- 09.05.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №19 (10 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ЛАЕКЛЫЛАР АЛДЫ!
Быелгы Тукай бүләге ияләре исемлеген күргәч, беренче тапкыр канәгатьлек хисе кичердем. Бик дөрес бирелгән, комиссиягә шуның өчен рәхмәт! Мәдинә Маликова да, Харис Салихов та, Розалина Шаһиева да – вакыт сынавын узган олы кешеләр. Бер әйберне әйбәт итеп эшләгән өчен генә дәүләт күләмендәге шундый зур премия бирергә димәгән, аны алу өчен гомерең буе тырышып эшләргә кирәк бит. Менә бу шәхесләр нәкъ шундый инде. Тик бер нәрсә генә кәефне төшерде: Розалина Шаһиева татарча әйбәт белми икән, урысча сөйләде. Менә монысы инде оят. Гомер буе татарлар турында хезмәт язган кешенең телне белмәвен берничек тә аңлый алмыйм. Бик әйбәт итеп өйрәнсен һәм, менә, өйрәндем бит, дип, газетага язып чыгып, безне сөендерсен иде.
Фәридә апагыз,
Казан шәһәре
АКЧА НИК БИРЕЛМӘДЕ?
Үткән ел сыерларга укол ясаган өчен 300 сумны кире кайтарабыз дигәннәр иде. Без бөтен документларны җыеп, авыл җирлегенә тапшырдык, алар районга киткән. Тик ул акчаны кайтаручы булмады. Күрше-тирә авылларда яшәүчеләрдән сораштык – аларда да бирелмәгән. Ул безнең районда гына шулай микән?
Исемем редакция өчен генә,
Арча районы, Каенсар авылы
Каенсар Яңа Сала авыл җирлегенә карый, тик атна дәвамында шалтыратсак та, әлеге авыл җирлегендә эшләүчеләрне урыннарында туры китереп булмады. Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы Марат Абдуллин укучыбызның соравына болай дип җавап бирде: «Бу – әле бер ел элек кенә республика күләмендә кертелгән программа. Авыл халкы яз-көз, 500 сум түләп, сыерларына укол кадаттыра. Дәүләт исә шуның 300 сумын кире кайтара торган программа игълан итте. Моның өчен барлык тиешле документларны җыеп, авыл җирлекләренә тапшырырга кирәк иде. Әллә яңа программа булганга игътибарсыз калды, әллә халык 300 сумны кирәксенмәде шунда – узган ел безгә бер документ та килеп ирешмәде. Шуңа күрә әлеге программа буенча безнең районда берәүгә дә субсидия бирелмәде. Башка районнарда, 100 процентка ук булмаса да, субсидия бирелгән. Әйтик, документларын җыеп, үзләре авыл хуҗалыгы идарәсенә китереп биргән кешеләргә. Безнең район авыл хуҗалыгы министрлыгының башка субсидияләрен тулысынча алып бетерде, менә шушысы гына алынмый калды. Быел да гамәлдә ул. Авыл халкы, вакытында оешып, кирәкле документларын җыеп тапшырса, субсидия биреләчәк. Нинди документлар кирәклеген, аларны кайчанга кадәр тапшырырга яраганын авыл җирлекләреннән белешергә була».
СӘХНӘГӘ СЫЕШМЫЙЛАР
Соңгы арада артистларыбыз тәмсезләнешә башлады әле. Берсе икенчесен җырлый белми дип сүгә, икенчесе «бу артистның вакыты үтте инде» дип белдерә, өченчесе җырчыга җырларын башкарырга рөхсәт бирми, анысы исә «ул миңа җырлатмый бит» дип зарланып йөри… Җәмәгать! Хөрмәтле артистларыбыз! Сәхнә зур бит ул – барыгызга да җитә. Һәрберегезнең үз тамашачысы бар. Рәхәтләнеп җырлагыз гына.
Кадрия ҖАББАРОВА,
Сарман районы
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии