Күңел генә түгел, җан әрни

«Безнең гәҗит»тә «Күңел» өчен күңел әрни» дигән мәкаләне укыгач (№ 41, 20 октябрь, 2021 ел), язмыйча кала алмадым. Күңел радиосы ачылганнан бирле бик сөенеп, бик яратып тыңлаган радиом иде ул минем дә. Иде димен, чөнки мәкалә авторының фикерләре белән 100 процент килешәм. Минемчә «Күңел»нең бетүе чын мәгънәсендә аның йөзек кашы булган дикторы Лилия Закированың китүеннән башлангандыр. Һәр эшнең дә үз остасы була бит, Лилия дә үз эшенең нәкъ шундый бик сирәк очрый торган остасы иде.Тыныч кына, нәкъ менә синең белән сөйләшкән кебек җылы һәм мәгънәле итеп алып бара белә иде ул эфирны. Белгәнебезчә, йөрәктән чыккан гына йөрәккә үтеп керә, ялганны, кыланганны халык бик тиз сизеп ала бит ул. Менә шундый саклап
кына йөртерлек талантларны чәчәбез, югалтабыз, нинди халыктыр инде без.

Беркөнне интернетта Татар гүзәлләре дигән битне карап утырганда үзем ясаган ачыштан үзем үк дерт итеп сискәнеп киттем: бу гүзәл татар кызларының берсе дә татар баласы үстерми икән бит! Менә сиңа мә, моны мин генә түгел, бөтен татар күреп тора, ә ник бер чаң сугучы да күренми? Радиоларыбызда бәйрәм котлавын тапшырган тон белән ясалма шат тавыш ясарга тырышкан дикторлар берсен-берсе алыштырып кына тора. Әйтерсең нәкъ менә бүген шундый зур бәхет ишелеп төшкән бу дикторга һәм безнең өстебезгә. Күз алдына китерегез: көне буе сине бертуктаусыз ниндидер булмаган бәйрәм белән котлап торсыннар әле, монда аңгыраймас җиреңнән аңгыраерсың!

Хәзер бик модада булган Инстаграмнарга да кереп чыгабыз без дә, картрак булсак та. Беркөнне Уфада яшәүче татар блогеры битендә мин дә Башкортстанда эшләп килүче «Юлдаш» татар радиосына килеп эләктем. Һәм монда да үземне гаҗәпкә калдырган бер ачышка тап булдым: анда бер генә дә урыс телле рекламаны
ишетмәдем, йомшак матур тавыш белән бөтен рекламалары да чип-чиста башкорт телендә иде. Татарны башкортлаштыручы этномародерларга ачуым бик зур булса да, күңелемдә ирексездән Башкортстан мәдәният министрлыгына, радио-телевидение җитәкчелегенә ихтирам хисе уянды. Ә нигә аларны ихтирам итмәскә әле, алар бит үз халкын кайгырта, ихтирам итә. Әнә бит татарны ачыктан-ачык башкорт дип язу кыенрак булгач, дәүләтләре акчасын да тапты: һәр татар районына башкорт кабиләләре исемнәре язылган стеллалар бастырып куйдылар. Алай гына җитеп бетмәс дигәннәрдер, хәзер бөтен татар районнарында мишәр үзәкләре ачып, мишәрләрне татарлар кыерсыта, сез татар түгел, сез мишәрләр – татарның каймагы дигән пропаганда алып баралар. Мишәр музейлары ачып, ниндидер карталар, әсбаплар, ашыгыч рәвештә Мишәр халык әкиятләре, Мишәр халык ашлары дигән китаплар бастырганнар. Һәм шул музейда Балтачта туып үскән татар абзыең чип-чиста татар телендә сөйләп, экскурсовод та булып йөри әле. Менә шушыларны күреп торучы һәр татарның күңеле генә түгел, җаны да әрнергә тиеш тә бит, тик әрнемидер, күрәсең. Чынлап торып әрнесә: «Татар булып язылыгыз!» дип чакырдык һәм аңа өстәп «Татарлар» җырының бер аккордын бирдек, шул җитмәгәнме сезгә?» – дип утырмаслар иде безнекеләр.

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА,

 Мөслим-Чаллы

Комментарии