Халык санын алганда сынатмыйк!

Татарстанның Тукай районы Иске Гәрдәле халкы да җан исәбен санаучыларны каршы алды. Ягымлы, игътибарлы Гүзәл Таһир кызы барлык сорауларны да аңлатып, җавапларны язып барды. Рәхмәт аңа.

Татар халкы үз тарихында бик күпне күрде. Явыз Иван, урысларның санын арттыру өчен, татарларны көчләп чукындыру эшенә керешә. Татар халкы үз динен, үз телен саклау өчен Себер, Урал якларына тарала. Кайда гына яшәсәләр дә, төп халык татарларны хөрмәт итә.

Телевизордан «ТНВ» каналы тапшыруларын караганда сөенеп утырасың. Татар кайда булса да, уңган-булган, хөрмәткә лаеклы халык. Сан алуда да алар актив катнаша. «Без – татарлар, балаларыбыз да татар», – диләр. Татар булулары белән горурланалар.

Әхмәтҗан ФӘРРАХОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии