- 09.08.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №32 (10 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
СУ ЮК – НИШЛИК?
Җәйге көннәр эссе һәм коры торганда иң кирәк нәрсә – су. Ә менә безнең авыл никадәр генә зур булмасын, юньләп су алыр урын юк, тәмам тилмерәбез. Бер чишмәбезнең өстенә будка сыман гына әйбер әмәлләделәр. Аның эче дә каралмаган, чишмәгә төшкәндә елга кебек бер нәрсә агып ята, шуның өстеннән чыгарга күпере дә юк. Тагын бер сихәтле чишмәбез бар, анысын тамак чирләренә каршы сихәт бирә дип сөйлиләр, күрше авылда яшәүчеләр дә бирегә килеп су ала. Тик менә каралмаган чишмә самавыр борыныннан аккан кебек кенә ага. Менә инде хәзер авылда хәбәр таралды: ике көн буе су бетеп торачак икән, диделәр. Кайдан су алырга? Урамда бит колонкалар да юк!
Исемем редакция өчен генә,
Балтач районы, Чепья авылы
Су проблемасы халыкны гына борчып калмасын өчен, Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур ГАЛИЕВ белән элемтәгә кердек. Тик ул сусызлыкны әллә ни зур проблема итеп кабул итмәде. Укучыбызның зарларын түкми-чәчми җиткергәч, мондыйрак җавап бирде:
– Андый проблема бар дип белмим мин, моның турында авыл халкының әле әйткәне юк иде. Су булмаган вакытта халык чишмәләрдән ташып торды. Чишмәләр ераграк үзе, артык күп булмасалар да бар. Авыл өчен әз алар, билгеле, Чепья – зур авыл. Җәй көне суны гадәттәгедән күбрәк кулланалар бит – бакчаларга да сиптерәләр, шунлыктан килеп чыга да инде ул сусызлык. Ә урамдагы колонкалар һәр кешенең өенә су кертелгәнгә күрә бетерелде. Аларның кирәге юк. Чишмәләрне эшләп бетерәсе бар анысы, матурлап тәртипләп бетерү турында әйтүем, ә болай су алырлык ул үзләре.
АНДЫЙ КҮРӘЗӘЧЕ БУЛСЫН ИДЕ ӘЛЕ!
Гөлзифа Габидуллина исемле авторның күрәзәче әби турында «Әбиебез киләчәкне күрде» («Безнең гәҗит», №28, 13 июль, 2016) исемле бик матур язмасы басылып чыкты. Андый күрәзәче бездә дә бар иде. Без аңа соклана, шакката идек, аңа Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә халык агыла иде. Менә шул Гөлзифа ханым язган күрәзәчегә газетаның 30нчы санында Сәлимә Нәҗипова бик каты бәрелгән, үлгән кеше турында алай язмыйлар! Йә мәчеткә яңарак кына йөри башлагандыр, яки бу ханымның рәхәтлектән башка бер әйбер дә күргәне юктыр дим мин. Мәсәлән, минем бу дөньяда күрмәгән бер генә әйберем дә, йөрмәгән бер генә кешем дә калмады, табып булмый андый әбиләрне хәзер. Эх булсын иде андыйлар! Хәзер бит әйләнә-тирәдә алдакчылар, акча кысучылар гына бар, юньләп ярдәм итә алырдай көчле күрәзәчеләрне бер дә белмим мин.
Икенче әйтәсе килгән сүзем шул: минем туганнарым бер райондагы авылда яши. Хәзер авылда шундый мода китте: өй белән янәшә ферма төзеп куялар да кайсы сарык, кайсы сыер тота. Соңыннан бәрәңге бакчасын тутырып, 50шәр баш мал суя. Шуның аркасында күселәр дә барлыкка килде, аларга каршы ташыган даруларыбызның никадәр булуын белсәгез сез! Үзең турында гына түгел, янәшәңдәгеләрне дә уйларга кирәктер бераз.
Зөлфирә ХӘМИДУЛЛИНА,
Бөгелмә шәһәре
БАШЛЫКЛАР ТЫЯ ИКӘН
Соңгы вакытта тормыш дәрәҗәсенең түбәнәюе, катлаулы, авыр һәм буталчык булуы сәбәпле, милләттәшләребез, үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләп, «Безнең гәҗит»кә мөрәҗәгать итәләр. Бу газетада гаять актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Республикабызның кайбер район башлыкларына, оешма җитәкчеләренә «Безнең гәҗит»кә язылмаска күрсәтмә бирәләр икән дип ишеттем. Гади халыкны газетада басылган дөреслекне чагылдыручы мәгълүмат чарасыннан читләштерергә теләү булып чыга түгелме соң бу?!
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Дөрестән дә андый фәрманнарның булуы турында без хәбәрдар. Хәтта районнарны исемләп саный алабыз. Хакимият башлыклары, аерым исемлектәге дәүләт газета-журналларына яздыруны мәҗбүри оештырырга, һәм киңәшмәләрдә, нигә ул газеталарга яздырмыйча, халык «Безнең гәҗит» ише басмаларга языла, дип хезмәткәрләрен шелтәли. Бу, бигрәк тә, «Безнең гәҗит» тарафыннан еш тәнкыйтьләнгән районнарга кагыла. Шул сәбәптән почталарда газетага яздыруда комачаулыклар тудырылган очраклар бар. Әгәр бу нисбәттән нинди дә булса, чатаклыкларга юлыксагыз, турыдан туры редакциягә хәбәр бирегез.
НИ ӨЧЕН ТАТАРЛАРНЫ МӘСХӘРӘЛИЛӘР?
Миңа 87 яшь. Көн-таң атса, күңелемне бер сорау борчый. Нишләп татарларны бу кадәр мәсхәрә итәләр икән? Ил, тел, милләт өчен көрәшүче кешеләрне бер гаепсезгә төрмәләргә утырталар, җәзалыйлар, үз сүзләрен әйтергә ирек бирмиләр. Татарстанда яшәрлек тә рәт калмады бит инде хәзер. Телевизорны ачасың – бөтен тапшырулар урысча! Нинди хәл бу – шаккатам шуңа! Муллалар да вәгазьләрен бары тик урысча гына сөйли. Без шуны тыңларга һәм ничектер аңларга тиеш инде…
Мәдинә СЕЛИВАНОВА,
Азнакай шәһәре
ЧҮБЕК ЧӘЙНӘП, МАЙ ЧЫКМЫЙ
Телевидениедә эчемне пошыра торган нәрсәләр турында әйтәсем килә, алар хакында үзләренә дә шалтыраткан идем, тик мәгънәсе юк. Рекламада урысча да, татарча да көннәр буенча бер үк әйберне әйтеп киләләр: «Фәлән радио – без беренче!» Чүбек чәйнәп, май чыкмый, диләр бит. Шул кадәрле туйдырды бу. Аларның нәрсә буенча беренче икәннәрен дә белмибез. Ачу чыгып, шул реклама вакытында телевизорны икенче каналга күчерәсең дә, Татарстан каналы онытыла – үзләренә үк минуска эшлиләр бит, шуны аңламыйлармы?
Татар фамилияләрен дөрес әйтмәүләре һәм язмаулары да борчый. Галиев мәчетен титрларда «Галеев» дип куйдылар. Галей түгел бит инде ул, Гали булган. Мин тел белгече дә түгел, мөгаллим дә түгел, ләкин ул кагыйдәне 6-7нче классларда үттек. Укытучы апаның, шуларны тактага язып, «Вәли + ев = Вәлиев», дип аңлатуы әле дә күз алдымда тора. Ул «Ганеева» фамилиясе белән дә шундый ук хәлне күзәтәбез. Татарча, авызны тутырып, «Ганиева», дип әйтеп була ич шуны. Һәм «Г» хәрефен, урысчалатып, йомшартмасыннар. Телевидение үрнәк булырга тиеш, дип беләм, аны балалар да карый бит. Төрлечә язылгач һәм әйтелгәч, саташалар.
Гөлфирә ВАХИТОВА,
Казан шәһәре
***
Бу атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәгә шалтыратырга мөмкин. Бары тик шушы вакыт аралыгында гына журналистлар белән аралаша, кызыклы тәкъдимнәр кертә, борчыган мәсьәләләрегез белән уртаклаша аласыз. Редакциябезнең телефоны: 272-42-17.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии