Сабантуйны көтәм

Безнең Әлмәттә Сабантуйны бик матур оештыралар, урынын да бик матур сайлыйлар, бүләкләре дә мулдан була. Тик менә көнен генә сайлый белмиләр. Элек Сабан туе җәй җиткәч, көннәр җылынып беткәч, 20нче июнь тирәләрендә була иде. 1969 елны, печән җыярга комачаулый дип, аны июнь башына күчерделәр. Менә шуннан бирле бу зур бәйрәмебез бик сирәк кенә кояшлы, җылы, матур көнгә туры килә. Гадәттә, июньнең 10ысына кадәр көннәр салкын була. Халык сынамышларына карасаң, сыерчыклар бала очырганда була торган салкыннар бу. Сабан туен июньнең 15еннән соң үткәрү кулай булыр иде.

Көрәш мәсьәләсе дә мине күптәннән борчый. Соңгы вакытта аны спортка әйләндерделәр. Нәтиҗәдә, кызыгы да бетте, гаделлек тә югалды. Чын Сабантуй көрәше төгәл җиңү – җиңелүченең аркасы җиргә тию белән бетәргә тиеш. Бу – төп кагыйдә. Әгәр көрәшчеләр бер-берсен җиңә алмый икән, аларны аерып, бүтәннәре белән көрәштерәләр. Көрәшчеләр икесе дә риза булса, берсе җиңелгәч тә, яңадан бил алышырга рөхсәт ителә. Монда төп хөкемдар – халык. Батырлар бил алышканда халык көрәшчеләрнең аркалары җиргә тияме-юкмы икәнен күзәтеп тора. Ә хәзер татарча көрәштә спорт секциясенә йөрүчеләр көч сынаша. Моны көрәш дип атап булмый инде. Бер-берсен этеп-төртеп йөртәләр дә, кем күбрәк төрткәли, шул җиңүче булып чыга. Судьялар очко саный, ә халык берни дә аңламый. Кемнең ничәнче урында каласын үзара ачыклыйлар да, җиңүчеләрне билгелиләр. «Батыр»ны чиратка салалар, ягъни, бер елны берсе батыр булып калса, икенче елны икенчесе батыр була. Чын татарча көрәшүче авыл батырлары секциягә йөрүчеләр белән төрткәләшергә кермиләр дә. Озын сүзнең кыскасы, чын татарча Сабан туе көрәше кайтсын мәйданга!

Аннан соң, Сабан туенда шашлык сату да кирәк түгелдер. Халык саф һава суларга чыгып, көйгән ит исе иснәп йөри. Шашлык бит татар халкының милли ризыгы түгел, аны урыслар да ашамаган, ул – кыргый халыклар ризыгы.

Әзһәр ГАТАУЛЛИН.

Әлмәт шәһәре.

Комментарии