- 09.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №14 (5 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Һәр кеше үз гомерендә бер генә тапкыр булса да табибка күренми калмый. Хәзерге катлаулы тормышта кешене сафтан чыгара торган яңа чирләр баш калкыта. Дәвалау учреждениеләре, даруханәләр никадәр күп булмасын, авыручылар саны да елдан-ел арта. Республикабызда һәр елны 30 меңләп кеше йөрәк өянәгеннән, 7 меңгә якыны онкология авыруларыннан вафат була дип укыган идем. Бу бит коточкыч саннар. 18 меңләп табибы, 110 хастаханә һәм 163 поликлиникасы булган республика өчен, бер уйласаң, бик күп бит.
Дәвалау учреждениеләре күбесе шәһәр, район үзәкләрендә урнашкан. Анда яшәүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Авыл халкы яшәгән җирләрдә хастаханәләрнең бетерелүе билгеле бер авырлыклар тудыра. Күп кенә авылларда хәтта медпунктлар да юк. Беренче ярдәм дә күрсәтелмичә, күпме кешенең гомере өзелә. Авыл кешесе чирләп китсә дә, «узар әле», дип, табибка барырга курка. Әгәр берәр төрле чир тапсалар, төрле анализлар бирергә, бер кабинеттан икенчесенә йөрергә кирәк, андагы чиратларны күреп, чирләмәс җиреңнән чирләп, тәмам авыруга әйләнерсең. Әле күпме акчаң чыгасын да күз алдына китерсәң… Чөнки тикшеренүләрнең күбесе түләүле. Бушка дәваланасың килсә, чиратка язылып, ай буе көтәсең. Үзем Арча районы хастаханәсендә эндокринологка күренү өчен 2 ай йөрдем. Юл газабы – гүр газабы диләр, ярый ла үз машинаң булса. Шушы юлларда күп йөргән кеше буларак, мин моны бик яхшы беләм. Ярый әле үзебездә дәвалану өчен Яңа Кенәр хастаханәсе бар. Өр-яңа бинада урнашкан, тирә-як авыл халкына хезмәт күрсәткән бу хастаханә дә 6 ел элек ябылып, стационар дәвалау учреждениесе булып эшли башлады.
«Үзеңнеке – үзәктә», – дип халык. Үзеңнеке булуга җитми инде.
Авыруга нәрсә кирәк соң? Беренче чиратта – игътибар, җылы караш, савыгасыңа ышандырырлык сүз һәм инде дәвалау чаралары. Яңа Кенәр больницасы 6921 кешегә (шуларның 5680е – өлкәннәр, 1241е – балалар) хезмәт күрсәтә. Анда 5 табиб эшли: 3 гомуми практика табибы, 1 терапевт, 1 теш табибы, 16 шәфкать туташы, 4 техник хезмәткәр. Монда физиотерапия кабинеты, рентген, процедура бүлмәләр, теш кабинеты, гинекология, лаборатория бар.
Резеда Төхфәтуллина, Дамир Сафин, Зилә Галиуллина– участок табиблары, үз эшләренә бирелеп, чын күңелдән башкаручылар. Һәрберсе 5-6 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Балалар табибы Рафия Аксакова шулай ук үз эшенең чын остасы. Рафия Рашатовна – больницаның баш табибы. Ул эшли башлагач, авылларга медицина ярдәме күрсәтү яхшырды. Көндезге стационар дәвалау бүлеге 24 урынлы. Мондагы чисталык, тәртип турында язып тормыйм.
«Яңадан-яңа аппаратуралар, медицина җиһазлары, УЗИ кебек, диагностика өчен кирәкле аппаратлар булса, бездә дә алга китеш күренер иде», – ди баш табиб. Дөрес, ай саен диярлек Казаннан табиблар килеп, түләүле медицина тикшеренүләре үткәрәләр, диагноз куеп, дәвалау ысулларын билгелиләр. Айга 4-5 мең сум алып эшләгән авыл халкына 5-6 сүзне 500 сумга сатып алу бик кыйммәт. Даруларга килгәндә дә рецептларны иң кыйммәтле даруларга язалар. Бер тапкыр күренү үзе 1,5-2 мең сумга төшә. Үзебездә дә мондый тикшеренү мөмкинлекләре булсын иде дип теләргә кала.
Яңа Кенәр участок хастаханәсе каршында 19 авылда 12 ФАП, 2 урта, 2 тугызьеллык, 12 башлангыч мәктәп бар. 6 медпункт – яңа бинада, 5сенә ремонт ясалган. Халык фельдшерлар хезмәтеннән канәгать. Сәламәтлек сагында торучы медицина хезмәткәрләренә, Яңа Кенәр участок хастаханәсе табибларына, хезмәтен халык сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм.
Рузалия ИБРАҺИМ,
Арча районы, Мәмсә авылы
Комментарии