Мобилизацияләнгән ир-егет: «Ашау әйбәт, әмма билгесезлек күңелне тырмый»

Мобилизацияләнгән ир-егет: «Ашау әйбәт, әмма билгесезлек күңелне тырмый»

Казанның нәкъ читендә урнашкан «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге инде «кирәксез бер бина» дигән исемне йөртми. Элек ул «җәһәннәм тишеге» белән чагыштырылса, бүген күпләр өчен кул сузымында гына. Ник дисәң, нәкъ бу үзәк өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең сыену урынына әйләнде. Әлегә алар шунда яши, туганнары белән аралашып, күрешеп тора. Моңа да карамастан, аларның күңелендә борчу бармы? Көннәре ничек үтә? Шул сорауларга җавап эзләп, «Казан Экспо»ны урап кайттык.

«МОНДА «БАБАЙЛЫК» ЮК»

Сәгать уклары кичке сигезне күрсәтсә дә, «Казан Экспо» территориясенә халык һаман агыла. Якыннарын күрергә килүчеләрне чиләкләп койган яңгыр да, көзнең салкын җиле дә туктата алмый. Хәер, монда атлаган һәркемнең үз күңелендә дә яңгыр ишәдер сыман...

– Менә кайчан шулай сорау алырлар иде әле бездән, – дип көлеп башлады сүзен Илгиз (исеме үзгәртелде. – Р.Н.). – Көн саен камералар белән киләләр, фото-видеога төшерәләр. Башка планета кешеләре, диярсең. Дус-ишләр белән дә сөйләшәбез, күргәзмәгә куелган уенчыклар күк инде без, дибез.

– Үзара дуслашып беттегезме инде?

– Дуслашып кына түгел, туганлашып ук беттек. Автобуста барганда ук таныштык, сөйләштек. Беләсезме, армия сафларына барганда куркып барган идек. «Бабайлык» дип куркыталар иде бит. Белеп куркытканнар, чөнки армиядә кыерсытулар булды. Ә монда андый курку хисе юк. 18 яшьме сиңа, 50ме – барыбер. Без барыбыз да тигез. Билгесезлек кенә күңелне тырмап тора. Хәрби хезмәтнең билгеле бер вакыты бар – бер , ике ел. Ә монда без күпмегә? Ике айгамы, елгамы, өчкәме – билгесез, – диде дә тәмәкесен көйрәтеп җибәрде.

– Ә биредәге иң өлкән кешегә ничә яшь икән, белмисезме?

– Офицерлардыр. 60 яшьтән узган офицерлар бар. 20 яшьлек бер егет белән сөйләшкән идем бүген. Андыйлар да бар икән...

Илгиз – Арча егете, комбайнчы. Әле 36 яшенә генә аяк атласа да, Кавказда хезмәт иткән, андагы бәрелешләрдә катнашырга өлгергән. Хәрби белгечлеге буенча – пулеметчы. Шуңа күрә дә өлешчә мобилизациягә эләчәген алдан ук сизгән.

– Без нәрсәнең нәрсә икәнен бераз аңлыйбыз. Тәҗрибә дә бар дип әйтимме соң. Әле бер-ике ел элек кенә армия сафларыннан кайтканнарны да бирегә алып килделәр. Аларның кайберләре «взвод» белән «рота» төшенчәләренең мәгънәсен дә белми, аермый да. Сүз уңаеннан, безне взводларга бүлү башланды да инде.

Илгиз сүзләренчә, аларның көннәре иртәнге сәгать 6да башлана. Торалар, юыналар, тезелеп хисап тоталар, ашыйлар. «Ашау бик әйбәт. Өч тапкыр ашаталар, порцияләр зур. Тамак ач түгел, кыскасы. Әлегә бүтән берни эшләмибез. Бер-беребез белән сөйләшәбез, танышабыз», – ди ул. Тартып бетергән тәмәке төпчеген җиргә ташлап: «Ял итәбез. Комбайнда эшләгәч, көн саен бишенче яртыда тора идем, монда сәгать 6га кадәр йокларга ирек бирәләр. Эш күп булганлыктан, ашарга вакытым да калмый иде, монда барысы да «по расписанию», – дип көлә.

...Ә халык һаман «Казан Экспо» тирәсенә җыела. Әнә, берәү иренә өеннән җылы, тәмле аш пешереп алып килгән. Икенчесе улы туңмасын дип җылы оекбаш тоткан пакетын кадерлесенә тоттыра. Берәү дә берни яшерми, туганы кебек аралаша. Яшел Үзәндә яшәүче Радик абыйның да әле генә хатыны белән күрешеп җылы «казармага» йөгерүе иде.

Ашаудан зарланмыйлар

– Икенче көн рәттән килә инде. Кичә балалар, ике кызым белән килгән иде, бүген үзе генә. Миннән башка тора алмый. Өйдә булганда бер юньле сүз ишетми идем, хәзер кадеремне белә. Менә өчпочмак пешереп алып килгән, – диде ул көлә-көлә кулындагы пакетына төртеп. – Кичке сәгать унга кадәр якыннарыбыз белән күрешү мөмкинлеге каралган – монысы яхшы. Алда ни булачагын тәгаен әйтүче юк. Өйрәнүләргә китәсез, диделәр. Төгәл көне әлегә билгеле түгел.

43 яшьлек Радик абый һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән. «Чакыру» кәгазен бирегә килергә бер көн кала алган. 2нче августны үзенең бәйрәме дип атый, әмма беркайчан да күкрәк киереп, мактанып йөрми. «Хәзер генә яшьләр шешә ватып, эчеп уздыра бу бәйрәмне. Менә шундыйлары бүген безнең арабызда юк та инде, качып беттеләр», – ди ул.

Радик абый да «Казан Экспо»дагы шартлардан зарланмый. Зарланырга хакыбыз да юк, ди:

– Җылы урында йоклыйм, тамагымнан үтә. Тагын нәрсә кирәк? Шөкер, якыннарым белән дә күрешеп торам. Ә алда ни көтәчәген берәү дә белми, без күрәсен кеше күрмәс.

P.S. «Казан Экспо»га без 29нчы сентябрь кичендә бардык. Безне мобилизацияләнгән ир-егетләр яши торган бина эченә кертмәсәләр дә, ул территориягә якын килү мөмкинлеге бар иде. 1нче октябрьгә билгеле булганча, әлеге территорияне койма белән әйләндереп алганнар. Хәзер ир-егетләр якыннары белән койма аша гына аралаша.

Якыннары белән койма аша сөйләшәләр

ТҮРӘЛӘР СҮЗЛӘРЕНДӘ ТОРЫРМЫ?

21нче сентябрьдә, өлешчә мобилизация игълан ителгән көнне, Татарстанга план билгеләгәннәр: хәрби хезмәттә булган 10 мең ир-егетне җыярга. Әмма соңрак бу сан өч мең кешегә кадәр төшерелгән. Югары чыганаклар әнә шулай дип сөйли. Газета-журналларга биргән шәрехләмәләрендә һәрберсенең авызыннан бары тик шундый сүзләр чыга. Бу саннар дөреслеккә туры киләме – монысы билгеле түгел. Халык телендә ул берничә мәртәбә арттырылып сөйләнә бит. Тик районның хәрби комиссарлары саннар әйтүдән кача. Әйтик, Татарстан Хәрби комиссариатының Саба, Актаныш, Азнакай, Арча һәм Әтнә, Балтач районнары буенча җитәкчеләре бер тавыштан: «Теге яки бу районнан ничә кеше җибәргәнлегебез турында хәбәр итәргә ярамый», – дип белдерделәр. Бары тик Чаллы мэры Наил Мәһдиев кына шәһәрдән 1200гә якын кешенең өлешчә мобилизациягә эләгәчәге хакында сүз кузгаткан иде.

Бүген «Казан Экспо» бер меңнән артык солдатны сыендыра. Моннан тыш, өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләр Казан танк училищесы каршындагы палаткалы лагерь һәм танк полигонына җибәрелә. Уңайлыгы ягыннан «Казан Экспо» беренчелекне бирмәс. Монда карават һәм мендәр-юрганнардан тыш, һәр кешегә шәхси әйберләрен урнаштыру өчен махсус кечкенә шкаф та билгеләнгән. Ә 30нчы сентябрьдә үзәкнең ишегалдына мобиль мунча да куйганнар. Хәзер һәр ир-егет мунчага кереп, юынып чыгу мөмкинлегенә дә ия. Әмма Казан танк училищесы каршындагы лагерьда да хәлләр мөшкел түгел. «Бизнес Онлайн» хәбәренчә, биредә 73 палатка урнаштырылган. Алар 2500 чакырылучыны сыйдыра ала. Анда ике катлы карават, җылыту приборлары, урын-җир бар. Моннан тыш, лагерьда бит һәм кул юу, ашау урыннары, мәгълүмат алу һәм ял итү бүлмәләре дә булдырылган. Ашату өч пункта да бертөрле башкарыла, дип ышандыралар.

Киемнәргә килгәндә, һәр чакырылучыга да кышкы хәрби форма өләшенгән, аяк киеме бирелгән. Социаль челтәрләрдә мобилизацияләнүчеләргә дарулар, өс-баш җитми, дигән хәбәрләр таралган иде. Әмма биредәге ир-егетләрнең барысы да: «Берни кирәкми», – дип җавап бирә. Бер кирәк булмаса, ике кирәк булыр – шушы сүзләргә нигезләнеп, Татарстанның төрле районнары ярдәм җыю пунктлары ачып җибәрде. Алар ир-егетләр өчен резин аяк-киеме, җылы эчке кием, шапка, носки, йокы капчыгы кебек кирәк-ярак җыю белән шөгыльләнә. Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара районнарының чакырылучыларга дип акча җыюлары да билгеле. Бу хакта республика түрәләре дә белә. 1нче октябрь көнне Татарстан республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская журналистларга биргән шәрехләмәсендә:

– Солдатларга форма бирмиләр, кулларына күгәреп беткән винтовка тоттыралар... Менә шундый эчтәлектәге ялган сүзләрне социаль челтәрләрдә еш күрергә була. Ә сезнең өлешчә мобилизациягә эләгүчеләрнең нинди сумка белән тору пунктларына килгәнен күргәнегез бармы? Нәрсә генә юк бит анда. Бездә махсус медицина препаратлары, «аптечкалар» бар. Болар – гади генә дарулар түгел. Андыйны даруханәдән алып булмый. Йокы капчыклары белән һәр чакырылучы тәэмин ителәчәк. Аның өчен акча түгәргә кирәкми. Әйе, эчке кием сатып алырга мөмкинсез, әмма башка кирәк-яраклар өчен һәр предприятие, һәр муниципаль оешма, республика президенты өстәмә чаралардан акча бүлеп бирә, – дип билгеләп үткән иде.

Татарстан республикасы чакырылучылары турында бик кайгырта анысы. Әйтик, 1нче октябрь көнне «Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Бергә! Мәңгегә! Халык сайлавы! Донецк, Луганск, Запорожье, Херсон, Россия!» дип исемләнгән зур концерт куелды. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова, Азат Фазлыев, Рафис Кәлимуллин һәм башкалар бар иде.

БУ ТЕМАГА

Мобилизация җиле артист, спортчыларны да урап үтмәде. Повестка Камал театрының скрипкачысы, концертмейстеры, 29 яшьлек Казан егете Илдар Ибраһимовка да килгән.

Элек Русия җыелма командасында уйнаган футболчы Динияр Билалетдиновка да военкоматка чакыру кәгазе килгән. Бу турыда «Baza» Telegram каналы яза. 37 яшьлек Динияр беркайчан да хәрби хезмәттә булмаган.

Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур 30нчы сентябрьдә мобилизацияләнгән ир-егетләр белән берлектә «Казан Экспо»га юл тотты.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии