- 09.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Быел Вәҗи абыйларның бакча артында матур гына үсеп утырган соңгы өянке агачы (алар элек 3әү иде) авып төште. Карт булуларына карамастан, яфрак ярып, әйбәт кенә үсеп утыралар иде әле. Сәбәбе – табигатьнең безнең Карач авылына карата кискен үзгәреше. Боргалана-боргалана үз көенә агып яткан Шәбез елгасы кинәт кенә үз юлын авыл ягына борып, болай да җир йөзеннән югалып барган авылны бетерергә теләгәндәй, яр ашап, җимереп килә башлады. Язгы ташу вакытында, кайбер елны, 10ар метрга кадәр җимерелә ул.
ЕЛАМАГАН БАЛАГА ИМИ КАПТЫРМЫЙЛАР
Шушы хәл өянкеләрнең башына җитте дә инде. Аның юнәлешен икенче якка үзгәртергә дә булыр иде. 1 бульдозерлы трактор, яки экскаватор өчен ул 1-2 көнлек эш. Юк, монда табигатьнең генә түгел, түрәләрнең, хөкүмәтнең дә безнең авылга карата үзгәрешедер, бәлки. Хәер, бүген шундый хәлдә бер без генә дә түгелдер. Ярый, баштан ук сөйлим…
Без кечкенә чагында (1960 еллар) шундый матур булган, гөрләп торган авыл хәзерге кебек кызганыч хәлгә калыр дип, уйга да килми иде. Һәрбер өйдә, ким дигәндә, 4-5 бала үсә. Вәҗи абый белән Зиада апа гына да 10 бала тәрбияләделәр.
Башлангыч мәктәпне үзебезнең авылда укып, 8 сыйныфка кадәр күрше Яңа Кормаш авылына (3 км) йөреп укыдык. Кыш көне җәяү яки чаңгы белән, җәй көне велосипед белән, нинди һава торышы булуына карамастан, мәктәпкә ашыга идек. Бик салкын вакытларда Яңа Кормаш укучылары мәктәпкә килмиләр, чөнки аларны радио аша кисәтеп, килмәскә кушалар иде. Ә бездә бит радио юк. Чаңгыларны тагып, кире кайтып китә идек. Зарланып яки безгә дә радио кирәк дип, бер кеше дә безнең авылдан җитәкчеләргә бармады микән – белмим. Еламаган балага ими каптырмыйлар, дигән сүз очраклы гына тумаганы хак инде.
Мәктәпкә йөргәндә җиле дә гел каршыга искән кебек була иде шул аның. Шуңа күнегеп, чыныгып, тормышның бар авырлыгын җиңәргә тырышып яшәдек, үстек без.
ТОРБАЛАРЫ ҖИТМӘГӘНДЕР…
1990нчы еллар урталарында авылларга газ кертү башланды. Безнең авылда да өметләнеп көттеләр. Юк, булмады. Ераграк шул: торбалары да җитмәгәндер инде, дип куйды авыл халкы. Ә чынлыкта, «Актаныш районында барлык авылларга да газ керде», дип рапорт биргән түрәләр булды ул вакытта. Без өйрәнгән, безгә газ балоннары белән китерәләр әле, дип, үзебезне юата идек. Аңлаган кешеләр әкрен генә күчеп китү җаен карый башлады. Беренчеләрдән, гомер буе шофер булып эшләгән, юл булмауның авырлыгын үз җилкәләрендә татыган Рифкать абый белән Гариф абыйлар булды. Вездеход машиналары да хәзер алар кебек йөри алмаслар иде, мөгаен. Берсе бензин ташый торган, икенчесе йөк ташый торган ГАЗикта, бата-чума, яңгыр, кар-буран булуга карамастан, бер көн дә эштән калмыйча, 27 ел чамасы йөрделәр шул юллардан. Үзләренә, я булмаса машиналарына булса да һәйкәл куярга иде дә…
Менә шулай еллар үтә торды. Каршылыкларны җиңеп, әгәр булмаса, үзебез эзләп табып, аларны ерып, шуннан тәм табып, адреналин алып яши тордык. Тора-бара авылда тәрәзәсендә ут сүнмәгән 2 генә йорт калган иде. Ул да булса әти белән әни, ә урамның икенче ягында әнинең апасы Зөбәрҗәт апалар гаиләсе (болар инде чын патриотлар). Шәбез елгасы да үзенең кырын эшен эшләп байтак кына авылга якынайды.
КАРАЧНЫҢ РОБИНЗОНЫ
Бервакыт, хөкүмәтнең фермер хуҗалыкларны хуплап, күтәреп алырга, әллә нәрсәләр вәгъдә итеп, җәлеп итәргә торган елларда, Чаллыда гаилә корып әйбәт кенә эшләп йөргән Тәлгать энекәш, яхшы, акчалы эшен ташлап, туган Карач авылына, фермер булам, дип кайтып төшмәсенме. Бар туганнарның шаккатканы… Монда үз эшеңне башлап җибәрү өчен бит бернинди шартлар да юк, яшәү өчен уңайлыкларын әйтеп тормыйм.
Юл, газ, техника, маллар өчен торак юк, кыскасы – бернәрсә дә юк. Тәлгатьнең бернинди эштән, кыенлыклардан курыкмаганын беләбез, әмма мондый эшне башлап җибәрер өчен ни дәрәҗәдә оптимист булырга кирәклеге генә башка сыймады. Авылда эшләгән фермерлар, колхоз таралганда, ниндидер юллар белән, кәҗә бәясенә колхозның бөтен техникасын, мал торакларын үзләренә үзләштереп эш башлаулары беркемгә дә яңалык түгел. Тәлгать тә моны белә иде. Шулай да, әллә нинди ташламалы кредитлар алып, үзенең булган акчасын кырып-себереп, кирпечтән мал торагы сала башлады. Кулдан килгәнчә, барыбыз да ярдәм итәргә тырыштык. Торак төзелде, маллар сатып алынды. Эшләр алга киткән кебек тә булды. Аның әйтүенчә, ниндидер программа буенча төзелешкә киткән акчаның күпмедер процентын кире бирергә тиешләр, имеш. Әйтеп тә карадык: шушы яшькә җитеп, безнең авылда яшәгән кешегә берәр ярдәм итүче булдымы, дип. Башка фермерларга биргәнне, аңа да бирергә тиешләр, имеш. Юк, бирмәделәр. Югыйсә, мал торагы проектына әллә нинди акчалар ташып, документлар да әзерләп йөргән иде. Быел бит Универсиада елы, акчалары юктыр, дип, күңелен юатып йөри бүген. Җәй көне күрше авылга сөт тапшырырга «Москвич» машинасы, кыш көне ат җигеп йөртергә туры килә. Чөнки машина йөрерлек юл юк.
ЮЛ АЧКАННЫ КӨТКӘННӘР
Былтыр шулай, кыш көне Тәлгать: «Авылга юл ачтылар, кайтыгыз, кичә минем хуҗалыкта киңәшмә булды», – дип хәбәр итте. Без, кыш көне авылга чаклы машина белән керә алачагыбызга сөенеп, кайтырга чыктык.
Кайтсак, Тәлгатьнең кәефе юк. «Ни булды?» – дип сорагач: «Юлны ачмаган булсалар, Пучыдан электриклар килеп штраф салмаган булырлар иде», – ди. «Электр чыбыгын дөрес җирдән кертмәгәнсең», – дип, акт язып, 10 мең штраф салып киткәннәр икән үзенә.
Югыйсә, хисаплагыч аша да үткән үзе. Фермерлар оешмасы үзе кайдан ничек электр белән тәэмин итүне оештырырга яки, һич булмаса, киңәш бирергә тиеш, минемчә. Ә алар үзләре, юл ачылган, тизрәк барып тикшереп кайтыгыз дип, электрикларны җибәргәннәр.
Башка сыймаслык хәл: су белән химик порошок болгатып ясалган газлы су хакыннан да очсызрак хакка сөт тапшырып, кредитларын түләп, бернәрсәдән зарланмыйча яшәп ята Тәлгать. Бүгенге көндә 20гә якын мөгезле эре терлеге һәм 200гә якын сарыклары, ялланып эшләүче 2 ярдәмчесе бар. Ә хатыны тормыш шартларының авырлыгына түзә алмыйча, кыш көне Чаллыда яшәргә мәҗбүр. Яшь барган саен әти-әни дә чирләштерә башлады. Күбрәк, Тәлгатьнең эшен күреп, шуңа ярдәм итмәкче булып чабып йөреп, чирлиләр.
Чаллыга өй салып шунда күчерергә туры килде аларны. Анда бөтен уңайлыклары булуга карамастан, авылны якынрак күрәләр, җәй җитү белән туган нигезгә кайтырга ашкынып торалар.
Балаларга, оныкларга авылда үскәндәге хәлләрне сөйләсәң, ышанмыйлар. Тәрбия вакытында бала-чагага азрак авырлыклар күрсә зыяны булмас иде, дип уйлыйм. Чөнки моның җимешләре күз алдында.
ЫШАНЫПЯШӘҮ – ҮЗЕ БЕР РӘХӘТ
Минем белән үскән, миннән алда, миннән артта үскән бала-чагаларның берсе дә начар юлга басмый, тормышта үз юлларын табып, матур итеп яшиләр. Тәлгатьнекен матур ук дип әйтмәс идем. Үзе дә хәзер: «Артка юл юк бит инде, абзыкай», – ди. Алдагы планнарына караганда, тормыштан канәгать булып, аннан тәм табып яши, дип уйлар идем мин. Бернинди авырлыкка карамыйча, аларны җиңеп яши алганына сөенеп, көч алып, тормышы дәвам итә. Чөнки кечкенәдән, илебезнең нигезе авылдан башлана дигән сүзләргә Тәлгать бик нык ышанган. Үзен иң кирәкле кеше итеп сизеп йөри.
Ә икенче күзлектән карасаң, Тәлгать кебек фермерлар кемгәдер хисап тотар өчен генә кирәге күренеп тора. Аңа бирелергә тиешле ярдәм акчалары башка җиргә китә, яисә башка кесәгә керүе көн кебек ачык. Ә илебезне ит белән яки сөт белән тәэмин итәргә кирәк булса, иң җайлы ысулы – чит илләрдән очсыз хакка әллә нинди юллар белән үстерелгән ит яки сөт порошогы алып, сөт ясап безгә сату. Андый иттән – ит тәме, сөттән чын сөт тәме килми. Шуңа карамастан, барыбыз да канәгать, барыбыз да тук.
Шулай да алга таба берәр уңай үзгәреш көтеп, шуның булачагына ышанып яшәү – үзе бер рәхәт.
БАРЫСЫНА ДА ШҮРӘЛЕ ГЕНӘ ГАЕПЛЕ
Авыл тирәсендә былтыр геодезия машиналары бик озак шартлатып, нәрсәдер эзләп йөргәч, җир астыннан кыйбатрак әйбер табып, бәлки, авылга да берәр файдасы булыр иде дип хыялланган кешеләр дә булды.
Авыл тирәсенә бик зур тавык фермасы салалар икән дигән сүз дә чыкты. Имеш, әкәмәт зур булачак, автоматлаштырылган булачак, эшчеләргә яшәргә өйләр салачаклар. Юк, берсе дә булмады.
Пучы авылы янына салып куйдылар. Чөнки анда юл да саласы, газ да сузасы юк бит.
Шулай итеп, әбекәй сөйләгән Шүрәле риваяте дөрес булып чыга бугай. Имеш, авылның берничә усал абзые күп еллар элек шүрәле үтергәннәр. Шул көннән башлап авыл мантый алмаган. Шүрәленең каргышы төшкән, имеш. Шүрәле генә гаепле микән, Алла белсен.
Шәбезгә кушылучы Карач елгасын яхшылап буып, быел да карп балыклары җибәрү белән хыяллана Тәлгать. 2 ел элек Илһам исемле Яңа Кормаш егете белән 20 мең сумлык карп балалары җибәреп караганнар иде инде. Буасы гына язгы ташу вакытында китеп барды. Бәлки, берничә елдан кармак белән балык тотарга кайтасы булыр авылга. Шундый энекәшең булганда авыл, туган җир нигезе бетәргә тиеш түгел әле, түгел.
Зөлфәт АРСЛАНОВ.
Түбән Карач–Сарапул.

Комментарии