Хикмәт суда түгел

Газетадан «Ринат Акчурин ялгышы» (22 август, 2012 ел) дигән мәкаләне укыгач ярсып киттем. Мамадыштан хат юллаган Тәфкил Нургалимов Көньяк һәм халыкларының тормыш тәртибе белән танышмы икән соң?
Ринат Акчуринның сүзләрен куәтлим: ул халыкның тормыш-көнкүреш тәртибе башка. Мин 1957-2001 елларда Үзбәкстанның Самарканд өлкәсе Челак дигән шәһәрендә яшәдем. Без кар суы эчмәдек, гади кое суы эчеп яшәдек. Бер әгъзамда да таш-ком юк. Шулай булгач, миңа калса, безнең халыкның гомер кыскалыгы сәбәбе суда түгел.
, , Кавказ халыклары химик юл белән эшләнгән аракы эчми. Алар үзләренең виноградыннан ясалган шәраб эчә. Мин дә үз бакчабызда үскән виноградтан шәраб ясый идем. 200 литр кыш буена җитә иде. Ә калдыкларыннан көмешкә ясый идем. Безнең өстәлебездә шәраб, көмешкә һәрвакыт тора иде. Ләкин бабам да, мин дә, балаларым да егылып үлгәнче эчмәде. Күңелебез тартканда, 100 грамм эчеп куя идек. Беребез дә алкаш булмады. Хикмәт суда түгел, яшәү рәвеше һәм андагы җиләк-җимешләрдә, дип уйлыйм.
Аннан соң, киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек өчен дә андагы халыкка Хак Тәгалә озын гомер бирә торгандыр.
Без яшәгән урында чеченнар, лезгиннар, төрекләр, төрекмәннәр, немецлар, болгарлар, таҗиклар, татарлар, башкортлар 44 ел бер туганнар кебек яшәдек.
Мин 44 ел оҗмахта яшәдем. Үзбәк мәктәбендә 37 ел рус теле укыттым. Республикалар аерылмаган, яшәү шартлары әүвәлгечә калган булса, шундый тормышымны ташлап кайтмаган да булыр идем.
Кайтып, авылымның иске кибетен өй итеп керергә туганнарым, балаларым, оныкларым ярдәм итте. Ә «газиз» авылдашларым ата каздай талады. Утырткан баганаларымны бер төндә алып ташладылар. Ул түбәнсетүләр, кимсетүләр, бәйләнүләрнең хисабы булмады. Йомшак характерлы булсам, яшәп китә алмаган булыр идем.
Чит җирләрдә, чит кешеләр белән яшәү миңа сабырлык, сәламәтлек кенә өстәде. Авылыма кайткач, тәмугның кайда икәнен белдем. Мондагы кебек алкашлар, оятсызлар, намуссызлар башка җирдә табылмас!
Бу халык үзен-үзе ашый, үзен-үзе үтерә, үзен-үзе хурлый – әнә шул явызлыклар аларның бөеренә, бавырына таш булып утыра да инде.
Ул Тәфкил дигән кеше Ринат Акчуриннан гафу үтенергә тиеш, дип уйлыйм. Мәкаләсен язганчы, ул бу халыкларның тормыш тәртибен өйрәнергә тиеш иде. Курортка барып килү белән генә халыкның тормышын өйрәнеп булмый. Моны белер өчен халык арасында яшәп карарга кирәк.
Сезгә хөрмәт белән, Рәйханә әби.
Сарман районы, Карашай-Саклау авылыХикмәт суда түгел , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии