Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЛЫ БУЛЫРГА ТИЕШ!

«Безнең гәҗит»нең 42нче санында (27нче октябрь, 2021нче ел) «Бу канун – милли республикаларны бетерүгә таба бер адым» исемле язманы укыганнан соң, үземнең фикерләремне җиткерергә булдым. Язмада Президент атамасын бетерүне күздә тоткан Русия кануны өлгесенә Татарстан Дәүләт Шурасының каршы чыгуы күңелне тынычландырды кебек. Дәүләт Шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла чыгышы эчтәлекле, игътибарга лаеклы. Аның фикерләре белән башка депутатлар да килешерләр дип уйлыйм. Хәзерге вакытта Татарстанда элеккеге автономия хокуклары да юк диярлек. Русия җитәкчеләре республикабызны губерня итү юнәлешендә мәкерле алымнар кулланалар. Без суверен республика, Татарстанда Президент атамасы сакланырга тиеш, дип саныйм.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ЧЫНГА АШМАС ХЫЯЛ АХЫРЫ

Сүз дә юк, Татарстаныбызның мөстәкыйльлеге турында мин дә борчылам. Ләкин без никадәр генә борчылсак та, ул турыда ничаклы сөйләсәк тә, безгә ул бәйсезлекне бирмәячәкләр. Бездә көчле диктатура чәчәк ата. Халыкларның үз милли хокуклары ул конституциядә генә. Русия җитәкчелеге тарафыннан ул искә алынмый. Җирләребезне алып бетереп баралар, телебезне тимер читлеккә ябарга тырышалар. Милли рухыбызны, үзаңыбызны җуйдырту юнәлешендә актив эш алып барыла. Мондый шартларда бәйсезлек турында уйларга да калмый бит. Гафу итегез, әмма мин әлеге өлкәдә позитив берни күрмим. Татарстанның бәйсезлеге – бер утопия, чынга ашмас хыял гына булып калыр ахыры инде.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

ФАШ ИТЕП ЯЗСАГЫЗ ИДЕ

Шарлатаннар, алдакчы блогерлар турында укыдым да, аптырап куйдым. Кешеләрне диннән, иманнан биздерә торган мәкалә бастырып чыгаргансыз. Карагыз инде ул галәмәтне: үзен мөслимә дип атап йөрүче блогер кешеләрне исән килеш кабергә кереп ятарга өндәп йөри. Халык бит шуңа ышанып, ул адымга барырга мөмкин. Андый мәгънәсез, куркыныч адымнарга өндәп йөрүче ялган мөслимәләрне фаш итеп, чын йөзләрен ачып бирерлек итеп аңлатып язсагыз иде.

Исемемне генә әйтәм, Минаҗетдин булам,

Нурлат шәһәреннән

ТЕЛЕБЕЗГӘ ИГЪТИБАРЛЫРАК БУЛСАК ИДЕ!

Күптән түгел генә Русиянең үзәк телевидениясендә озак еллар диктор булып эшләгән Игорь Кириллов вафат булды. Русча бик матур итеп сөйли иде. Безнең Татарстан телевидениясендә дә шундый матур, төзек сөйләүче бар иде бит. Илфат Абдрахмановны күпләр хәтерлидер әле. Ул да мәрхүм инде. Аларның сөйләмнәрен тыңлап, телевизордан үзләрен карап туярлык түгел иде. Матур итеп, сүзләрнең, җөмләләрнең басымын, интонациясен бозмыйча, дөрес итеп сөйлиләр иде. Хәзерге журналистларның күбесе үзләре үк боза бит сөйләмебезне. Телевиденияләрдә бара торган татар телендәге тапшыруларны алсак та, «һ» авазы урынына «х» дип әйтү очраклары һәрберсендә күзәтелә. Ә ул төрле концерт-тамашаларны алып баручылар турында әйтергә дә оят. Голназ Сәфәровадан башлап, шактыен сәхнәгә якын да китерә торган түгел. Телебезгә игътибарлырак булып, дөрес итеп сөйләшсәк иде.

Азат Мирзамәхмүтов,

Актаныш районы, Байсар авылы

САЛАМ ТҮШӘГӘЧ, КЫШЫН КАЗЫРГА ҖИҢЕЛРӘК БУЛА

Күптән түгел авылыбыз зиратында мәет җирләгәндә чит районнан да мәрхүмнең туганнары килгән иде. Алар зират эчендәге салам өемнәрен күреп гаҗәпләнделәр. Нигә кирәк ул, дип сорадылар. Мин аңлаттым инде үзләренә. Ләкин шундый фикер дә башка килде. Әлеге сорауга җавапны башкаларга да белеп тору файдалы булыр бәлки. «Безнең гәҗит»не күп кеше укый бит. Шуңа бәлки сез язып чыксагыз, шактый кеше өчен файдалы киңәш булыр иде. Безнең якта кар явар алдыннан кышын кабер казырга дип билгеләнгән урыннарга салам түшәп калдырабыз. Алай иткәч, туң бик тирәнгә төшми, җирне казырга җиңелрәк була.

Исемемне күрсәтеп тормагыз инде,

Буа районыннан

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии