Алар бер язмышлы түгел шул

Депутатлар, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм КПРФ лидеры Хафиз Миргалимов сугыш чоры ятимнәре пенсиясенә аз булса да компенсация кушып бирү турында сүз чыгара башладылар. Аны былтырдан бирле Зюганов Путинның да исенә төшергәләп тора, әле бер көнне булган сессиядә дә: «Бу турыда канун кабул итәргә кирәк», – дип ассызыклап әйтте. Тик мин аларның сөйләшү рәвешенә аптырап калдым. Сүз бит «сугыш чоры балалары» дип түгел, ә «сугыш чоры ятимнәре» дип барырга тиеш һәм шулай язылырга тиеш тә. Әтиләре сугыштан кайткан балалар ятимлек ачысын күрмәделәр, авырлыкларны җилкәләренә әзрәк күтәрделәр. Алар аталарына һәм тыл ветераны булып исәпләнгән әниләренә бирелгән фатирлар алдылар. Хәзер «Сугыш чоры балаларына ярдәм» дигән канун кабул ителсә, аларга икенчел ярдәм булачак. Халыкта бу бик зур ризасызлык тудырачак, чөнки ул – сугыш чоры ятимнәре өлешенә керү.

Канунны кабул итәчәк депутатларыбыз сүзләрен уйлабрак әйтсеннәр, сүзнең мәгънәсен уйламыйча сөйләшеп утырмасыннар иде.

Депутат әфәнделәр, ничек язарга, ничек сөйләшергә кирәклеген Совет заманында җиде класс белем алган башым белән әйтәм, канун язганда «сугыш чоры балалары» дип түгел, ә «сугыш чоры ятимнәре», ягъни әтиләре сугыш кырында ятып калган, күбесенең әтиләре кайтмавы өстенә, әниләре дә ачлыктан, юклыктан дөнья куеп, балалар йортында тәрбияләнгән дөм ятим балалар турында сүз бармавын онытмасыннар иде.

Инде ничә елдан бирле бу темага язабыз, сөйләшәбез, ниһаять, боз кузгалыр кебек. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, тормышка да ашсын иде дигән теләктә калам.

Юныс ЗАКИРОВ,

Яшел Үзән шәһәре, Зур-Җәке авылы

Комментарии