга булды.

1972 елда Г.Димитровның 90 еллыгы якынлашкан көннәр. Тууына 100 еллыкны бөтен Җир шарына данлап үткәрү өчен, илебездәге атаклы шәһәрләрнең берсенә аның исемен бирү турында КПСС Үзәк Комитетында фикер алышулар башлана. Билгеле, һәр республика үзендә мондый бөек шәхесне исемләштерергә тырыша: РСФСР, Казахстан, Үзбәкстан, Кавказ Республикалары үз тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә. Барлык тәкъдимнәр арасыннан Чернигов, Яр һәм Мәләкәс шәһәрләре сайлап алына. Бу турыда Мәләкәснең КПСС райкомы 1нче секретаре Полнов Георгий Федорович бик кызык итеп сөйләде. Бер заводка зур үлчәмле ялтырап торган аерым хәрефләргә заказ җиткергәннәр: А–1, В–1, Г–1, Д–2, И–2, М–1, О–1, Р–2, Т–1. 1972 елның 5 июнендә бу хәрефләрне зур гына щитка урнаштырып, сәгать уникегә Ульяновск юнәлешендәге зур юлга чыгарып, Мәскәүнең соңгы хәбәрләрен көтеп яталар икән. Менә диктор яңа Указны укый. Мәләкәс Димитровградка үзгәрергә тиеш. Тиз генә шәһәр исеме язылган щитны үзгәртеп тә куялар. “Әй, кызык та булды шул чак. Әле генә Мәләкәстән чыгып киткән адәмнәр Димитровград дигән калага кайтып керә. Туктап, язмалы тактаны кат-кат карап чыгалар, баганасын әйләнеп узалар – хәйран калып торалар”, – дип бик гаҗәп итеп сөйләгән иде. Мин бу турыда бер дәфтәремә язып куйганмын. Менә бүген шуны актарып утырганда, игътибар белән укып чыктым һәм сезгә язарга уйладым.

Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәре 1972 елда чак кына безнең борынгы болгар халкының бөек юлбашчысы исеменә күчми калган…

Рамил ӘБДЕЛМӘНОВ.

Түбән Кама, Шәңгәлче авылы.

Комментарии