«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ТАГЫН ХИМИЯМЕ?

Соңгы вакытларда ясалма ризыклар күбәйде. Бу турыда үзәк телевидениедән дә сөйләделәр. Бер медицина фәннәре докторы, профессор пальма маеның кеше сәламәтлегенә зур зарар китерүе турында бик тәфсилләп аңлатты. Күп кенә авырулар, шул исәптән яман шеш чирен дә барлыкка китерүе турында сөйләде. Ашамлыклар әзерләүче оешма җитәкчеләре пальма маеның зарарлы икәнлеген белсәләр дә, ризыкларга кушалар. Һәр көнне күп куллана торган икмәктә, батонда һәм башка ризыкларның составында күрсәткәндә исә, майны «жир» дип кенә язалар. Ул нинди «жир» соң? Пальма маемы, маргаринмы? Ник аны тәфсилләп язмаска?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

ЯЗЫЛЫРГАМЫ, ЮКМЫ?

Газетагызда соңгы вакытта язылу бәяләре күрсәтелә башлады. Мин уйлыйм – язылыргамы газетагызга, юкмы, дип. Эш шунда, без җәй көне Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында торабыз. Анда почтаны бик начар тараталар. Мин узган ел язылган идем, ләкин газеталарны вакытында китермәделәр. Хат ташучыдан сорагач, зарланып янына баргач: «Хезмәт хакын 6 мең сум гына итеп алам мин, шул акчага гына эшлим. Хәзер сезгә йөгерә-йөгерә гәҗит ташып йөрергә тиешменмени?» – дип җавап бирде. Шуңа күрә уйлап торам менә язылыргамы, юкмы икән, дип…

Исмәгыйль АБДУЛЛИН

Казан шәһәре

Редакциядән: Почта хезмәткәрләренең аз хезмәт хакы алуын да, эшләренең авыр булуын да беләбез, аларның хезмәтен хөрмәт итәбез. Ләкин шул ук вакытта алар да безнең атна буе укучыларыбыз өчен дип әзерләгән хезмәтебезне хөрмәт итәргә, газеталарны вакытында китереп бирергә тиеш, дип саныйбыз. Газетабызны яратуыгыз турында сөйләдегез, ә яраткан әйбердән аерылу дөрес булмас. Шуңа күрә, язылыгыз, Исмәгыйль абый. Ә инде бу юлы да газеталарыгызны вакытында китермәсәләр, яки хезмәт хакы аз булуга сылтап, тиешле хезмәт күрсәтмәсәләр, туры үзебезгә шалтыратырсыз. Яраткан газетагызның вакытында килүен үзебез күз уңында тотарбыз.

АНЫҢ ӨЧЕН ҮЗЕМ ОЯЛДЫМ

Бер көнне ТНВ телеканалыннан «Манзара» дигән тапшыруны карадым. Анда Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатына кандидат – Айдар абый Фәйзрахманов килгән иде. Искиткеч талант иясе, баш иябез аның каршында. Әңгәмә барышында шигырь сөйли башлады. Концертта да шулай итә ул. Мин авызны ачып сокланып тыңлап утыра идем, шулвакыт алып баручы Алмаз Гәрәев аның шигырен бүлдерде. «Безнең вакыт ягы кысанрак» – дигән булды. Әзрәк, эшкә алганда, алып баручыларның мәгънәлерәкләрен, илтифатлыракларын алып булмый микән соң ул? Бу сүзләрдән соң, Айдар Фәйзрахманов үзе дә әллә нишләп киткән кебек булды. Алмаз Гәрәев өчен оялып куйдым. Бик тупас һәм ямьсез күренеш булды бу.

Гүзәл КОРБАНГАЛИНА

Чаллы шәһәре

ҮЗЛӘРЕНЕКЕН АРТТЫРСЫННАР!

Авыл җирендә эшләүче кешеләрнең эш сәгатьләрен 4 сәгатькә озынайтырга кирәк, дип сөйлиләр. Мин үзем авыл җирендә эшләгән кеше. Шуңа күрә андагы хезмәтнең ни икәнен бик яхшы беләм. 30 ел терлекчелектә эшләдем. Иртәнге сәгать дүрттән кичкә кадәр, ягъни эшеңне бетермичә кайтып китмисең. Эшең икенче көнгә калмый да. Ял көннәре, бәйрәм дә юк. Шулай булгач, депутатлар авыл халкының ничә сәгать эшләве өчен бик борчыла икән, үзләренең эш сәгатьләрен арттырсыннар!

Мөҗәһидан МОРТАЗИН

Мөслим районы Исәнсеф авылы

АЧУНЫ КИТЕРӘ

Кайвакыт «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» дигән сәхифәгезне укый башлыйм да, ачу килә. Гәҗитне тотып ату теләге дә туа хәтта. Шалтыратучылар арасында, бигрәк, бармакка бармак та сукмыйча, сезнең ярдәмгә генә өмет итеп утыручылар бар инде. Ут юк, юл юк, дигән зарлар турында әйтүем. Авыл җирлеге башлыгы белән аралашырга, сөйләшеп яшәргә кирәк! Проблемаларны хәл итү өчен үзегезгә дә кымшану кирәк. Менә бездә юл юк иде – аптырап тормадык, урамыбыз белән һәр йорттан 5әр мең сум акча җыйдык та, таш кайтартып җәйдердек. Зиратка өмәгә чыгарга кирәк булса да, телефоннан хәбәрләшеп җыелабыз, җирлек башлыгы үзе дә килә. Берәр проблема килеп чыкса, туры җирлек башлыгына барабыз. Аның белән уртага салып сөйләшәбез, мәсьәлә хәл ителә. Җирлек башлыгы белән хәл итеп булмаган мәсьәләләр буенча шалтыратсалар – икенче мәсьәлә. Баганада ут булмаган өчен дә сезне борчырга димәгәндер…

Илнур САФИН

Кама Тамагы районы, Иске Казиле авылы

БОРЧЫЛДЫК

«Безнең гәҗит»нең быелгы 23нче март санында «Питрәчтән килгән хатын күршебезнең фатирын урлады» дигән язма чыккан иде. Шундагы Мөкәрәмә апага булышып яшәүче күршесе – Наилә ханым, безнең дә бакча күршесе булып чыкты. Шушы язманы укыгач, бу Наиләгә рәхмәтләр әйтеп, сезгә шалтыратасым килде. Бик мәрхәмәтле, бик булыша торган хатын ул. Бик ярдәмчел – бакчада да шулай бөтен кешегә ярдәм итеп тора. Мөкәрәмә апаны сез дә, ул да ярдәменнән ташламасагыз иде. Бик борчылдык без ул әби өчен…

Нурия АБДУЛЛИНА

Биектау районы, Чыпчык авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии