САЙЛАП ФАЙДА БАРМЫ?

САЙЛАП ФАЙДА БАРМЫ?

Тиздән депутатлар сайлаячакбыз. Дөресрәге, шундый мөмкинлегебез булачак. Тик менә мин, үземнең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бу сайлауларга баруның мәгънәсез һәм файдасыз бер гамәл булуын аңлыйм. Үзем депутатларның берсе булсам да, алдыннан газета аша халыкка мөрәҗәгать итеп, аның файдасызлыгын расларга да курыкмыйм. Әйе, һәркем үзе өчен үзе хәл итә, ләкин шәхсән мин чираттагы сайлауларга бармаячакмын. Нигә икәнен тиздән аңларсыз.

«Безнең гәҗит» газетасында басылган «Хәерчелек серләре» (27 июнь, 2012 ел) язмасында безнең хуҗалык турында язылган иде. Әйе, анда язылганнар – бар да хак сүз. Үзебездәге вакыйгаларны кыскача гына сурәтләп, шушы язма басылганнан соң булган үзгәрешләр белән уртаклашасым килә.

ТАРИХИ БАСКЫЧ

1996 елда «Волга» колхозыбыз урынына «Волга» ПСХКсы оешты. Пайчылар үз җирләрен шушы кооперативка арендага бирделәр һәм аның өчен җир пае түләүләре алып тордылар. Җирләрнең гомуми мәйданы1611,5 гаиде. Ә шушы җирнең хуҗалары 293 кешегә җыелды.

2006 елның апрелендә, Р.Р.Сибгатуллин, «Волга» ПСХКсы исеменнән, һәм С.Сәгдиев, пайчыларның ышанычлы кешесе буларак, җирләрне 10 еллык арендага кооперативка бирү турында, ягъни 2016 елга кадәр гамәлдә буласы килешү төзиләр. Шул ук килешүдә «Волга» кооперативы, пайчылардан башка, бу җирләргә бәйле ниндидер чит килешүләр төземәскә тиешлеге турында да әйтелә. Ләкин рәисебез Ринат Сибгатуллин сорауларны күмәк рәвештә хәл итәргә теләми күрәсең. Ул үзен Наполеон итеп хис итә башлый һәм Бидәнге халкының фикеренә, аның сүзенә игътибар итеп торуны кирәк санамый. Гәрчә, аның кулы астында шул халыкның җирләре булса да.

2009 елның җәендә Бидәнгедә гайбәт таралды. Имеш, кооператив рәисе һәм аның тирәсендәге яраннары (бухгалтер Гафуров, авыл җирлеге җитәкчесе Ф.Б.Галимов, В.Нуриев) «Волга» ҖЧҖе төзегәннәр һәм мал-туарны, техниканы шуның исеменә күчергәннәр икән. Ә инде кулланылышта булмаган җыен җимерекне ПСХК исемендә калдырганнар. Әйе, бу хәзерге Русия өчен чит-ят гамәл түгел: кемдер башына ни килсә шуны эшли, ә аның кул астындагылар бу тамашаны дәшми-тынмый гына күзәтергә, бәхетле капиталистик җәмгыятькә таба баруыбызга чын күңелдән ышанып, бар башбаштаклыкка шатланырга тиеш.

КИЛГӘННӘН БИРЛЕ ҖИМЕРӘ

«Волга» кооперативының бар милкен үз кулына төшергән 5 кешелек төркем, имеш, кооперативны җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә әйләндергәнче, җыелыш җыеп халык фикерен сораган икән. Алар шул хакта ялган протоколлар ясый. Гәрчә, андый җыелышлар булмаса да.

Ринат Сибгатуллин, эшне тиз тотып, шушы җәмгыятьнең җитәкчесе булып китә һәм эшчеләрне дә хезмәт кенәгәләрендә ҖЧҖкә эшкә «урнаштырып» куя. Ләкин ул халыкка бу җәмгыятьнең ничек эшләячәген, моның бөтенләй башка идарә формасы булуын, бар милек һәм керемнәр белән ничек файдаланачагын аңлатырга оныта.

Иң кызыгы: авыл җирлеге рәисе Фәннүр Бари улы Галимов – яңа оешкан «Волга»да учредительләренең берсе буып тора һәм элеккеге «Волга» ПСХКына яңа рәис итеп билгеләнә. (ПСХК чынлыкта эшләүдән туктаса да, кәгазьләрдә ул «үлми», ә эшләвен, дөресрәге бурычка акча җыюын дәвам итә.) Гәрчә, авыл җирлеге башлыгы кооператив рәисе һәм андый бизнес-проектларның учредителе була алмаса да…

Җыелыш протоколларын, башка кайбер документларны чагыштырып карап, биредә бик зур мошенниклык башкарылуын, ялган документлар ясауны, милекне законсыз үзләштерү, димәк, караклык очракларын күрергә мөмкин. Авыл халкы, Ринат Сибгатуллинның ниләр майтарып ятуын белеп алып, минем аша Тәтеш районы башлыгы Мөхәррәм Мансур улы Ибәтовка хат язгач та, безгә бик кызыклы җавап килеп төште.

««Волга» кооперативы әгъзалары җыелышы нигезендә ПСХК эшчәнлеге тукталу һәм ҖЧҖ төзү турында карар кабул ителгән. ПСХКның яңа җитәкчесе итеп В.Х.Нуриев билгеләнгән», диелә анда.

Нуриев кем тарафыннан һәм кайчан сайланды икән? Без бит беркемне дә сайламадык. Ни өчен соң элек Ф.Б.Галимов фамилиясе әйтелде дә, хәзер ул Нуриев булды? Фамилияләрдәге буталчыклык та«Волга» җәмгыятенең мошенниклык белән төзелүен күрсәтеп тора.

Ринат Сибгатуллинның шушы һәм башка ялганнары хакында белеп алып, авыл кешеләре хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итте. Кызганычка каршы, хәзерге Русиядә алар да гади халык хокукларын яклау өчен түгел, ә байлар мәнфәгатен кайгырту өстендә эшли шул. Тәтеш районы прокуратурасына кат-кат мөрәҗәгать итүләр дә, Буаның тикшерү комитетына баруыбыз да Сибгатуллинны закон кысаларына куып кертергә ярдәм итмәде. Газетада басылган язмада аның байтак законсыз гамәлләре бәйнә-бәйнә язылган иде. 2001 елдан бирле «Волга» белән идарә итүче Р.Сибгатуллин эшчәнлеге барышында бер генә корылма да төзелмәде. Ул килгәннән бирле җимерү белән шөгыльләнде.

ХАЛЫКНЫ БАРЫБЕР ЯКЛАУЧЫ ЮК

Быелның 9 апрелендә булган судта «Волга» кооперативын банкрот дип танырга дигән карар кабул ителде. Бик тиздән, 31 октябрьдә «Волга» кооперативы аукционда сатылачак. Ринат Сибгатуллин китергән документларга караганда, кооперативның нибары 9 данә техникасы, ниндидер корылмалар һәм чүп-чар металлолом калган икән. Шулар белән бергә ул ПСХК 1 миллион сумнан аз гына артыкка чыга. Гафу итегез, ә безнең сыерлар, бозаулар, кооперативның башка маллары кайда? Кайда безнең калган техника?

Апрель аенда Казанга килгәч Дәүләт Советы депутаты Миргалимовка шушылар турында язылган хат калдырдым. Ул тикшерү башлатырга сүз бирде, ләкин эш урыныннан кузгалмады. Барып карамаган прокуратурабыз калмады.

Кызык кына эшләп куялар. ПСХКның 20 млннан артык бурычы бар икән. Кооперативны банкротка чыгарып, аның бөтен булган милкен шул бурыч хисабына төяп китсәләр, бу гамәл безгә аңлашылыр иде. Ә бит монда 20 млн сумлык бурыч та кызык кына йомыла. Хөкүмәтнең шулкадәр суммадагы артык акчасы бар һәм шуңа да ул бурычны шулай җиңел генә кичерергә сәләтле күрәсең.

Газета аша минем Тәтеш районы башлыгына да сорау бирәсем килә: нишләп сез күрә торып гади халыкны талауга юл куясыз? Нишләп сез безнең гозерне игътибарсыз калдырдыгыз? Монда бит тулы бер колхоз турында сүз бара, бер хуҗалык турында гына түгел. Сез бит безгә ярдәм итәргә сүз биргән идегез. Ә бәлки, сезгә элеккеге «глава»дан калган «зам-пом»нар юл бирмидер?! Без сезгә бөтен законсызлыкларны документлар белән дәлилләдек. Комиссия килде, тикшерү дә булды. Буа тикшерү комитетында да бу эш тыныч кына йомылды. Тикшерүчеләр безнең янга килеп сорау да алмады. Ә без, пенсионерларны төяп, күрсәтмәләр бирергә телибез дип, үзебез район үзәгенә барып йөри алмыйбыз инде. Нишләп соң сез бу тикшерүне үз күзәтүегез астына алмадыгыз?

2005 елда бездән җирне теркәтү өчен һәркайсыбыздан 200 сум җыеп алдылар. Акча җыелды, җирләрне теркәтү турында бернинди документ бирелмәде. Менә быел безгә, ниһаять, җирләр турында документ бирергә җыеналар, ләкин анда «повторно регистрируется» дигән сүзләр бар. Димәк, бу документ безгә инде бер тапкыр бирелгән булган икән. Кая куйганнар аны?

Кыскасы, закон безне якламый. Бу дөнья шулкадәр бардакка китте. Нишләп әле шундый «беспредел» системада яшәгәч мин барып кемне дә булса сайларга тиеш? Узган сайлауларда да безнең авыл җирлегендә коточкыч зур фальсификация башкарылды. Шуңа күрә минем ниндидер сайлауларга ышанычым да, анда барып сайларга теләгем дә юк. Җир йөзендә берәр гадел һәм намуслы кеше калды микән ул?!

Әлегә менә шулай яшибез. Халык сабырлыгы күпмегә җитәр икән?!

Рәүф ГАБДРАХМАНОВ.

Тәтеш районы, Бидәнге авылы җирлеге депутаты.

Комментарии