Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ИСЛАМ ДИНЕ ФАЙДАСЫ

Беркөнне «Жить здорово» тапшыруын алып баручы Малышева һәм аның ике ярдәмчесе коронавируска каршы көрәшнең иң ышанычлы һәм гади ысулын тәкъдим иттеләр. Бу гади ысул – авыз-борынны өч тапкыр гади су белән чайкап алу. Шулай иткәндә, бар микроблар юылып төшә, имеш. Әмма бу ысулның ислам динен тотучыларда мең ел ярым элек дини канун булып гадәткә кергәне турында беркем дә искә алмады. Мөселман кешесе әле моңа өстәп, тәүлек әйләнәсендә биш тапкыр кулларын, аякларын, башы белән битен һәм җенес әгъзаларын да юа. Икенче бөтендөнья сугышы елларында минем туган авылым янәшәсендә немецлар яшәгән лагерь булган. Аның җитәкчесе – урыс кешесе – хатыны белән безнең өйдә квартирант рәвешендә торган. Беркөнне теге хатын әнидән сорый икән: «Бәдрәфкә барганда әби дә, син дә әнә теге савытны тотып керәсез (комганга күрсәтеп), нигә кирәк ул анда?» Әни аңлатып биргән. Теге марҗа: «Миңа да рөхсәт итмәссезме?» – дип сораган. Икенче көнне марҗа әнигә: «Ай-яй, рәхәт икән, рәхмәт!» – дигән. Ислам динендә булган, тормышта файдалы гореф-гадәтләребезне белик, онытмыйк һәм аны башкаларга да үрнәк итеп күрсәтик!

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

МАКТАНЫРЛЫК ТҮГЕЛ БИТ

24нче февральдә «Таяну ноктасы» тапшыруы Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Телевизордан, радиодан шулхәтле тәртипле, матур итеп сөйлиләр, ә газета-журналлардан укысаң – гел икенче төрле. Арча районыннан килгән военком Борһанов шулчаклы матур итеп, солдатлар янына барабыз, хәлләрен беләбез, әти-әниләрнең хәлен белеп торабыз, дип сөйли. Ә мин менә болайрак сөйлим әле. Минем биш оныгым да армиядә булды, икесе контракт буенча хезмәт итте. Үзебезнең янда торган оныгыбыз Илнар Самарада ике ел хезмәт итеп кайтты. Ашау-эчүләре әйбәт, ә кием-салым, аяк киемнәрен гел үзебезнең акчага сатып алабыз, дип сөйләде. Икенче мисал: Чита шәһәре мәхкәмәсе хәрби бүлектә 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны 24 ел 6 айга хөкем итте, дип яздыгыз. Ул 19 яшьлек егет чыдый алмаганнан шул хәлгә барган бит. Офицерлар, командирлар ни караган? Тәртип булса, андый хәл булмас иде. Өченче мисал: бер оныгым 2015нче елда Омскида десантныйда хезмәт итеп кайтты. Кайтып ничәдер ай үткәч, ул яшәгән казарма җимерелеп төште. Күпме солдат анда әрәм булгандыр – анысы мәгълүм булмады. Ремонт ясаганнарына ике ел гына булган. Моңа кем гаепле? Әлбәттә, солдат түгел, министрлар гаепле. Менә шулай булгач, мактанырлык түгел бит…

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ЮЛ АКЧАСЫН ДА АЛДЫЛАР

Безнең юл акчасын бетерделәр. Имеш, 20 мең сумнан күбрәк пенсия алучыларга юл акчасы юк икән. Социаль яклау бүлегенә шалтыраттым. Әле алар 180 сум күчерәләр иде. «Апай, җаным, ул 180 сумны да бетерәбез», – диделәр. «Сеңлем, җаным, Мәскәүдән килгән законмы?» – дигән идем: «Юк, апа, Татарстан буенча бу», – диде. Без ятим балалар. Әтиләребез сугышта калды. Урманыбыз булмады. Уфалла арбасы белән чүп үләне ташып, сыер асрадык. 13-14 яшьтән колхозда эшләдек. Ул заманда заданиега бара торган машинага ашлыкны чиләк белән тутыра идек: астан биреп торабыз, өстән алып салып торалар. Кышкы бураннарда кырда калган саламнарны кул белән казып, йолкып алабыз, ул каткан булыр иде. Шуның хәтле авырлыклар белән яшәдек без. Безгә, ятим балаларга, бернинди льготасы булмады, инде хәзер юл акчасын да алдылар…

Фәния ГАБДРАХМАНОВА,

Арча шәһәре

ЯНГАН АКЧАЛАРНЫ КАЙТАРАЛАРМЫ?

Беребезгә – 83, икенчебезгә 84 яшь. 1991нче елда акчаларыбыз янган иде. Шуны хәзер кайтаралар икән, дип ишеттек. Дөресме икән ул?

ҖӘЛӘЛОВ һәм ГАЗИЗҖАНОВА,

Биектау районы, Дөбъяз авылы

Саклык банкының рәсми сайтында (sberbank.ru) болай дип аңлатылган: банктагы кертеме (вклад) 1991нче елның 20нче июненә кадәр ачылган һәм шул көнгә кадәр гамәлдә булганнарга гына компенсация каралган. 1991нче елның 20нче июнендә һәм аннан соңрак ачылган кертемнәргә; 20.06.1991-31.12.1991 аралыгында ябылган кертемнәргә компенсация түләнми. Элегрәк тулысынча компенсация алган булсагыз да, кабат алу мөмкин түгел. Компенсация алу өчен паспорт һәм саклык кенәгәсе (әгәр кертем ачык булса) кирәк, шулай ук «Сбербанк» офисында гариза язасы булачак. Әгәр кертемче акчасын кайтару артыннан үзе йөри алмый икән, компенсацияне аның ышанычлы заты ала. Моның өчен нотариус тарафыннан расланган ышаныч кәгазе кирәк.

ПРЕЗИДЕНТКА НАКАЗ

Сайлаучы буларак, газета аша Рөстәм Нургалиевичка наказ бирәсем килә. Без үзебезнең гаиләдән 16 кеше барыбыз да Рөстәм Нургалиевичны сайладык. Беренчедән, ни өчен безнең Татарстанда газ кермәгән авыллар бар? Без бит газ, нефть өстендә утырабыз. Алай булырга тиеш түгел. Икенчедән, сугыш чоры балаларына 20 төбәктә акча бирелә, ә безнең Татарстанда юк. Бу мәсьәләне ел саен Хафиз Миргалимов күтәреп чыга, мескенкәем, аны тыңлаган кеше дә юк. Ул өлкәләр берсе дә лидер түгел, безнең Татарстан лидер. Шулай булгач, бездә газ да кереп бетәргә, сугыш чоры балалары да ятим булмаска тиеш.

Язилә ФӘРРАХОВА,

Актаныш районы, Такталачык авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии