- 09.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №10 (7 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Хәйруллина Гөлнара Илдус кызы – Росгвардиянең Казан шәһәре буенча ведомстводан тыш сак идарәсенең өлкән юрисконсульты. Хокук белеме белән балачактан ук кызыксынган ул. Гадел булырга әтисеннән өйрәнгән.
Ижауда туып-үскән кызны язмыш Казанга алып килә. Туган шәһәрендә дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач, Удмуртиянең ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләп алырга өлгерә ул. Татарстанга күчкәч, сакчыллык хезмәтенә юрист булып урнаша. 2005нче елда офицер погоннары ала.
Гадәттә кәгазь эше белән шөгыльләнсә дә, аңа да чын «операцияләрдә» катнашырга туры килә. Мәсәлән, бер кышта халыкара эзләүгә игълан ителгән Төркия кешесен тоткарлауда катнашып, «наживка» ролен үти. Үз илендә берничә җинаять кылып качкан адәм Татарстанда ремонт эшләренә ялланып, акча эшләп яткан. Полиция хезмәткәрләренең аның эзенә төшүе – үзе бер тарих. Гөлнарага ремонт ясап бирергә кирәкле фатир хуҗасы ролен башкарырга туры килә. Хокук бозучы белән берничә тапкыр телефоннан элемтәгә кереп, качкан куышыннан чыгарга мәҗбүр итә аны кыю татар кызы. Ул билгеләгән очрашуга килгән вакытында ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлап, кизү бүлегенә озата.
Спорт белән бик күп шөгыльләнә Гөлнара. Болар – физик күнегүләр дә, самбо күнекмәләре дә… Макаров пистолетыннан Гөлнарабыз бик күп ирләрдән яхшырак ата. Зачетларда аның гел «5»ле! Хезмәте өчен дә «5» куярга була.
Әтисе – отставкадагы хәрби полковник Илдус Карипович – кызының хезмәтендә булган уңышларына шатланып, кызы белән горурланып туя алмый. Улы – 3 яшьлек Эмиль да әнисенең эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп ала. Үскәч, үзе дә форма кияргә хыяллана сабый.
РФ Милли гвардия гаскәрләренең
Татарстан Республикасы буенча
«Ведомстводан тыш сак идарәсе»
ФДКУнең матбугат хезмәте

Комментарии