Бер хатирә

Якташым, авылдашым Ринат Халиков белән Армиядә бергә хезмәт итәргә туры килде безгә. Соңгы хезмәт урыныбыз Свердловск өлкәсенең Югары Салда шәһәре гарнизонының 69763нче часте булды. Ялгышмасам, часть командиры полковник Протужинский иде. Бу махсус берләшмәдәге гаделсезлекләр, «бабайлыклар», милләткә карап аерулар онытылырлык булмасалар да, хәтердән югала бара. Җирнең ясалма иярчененә утырып галәмгә очарга мәҗбүр булган Гагарин (Татарин?!) белән бәйләнгән вакыйгалар бүгенгәчә ачылып бетә алмый әле.

Отделение командиры өлкән лейтенант Бирдебаев казах кешесе була торып та, татарларны нигәдер үз итмәде. Рота командиры Йозефович барыбызны да якын күрде. Старшина – украин милләтеннән. Киевтан булган солдатлар белән еш кына үзләренең ана телен кушып сөйләшә иде. Аларның урыс булмаганнарга да мөнәсәбәте уңай иде. Отделениебездә биш татар, өч урыс, ике украин һәм мода өчен генә мордва саналган егет булды. Югары белемлеләр икәү – Мәскәү татары Абуталиев (татарчаны да ярыйсы гына белә), Гжатск шәһәреннән Вадим. Ул Гагаринның нәселе төрки-татарларга барып тоташканын белә булып чыкты. Мин моның белән чынлап кызыксынып китеп, эзләнә башладым. Гагара – диңгез кошы белән бәйле исем булып чыга. Халкыбыз юк ителгәч, көчләпме, үзләре теләпме, чит кавемнәргә әйләндерелгәннәрнең берсе дип фаразларга була. Никита Сергеевич Хрущевка Гагарин фамилиясе Татарин булып ишетелгән. «Тизрәк кайтарыгыз аны!» – дигән. Урыс түгелләр ятларга рухланып хезмәт итә белә шул.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре 

Комментарии