- 09.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №22 (6 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Безнең гәҗит»тә дөнья күргән «Чит машинага утырсаң…» (25 апрель, 2012 ел) мәкаләсен укыгач, йөрәк тетрәнде. Балык Бистәсе районында Гүзәлия исемле хатынны көчләп, җәзалап үтергәннәр. Ир-ат яклаучы, саклаучы, көчле шәхес булырга тиеш. Мөселманнар бер-берсен саклап, ярдәмләшеп яшәргә тиеш, ләбаса. Эштән кайтып барган кешегә ерткычларча ташлану очраклары күбәеп бара. Бүтәннәргә сабак булсын өчен, аларга гомерлек төрмә бирсеннәр иде. Яшь бала әнисез калды. Йөкле хатынга ничек куллары күтәрелде икән? Бу кешелексезлек. Үз гомеремдә өч тапкыр бүреләр белән очраштым. Миңа бүреләр тимәде, жәлләде. Күз яшемнең, ялваруымны алар да аңлады. Без бит адәм балалары. Шулкадәр явыз булырга ярыймыни?!
Мин Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында үстем. Көз көне иде. Миңа 12-13 яшьләр. Әниләргә ияреп, Кыртапа авылындагы җәйләүгә балан җыярга бардык. Әниләр, баланлы капчыклары тулгач, чикләвек җыйдылар. Ә мин кышын кайнатып эчәргә гөлҗимеш җыйдым. Әниләрдән ара ераклашып, җыя-җыя, тирән чокыр янына килеп җиттем, ә анда бүреләр балалары белән уйный. Аларның уйнаганнарын бик озак күзәттем. Әни мине эзләп кычкырган тавышка сискәнеп киттем. Аларны яратып, сокланып карап торганны кыргый хайван да аңлаган, күрәсең, миңа тимәделәр. Тиз генә әни янына чаптым.
Буа медицина училищесын тәмамлап кайткач, мине эшкә үзебезнең районга җибәрделәр. Эшләгән авылым Иске Барыштан 7 чакрым ераклыкта. 1966 елның 14 феврале иде. Әнием авырып киткән, кан басымы күтәрелгән. Миңа эштән соң хәбәр иттеләр. Кыш көне караңгы тиз төшә. Минем ташланган (кешеләре күчеп беткән) урыс авылы Чурныш аша үтәсем бар. Анда зур чиркәү, зират. Минем бәхеткә, Таифә әби судан кайтып бара. Хәбибулла бабай белән аларның балалары юк иде. Алар олы җанлы, киң күңелле, изге җаннар иде. Дөньяда андый кешеләр сирәк. Әби мине кире борды. «Хәзер бабаң ат бирер, тиз генә кайтып килерсең», – диде. Хәбибулла бабай колхоз атларын карый иде. Колхоз рәисенең атын җигеп бирде, «Курыкма, кызым, ышанычлы ат», – диде. Кайттым, әнигә ярдәм күрсәттем. Ул вакытта керосинка белән пешерә идек, тиз генә ашарга пешердем, сыерны саудым. Вакыт тиз үтте, Караталга кире әйләнеп кайтырга кирәк. Әкрен генә юлга чыктым. Әни кунып китәргә әйтсә дә, Хәбибулла бабайга кыенлык китерәсем килмәде, аның үз аты түгел бит. Кыртапаны үттем, Чурнышка җиттем. Авыл уртасында шаулап чишмә ага. Шул якка карасам, бүре көтүе, 11 бүре санадым. Атым карны тырный, кешни. Кирегә борылып булмый, кар көрте. Белгән бер доганы – «Ихлас» сүрәсен кат-кат укыйм. Үзем еларга тотындым. Ходаемнан әнине ялгыз калдырмавын сорыйм, аның инде күп баласы үлгән. Ай яктысында шундый салкын иде, ә мин пешәм, толыбымны салып чанага куйдым. «Кайчан юлдан китәсез? Мәрхәмәтсез булмагыз, мин авыру анамның хәлен белергә кайттым. Мине, атны ашап, күпме кешегә кайгы китерәсез. Китегез, сезнең дә балаларыгыз бар», – дип үксеп-үксеп еладым. Шуннан бүре көтүе, тезелеп, Әҗем авылы ягына китеп барды. Бөтен тәнемнән су акты. Атым ыргылып чапты, ничек чана янтаеп төшеп калмадым. Ходаем саклады. Бүреләр дә хәлемне аңлады, тимәделәр.
1968 елның сентябрендә кабат бүреләргә очрадым. Ул вакытта кызым Эльмирага 3 ай иде. Көз көне сыерлар көтүдән өйгә кайтырга ашыкмый. Алып кайта алмый интегә торган вакыт. Сеңлем Сәриягә Эльмираны калдырдым да сыер эзләргә киттем. Кырда иде, сыерны куам, кайтмый. Сыер ашаган җирдән ерак түгел хайваннар каберлеге бар. Карасам, анда 4-5 бүре, нидер ашыйлар. Артка чигә-чигә чабарга тотындым. Баламны ятим калдырыр хәлем юк, насыйп булса, кайтыр, дидем. Мин Ходаема чиксез рәхмәтле, сыер төнге 10да кычкырып кайтып керде. Кыргый ерткыч булса да, ач булсалар да, бүреләр дә кеше хәлен аңлый.
Адәм балаларының үзләрен мәгънәсез тотып, бу дөньяга мәңгелеккә килгән кебек комсыз булуларына җан өши. Һәр мөселманга бу фани дөньяда изгелек, яхшылыклар эшләп, үз артыңнан догачы балалар калдыру насыйп булсын.
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.
Лаеш районы, 25нче совхоз бистәсе.

Комментарии